16+

БАД, әйләнмәсен в яд

Медикаментлар, витаминнар һәм минераль биокушылмаларны берьюлы бик сак, табиб консультациясеннән соң гына кулланырга ярый

БАД, әйләнмәсен в яд

Медикаментлар, витаминнар һәм минераль биокушылмаларны берьюлы бик сак, табиб консультациясеннән соң гына кулланырга ярый

Даими арыганлык хисе, йокысызлык һәм салкын тиеп еш авырту организмда витаминнар һәм минераллар җитмәү турында сөйли ала. Әмма биологик актив өстәмәләрне табиб билгеләгәннән соң гына эчәргә ярый. Витаминнарны нинди белгеч язып бирергә тиеш, аларны ни рәвешле эчү дөрес һәм берничә БАДны бергә кулланганда нәрсәгә игътибар итәргә – шул хакта сөйлибез.

Табиб белән киңәшләш
Витаминнарны терапевт, табиб-эндокринолог һәм нутрициолог язарга тиеш, шулай ук ул аларның дозировкасын билгели. Моның өчен кан анализы үткәрелеп, нинди дә булса элементларның җитешсезлеге бармы-юкмы икәне билгеләнергә тиеш. Шулай ук белгеч БАДларны куллану дәвамлылыгын һәм эчү графигын тәкъдим итә. Хроник авырулар булган очракта, ул боларның барысын исәпкә алачак. Чөнки кайбер чирләр өчен витаминнар һәм минераллар куллану зыянлы булырга мөмкин. 

Витаминнар җитмәү билгеләре
Еш очрый торган билгеләр арасында:
гел йокымсырап йөрү һәм хәлсезлек;
тән корылыгы һәм чәч коелуы;
начар аппетит һәм метаболизмның начарлануы;
иммунитет төшүе;
җәрәхәтләрнең озак төзәлүе.
Әмма шул ук симптомнар витаминнар кытлыгы түгел, ә нинди дә булса авыру билгесе булырга мөмкин. Төп сәбәбен табиб кына билгели алачак.

Суда эрүчән витаминнар
Аларга нерв системасы торышын яхшыра торган В төркеме витаминнары керә. В12 шулай ук канда гемоглобин дәрәҗәсе өчен җавап бирә һәм анемиядән саклый.

Аларны иртән, ашау алдыннан 30 минут алдан эчәргә һәм бары тик су белән генә йотарга кирәк. Башка сыекчалар витаминнарның канга үтеп керүенә киртә булып торачак. В1 не аерым кабул итәргә кирәк, ә В12, В5 һәм В9 бер-берсе белән яхшы яраша.
С витамины шулай ук суда эрүчән. Аны тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, әмма В1 һәм В12 витаминнарыннан аерым эчәргә кирәк.

Майда эрүчән витаминнар
Бу төркемгә A, D, E һәм К витаминнары карый. Аларны ач карынга эчәргә ярамый. Элементлар сеңсен өчен майлы продуктлар: кефир, йогурт, сөт, сыр кирәк.
Әлеге витаминнар үзара конфликтка керә һәм бер-берсенең нәтиҗәлеген төшерә. Шуңа күрә аларны аерым, 4-6 сәгать аерма белән кабул итү мөһим. А һәм Е витаминнары гына үзара яхшы яраша.

Минераллар һәм кислоталар
Минераллар һәм кислоталарны күп очракта ризык белән бергә эчәргә ярый, әмма чыгармалар бар. Шулай ук аларның бер-берсе һәм витаминнар белән ярашуын исәпкә алырга кирәк:
Тимерне цинк, кальций, магний, Е витаминыннан аерым һәм иң яхшысы иртән ач карынга эчегез.
D витамины кальций белән бергә эчегез
Цинкны иртән, ә магнийны кичен эчегез, ул йокыны яхшырта.
Кальций, магний, тимер һәм цинкның зур дозалары бета-каротик , ликопин һәм астаксантин сеңдерелүен киметергә мөмкин. Шуңа күрә аларны төрле вакытта эчү хәерле.

Витаминнар һәм дарулар ярашуы
Медикаментлар, витаминнар һәм минераль биокушылмаларны берьюлы бик сак, табиб консультациясеннән соң гына кулланырга ярый. Мисал өчен, К витамины канны сыегайта торган даруларның нәтиҗәлелеген киметергә мөмкин. Ә калкансыман биз авыруларыннан билгеләнә торган препаратларны тимер, кальций һәм магний кергән комплекслар белән бергә эчүдән тыелырга кирәк. Дару эчкәннән соң витаминнар һәм минераллар кабул иткәнчегә кадәр кимендә дүрт сәгать узарга тиеш.

Витаминнар һәм минералларның кирәгеннән артып китүе
Күбрәк, димәк, яхшырак дию дөрес түгел. Витаминнар һәм минералларның кирәгеннән күбрәк булуы зыян салырга мөмкин. Бигрәк тә сүз майда эрүчән витаминнар турында барганда. Мисал өчен:
D витамины артыклыгы аркасында йокы бозыла, мускулларавырта, бөер белән проблемалар туа ала;
Е витамины артыклыгы канның сыегаюына китерә, кан китү куркынычларын арттыра.
Шуңа күрә витаминнар һәм комплексларны кабул итү графигына һәм дозировкасын бозмыйча эчү мөһим.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading