16+

Бакчачыларга - орлыкларны кыштан әзерләгез!

Бакча сезоны ябылса да, тәҗрибәле бакчачылар кышын да тик утырмый.

Бакчачыларга - орлыкларны кыштан әзерләгез!

Бакча сезоны ябылса да, тәҗрибәле бакчачылар кышын да тик утырмый.

Алар киләсе ел өчен орлыкларны барларга керешә. Кишер орлыгын чәчү иң җайсыз эш. Кибеттә хәзер аларның гранулалысы да бар, алар бик эре, чәчәргә дә уңайлы. Орлыкларның кәгазь тасмаларга ябыштырылганы да сатыла. Әмма аның өчен артык акчаны түләгәнче, кышшкы озын кичләрдә үзең ябыштырып чыксаң да була. Моның өчен бәдрәф кәгазе һәм крахмалдан яки оннан ясалган җилем кирәк. 

Крахмалдан җилем ясар өчен (ярты литр җилем кәстрүлгә 0,4 литр су салабыз да утка куябыз. Кайнап чыгуга ук сүндерәбез. Аерым савытта 100 мл җылы суга 2 аш кашыгы крахмал салып эретәбез. Шул эремәне, болгата-болгата, акрынлап кайнар суга салабыз. Нәтиҗәдә бик куе булмаган җилем барлыкка килә. 

Оннан ясалган җилем: кәстрүлгә 0,5 литр су салабыз да кайнатып чыгарабыз. Суга 5 аш кашыгы он салып болгатабыз. Коймак камыры кебек куелыкта булгач, уттан алабыз. Суынгач, җилемне кулланырга да була. 

Орлыкларны, ябыштырыр алдыннан, суга салып алабыз, йөзеп чыкканнарын алып ыргытабыз. Калганнарын киптерәбез дә ябыштырабыз. Бәдрәф кәгазен түтәл киңлегендә (80-90 см) кисәбез. Нечкә пумала яки шырпыны җилемгә манабыз да шуның белән орлыкны алабыз һәм кәгазьгә ябыштырабыз. Орлык арасы 4 см булсын.

Кәгазь тасмалар бер тәүлек кипкәч, кәгазь яки тукыма капчыкка салып куябыз. Полиэтилен пакеттта сакларга ярамый. Яз көне инде түтәл казып, кул яки таяк белән буразналар ясап, орлык ябыштырылган кәгазьләрне шуларга куеп чыгабыз. Орлыгы аска карап торса да, өскә карап куелса да ярый. Кәгазь тасмалар өстенә туфрак һәм күп итеп су сибәбез. Су белән кәгазь тиз таралып бетә. 

Фото: https://www.freepik.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading