Аны бигрәк тә борыч ярата. Черемәне чокырчыкка үсентене утыртырга ике көн кала салып куегыз. Бер чокырчыкка – 50 гр. Черемәне туфрак белән бутап салыгыз, югыйсә үсентенең тамыры янарга мөмин.
Компост та (төрле үсемлек калдыкларын черетеп әзерләнгән ашлама) яхшы ашлама санала. Аны чокырчыкка 200-300 гр күләмендә салыгыз.
Көл органика булмаса да, ул – табигый ашлама. Шуның өстенә аңарда калий да күп, ул томат тәмен дә яхшырта. Чокырчыкка көлне дә бер уч салып калдырыгыз.
Чокырчыкка балык оны салучылар да бар. Аны бакча кирәк-яраклары кибетләрендә саталар. Балык онында макро- һәм микроэлементлар, фосфор, калий бар.
Суган кабыгы исә туфракны дезинфекцияли. Аны да бер уч салыгыз.
Комментарийлар