16+

Авыз тутырып җиләк ашыйсыӊ килсә…

Кар астында яткан бакча җиләге (виктория) түтәлләре өстенә көл, ә бер атнадан соң җиләк өчен тәгаенләнгән махсус ашлама сибеп чыгам.

Авыз тутырып җиләк ашыйсыӊ килсә…

Кар астында яткан бакча җиләге (виктория) түтәлләре өстенә көл, ә бер атнадан соң җиләк өчен тәгаенләнгән махсус ашлама сибеп чыгам.

Кар суында эреп, җай белән туфракка сеңә торулары хәерле. Җир ачылуга, җиләк түтәлләре өстенә көздән таратып калдырылган ботакларны, үсемлек сабакларын, яфракларны тырмалап алып компостка салам. 

Корыган яфракларын, чирле сабакларын кисеп алып яндырам. Фокин кискече ярдәмендә җиләк куакчыклары төпләрен 4-5 см, рәт араларын 10 см тирәнлеккә йомшартам. Куаклары көчле, сәламәт, җиләкләрем эре, татлы, уңышы мулдан булсын өчен, апрельнең 25 ләрендә үк, үсемлекләрне тукландыру белән беррәттән, туфракны зарарсызландыру, чирләрне алдан кисәтү чарасын күрәм. Яфраклары, сабаклары әйбәт формалашсын өчен, язын үсемлекләр аеруча азотка мохтаҗ, ә суперфосфат – тамырларын үстерә, көч бирә, көл составындагы калий, кальций, фосфор кебек минераллар яңа уңышка нигез сала, микроэлементлар иммунитетын күтәрә, гөмбәчек чирләреннән, корткычлардан сакланырга ярдәм итә. Һәвәскәр бакчачылар, шул исәптән үзем яратып куллана торган, аптекада сатыла торган, чагыштырмача  арзанлы  препаратлардан бу чорда викторияләргә файдалы ашлама ясау һәм куллану әмәле белән таныштырып үтәм. 1 литр шау кайнар суда 5 гр бор кислотасы эретәбез. Ул 40-50 градуска чаклы суынгач, 10 тамчы йод салып болгатабыз, 2 гр калий пермагнаты бөртекләре (марганцовка) эретәбез, 2 аш кашыгы 10 процентлы нашатыр спирты өстибез.

Составны 10 литр суга салып бик әйбәтләп болгаткач, вак тишекле лейкадан җиләк куакларын коендырып, төпләрен чылатып сибеп чыгабыз. Бер чиләк  ашлама 5-6 кв. метрлы түтәлгә җитә. Җиләклекне эшкәрткәнче түтәлне яхшылап сугару мәҗбүри. Сыек ашламаны яңгырдан соң сибү аеруча  отышлы. Нашатыр спирты - азот чыганагы, ул үсешне тәэмин итә. Йод белән марганцовка куакка, туфракка дезинфекция ясый, кышлаган корткыч личинкаларын, чир чыганакларын - гөмбәчекләрне юк итә, үсемлекне микроэлементларга баета. Бор кислотасы чәчәк бөреләре яралуга, җимшәннәр ясалуга җирлек тудыра, шул рәвешчә уңдырышлылыкны арттыра. Бакчабызда  иртә өлгерә торган ”Даренка”, безнең төбәктә киң таралган, талымсыз  “Фестивальная” җиләкләре, бик эре була торган “Гигантелла ”, соң өлгерешле “Лорд”, хуш исле “Ананаснаая” һ.б сортлар үсә.

Сезонга берничә мәртәбә: үсемлекләр чәчәккә бөреләнгәндә микроэлементлар белән тукландыру, уңыш биргән вакытта минераль һәм  органик ашламаларны, ачытылган тирес, үлән суларын, көл төнәтмәләрен чиратлаштырып сибү зарури. Җиләкләр ярала башлагач, уңышны саклап калу җәһәтеннән, түтәлләрне туралган салам, коелган ылыс белән калын итеп мүлчәләү, җылы суны даими сибү - тиешле гамәл. Бакча җиләге кояшлы урынны үз итә, янәшәсендә борыч, бәрәңге, помидор үскәнне сөйми, былтыргы бәрәңге түтәлендә үзен яхшы хис итә. 

Бакча җиләгенең уңышы аңа суны ничек сибүеңә  карый. Көннәр кызу торганда, атнасына 2-3 мәртәбә, тирәндәге тамырлары чыланганчы сибү зарури. Ә чәчәк ату чорында бу эштән тыелып торырга туры килә, чөнки аны бал кортлары, бөҗәкләр, җылы коры җил серкәләндерә. Җиләкләре формалаша башлагач, тирес суы, микроэлементлар , комплекслы ашлама, су сипсәк, эре сусыл җиләкләр белән сыйланырбыз. Җиләклеккә  кошлар, лайлачлар, җимешкисәрләр, аю чикерткәләр зыян сала. Җиләк түтәлләрен кошлардан саклау өчен, берсенә 17 мм лы тукылмаган материал ябам, икенчесенә җилдә әйләнеп торучы уенчык кадап куям, өченчесе өстендә ялтыравык кассета ленталары җилферди. Бакчабызда керпе, кәлтәләр, бака гаиләсе яши. Бик күп файда китергәннәренә күрә, дусларымның җиләк белән сыйланганнарына күз йомам. Лайлачларны бака тота. 

Июльнең өченче ункөнлегендә бакча җиләгенең ремонтант сортларыннан кала, башкалары  төп уңышын биреп бетерә, киләсе ел уңышына нигез салырга әзерләнә башлый. Һәр түтәлгә ревизия ясарга, дүрт еллык викторияләрне төбе-тамыры белән казып  алырга кирәк. Яңа түтәлгә нигез салу өчен, теләсә кайсы розетканы күчереп утыртырга  ярамый. Аларны көчле күч булып үскән, ике - өч яшьлек сәламәт җиләк куакчыгыннан алу зарури. Быел  мул уңыш  биргән,  чуклы чәчәк сабакчыгы булган “ана” үсемлек  мыекчасының  беренче-икенче буынында формалашкан  сәламәт, яшь үскеннәрне генә сайлап алам. Киләсе елга түтәлдә калачак үсентеләрнең үзәген, өч-дүрт яшь яфрагын калдырып, чәчәк сабакларын, карт, зәгыйфь яфракларын кисеп яндырам Түтәлне чирләр, корткычлар нык зарарланган булса, үсемлекләрне төптән  үк кистереп чалгы белән чабарга туры килә. Ничә яшьлек булуына карамастан, түтәлләрне дезинфекциялим: һәр төпкә 1әр литр марганцовка эремәсе сибәм.

Фитоспорин белән эшкәртү, энтамофаглар җибәреп, туфракны тере микроорганизмнар ярдәмендә зарарсызландыру үтемле чара. Бакча җиләге черемәне  үз итә, әмма анда май коңгызы личинкалары - хрущлар үрчүе  мөмкин. Тирес суын ачытып кына сибәм. Яңа утыртылган  үсентеләр тукылмаган материал астында әйбәт тернәкләнә. Аларга суны чүмеч белән  сибү отышлы, шлангтан коендырсак, ояларыннан юылып чыгулары, тамырлары черүе  мөмкин. Яшь үсентеләрне көзен дә, язын да утыртырга була, язгысының уңышы мулрак була, диләр.

Түтәлгә 1 яки  2 рәт итеп, шахмат тәртибендә, араларын 40-45см калдырып утыртырга кирәк, “Гигантелла” кебек көчле куакларның арасы кимендә 50 см булырга тиеш.. Үсентеләр артып калса, бер тирәгә җыеп утыртып куям, икенче язда хәлсезләрен алыштыру өчен маям булачак. Көз ахырына түтәлләр бәрхеттәй күпереп  мөлдерәп тора. Кышка керер алдыннан  аларны чыршы ботаклары, кипкән яфраклар, чәчәк сабаклары белән томалап, кар тоту өчен, өсләренә чыбык-чабык салып калдырабыз. 

Хәмидә Гарипова.Казан 

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading