Яз кояшы елмаеп карый башлау белән, зарарлы гөмбәчекләр, төрле корткыч бөҗәкләр уяна.
Алар бакчага зыян сала башлаганчы, аякны иртәрәк киенеп, профилактик эшкә керешсәк, киләсе җәйдә-көздә үзебезне сөендерәчәк мул уңышны саклап калырбыз, дип өметләнәм.
Бакчага тәүге мәртәбә аяк басуга, эшне нидән башларга? Бөреләре уянганчы, кура, крыжовник, карлыган, азык зелпесе, йошта куаклары өстенә шау кайнар су бөркеп өлгерү бик мөһим. Алмагач, грушаларның артык сузайган, кәүсә эченә таба карап үскән, бер-берсе белән кисешкән, ябалдаш эченә кояш нурларын төшермәүче артык ботакларын кыскартып кисик. Бакчадагы бөтен агач-куакларны монилиоз, парша кебек гөмбәчек чирләреннән саклау җәһәтеннән, өсләренә 1 процентлы бордос сыекчасы сибеп чыгыйк. Парша чиренә тарыган алмагачлар булса, 3 процентлы эремә белән баштанаяк коендырыйк. Чия, слива, балан кебек төшле җимеш куакларын Хорус яки Амига-Пик, Скор эремәсе сибеп эшкәртү тиеш.
Тәҗрибәле бакчачылар Фарма-йодны мактый. Әгәр 700 г карбамидны 10 л җылы суда эретеп, шуңа бордос сыекчасы эремәсе кушып җибәрсәк, ике куянның койрыгын берьюлы тотабыз: чирләрне алдан кисәтү белән беррәттән, агач- куакларга хәл кертүче азотлы ашлама белән дә тукландырабыз. Әгәр карт алмагач, слива кәүсәләренә мүк сырышып үскәнен күрсәгез, икеләнмичә тимер купоросы эремәсе белән эшкәртергә ашыгыгыз. Бер-ике көннән мүк агачтан кубып төшәчәк.
Икенче эшкәртүнең зарурияте корткычлар уянуга бәйле. Көннәр җылына башлауга, кышын яшеренгән урыннарыннан чыгып, агач-куакларга ябырылалар. Үрмәләп менеп, ачылмаган бөреләрне тишеп кереп, эченә йомырка салырга ашыгалар. Алмагач-грушалар әлегә яфрак ярмаган чакта, бөре пәрдәләре ярылып, яшел конус хасыйл итүгә, алмагач чәчәкашары корткыч бөҗәгенә каршы эшкәртеп өлгерү мөһим. Коңгыз, чәчәк бутоны эченә йомырка салса, аны кләйле селәгәе белән ябыштырып, чәчәк бөресен киптереп үтерәчәк.
Мондый бутоннар чәчәк атмый, соры төскә кереп, коршынып коела. Әлеге бәлагә тарымас өчен, җимеш агачларының бөреләре яшел конуста чагында, Искра яки Фуфанон, Танрек, Децис-профис эремәсе сибү зарури. Соңгы препарат универсал - башка төрле корткычларга да каршы тора ала. Соңгы елларда кибет киштәләрендә Профилактин препараты пәйда булды. Аның бер төре гөмбәчек чирләрен алдан кисәтсә, икенчесе корткычларга каршы көрәшүгә тәгаенләнгән.
Өченче эшкәртү бутоннар ал төскә кергән, әмма алмагачларның чәчәкләре ачылмаган вакытта үткәрелә. Бу чорда җимешашар корткыч ачылырга торган чәчәк бутоны эченә кереп йомырка сала.
Аннан чыккан личинкалары - “алма кортлары”, төймәләнеп кенә килүче нәни алмаларның үзәгенә кереп урнашып, җимешне эштән чыгара. Алма, грушаларыбыз кортлап коелмасын дисәк, бу чорда аларны Фитоверм кебек кешегә, бал кортларына зыянсыз биопрепарат белән эшкәртү зарури. Кайвакытта матур гына үсеп утырган груша, алмагач, чия, сливаларның ямь-яшел яфраклары каралып көя, яшь ботаклары күзгә күренеп корый башлый. Бу монолиоз чиренең икенче дулкыны ябырылу дигән сүз. Мондый ботакларны тиз арада кисеп яндыру мәҗбүри, юкса гөмбәчек чире бөтен бакчага таралырга мөмкин. Бу очракта да бакчачыга биопрепаратлар ярдәмгә килә.
Кура җиләге, карлыган, крыжовник куакларын иртә язда шау кайнар су, ХОМ яки бордос сыекчасы белән гөмбәчекләргә каршы профилактик эшкәрткәннән тыш, алар яфрак ярганчы, “бактериаль пешү” чирен алдан кисәтү өчен, Скор эремәсе сиптерергә ярый. Галлица, стеклянница, кура җиләге чебене һөҗүменнән саклау өчен, көннәр җылына башлагач, җиләк- җимеш куакларын Искра эремәсе белән эшкәртү зарури. Кура җиләкләренең яңа шытымнары беркадәр җирдән күтәрелүгә бөгелеп төшә башласалар, бу алрның стеклянница белән зарарлануы хакында искәртә. Мондый үсемлекләрне кисеп алып яндырабыз. Язын кураларны бәйләреннән чишеп күтәреп бәйләгәндә, кайберләренең сабагында түгәрәкләнеп юанаеп торган урыннарны күреп алсагыз, мондый ботакны кызганмыйча кисеп яндыру мәҗбүри.
Монда корткычлар колониясе кышлаган, соклар агымы башлануга алар сабак эчен ашап, тамырга төшәчәк, соңрак янәшәдәге башка үсемлекләрне зарарлый башлаячак. Карлыган куакларын иртә язда күздән кичергәндә кайбер бөреләрнең түгәрәкләнеп, башкаларыннан эрерәк булып торуын күреп алуыгыз мөмкин. Бу “роза”ларны кичекмәстән җыеп алып яндырырга кирәк, чөнки эче тулы корткычлар - карлыганнарга иң зур зыян салучы талпаннар өере кышлаган дигән сүз. Бер түгәрәк бөре эчендә үтә дә вак корткычларның саны меңнән артык була икән. Вакытында чарасын күрмәсәк, чамасыз үрчеп, карлыганның бөтен уңышын юк итәргә мөмкиннәр. +5 градуста талпаннар уянып зыян сала башлый.
Боларга каршы Клещевит, Аклеллик, Актара кебек акарицидлы препарат сибү зарури. Галлица зарарлаган карлыган яфраклары кабарынып, өске яклары җете кызыл төскә керә. Аларны җыеп яндыру, җимешләре яралып кына килүче куакларны Фитоспорин, Битоксибацилин кебек биопрепарат белән эшкәртү зарури. Соңгысы Огневка личинкаларын да юк итә. Бу корткычка көн күрсәтмәү өчен, яфрак бөреләре ачылганчы, Децис-профи сибү отышлы. Табигать көйсезләнгән җәйләрдә карлыган, крыжовник куакларына ончыл чык авыруы ябырыла. Бу очракта Фитоспорин ярдәмгә килә Ул томатларны, бәрәңгене фитофтороздан коткара, куакларга да ярдәме зурдан. Бу чиргә тарымау өчен, иртә язда куакларга Бордос сыекчасы яки ХОМ, оксихом, Скор, Топаз сибү отышлы.
Бу мәкаләне укыгач, җиләк-җимеш бакчасын химикатларга батырырга кушкан, дип ачуланырга ашыкма әле, укучым. Беренчедән, чирләрне алдан кисәтү аларны дәвалауга караганда күпкә отышлырак. Икенчедән, химияне өнәмәүчеләр көл, сода, дегет сабыны, уксус, водород перекисе, йод, аспирин, сарымсак сыгынтысы, суган кабыгы, әрем, канлы үлән төнәтмәләре кулланып, бакчасын корткычлардан һәм чирдән саклый ала. Мин бары тик уңышсыз калмауның иң ышанычлы алымнарын тәфсилләп аңлатып яздым. Кайсын куллануга өстенлек бирү - сезнең эш.
Хәмидә Гарипова. Казан
Фото: https://freepik.com
Комментарийлар