16+

Арысаң, виноград аша

Күбебез тиз арудан, гел йокы килүдән зарлана. Аптыраганнан эчелгән каһвә дә тиз генә ярдәм итәргә ашыкмый. Хроник арыганлыктан тагын нәрсә кулланып карарга була соң? Бер стакан әстерхан чикләвегенә угычта уылган бер лимон һәм бер стакан бал салып болгатабыз да шуны көненә өч тапкыр берәр аш кашыгы кабып куябыз. Виноград та...

Күбебез тиз арудан, гел йокы килүдән зарлана. Аптыраганнан эчелгән каһвә дә тиз генә ярдәм итәргә ашыкмый. Хроник арыганлыктан тагын нәрсә кулланып карарга була соң?
Бер стакан әстерхан чикләвегенә угычта уылган бер лимон һәм бер стакан бал салып болгатабыз да шуны көненә өч тапкыр берәр аш кашыгы кабып куябыз.
Виноград та булыша. Ашарга ярты сәгать кала бер уч виноград ашагыз яки шуның согын эчегез.
Бер стакан сөткә бер чәй кашыгы ромашка салып утка куябыз. Кайнап чыкканнан соң, 10-15 минут сүрән утта тотабыз да, суынгач, сөзеп алабыз. Катнашмага бер аш кашыгы бал салып, йокларга кырык минут кала эчәбез.
Ике аш кашыгы ваклап туралган нарат ылысына 300 миллилитр су салып, кайнатып чыгарабыз. Сүрән утта 20 минут тотып, сөзеп алабыз һәм өч аш кашыгы бал кушып, ашарга ярты сәгать кала бер аш кашыгы эчәбез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading