16+

Баланнан – тәмле һәм файдалы ризыклар

Баланның мөлдерәп пешкән әчкелтем җимешле тәлгәшләрен беренче кыраулардан соң кисеп җыябыз.

Баланнан – тәмле һәм файдалы ризыклар

Баланның мөлдерәп пешкән әчкелтем җимешле тәлгәшләрен беренче кыраулардан соң кисеп җыябыз.

Әлеге җимешнең сихәте хакында әби-бабайларыбыз электән үк белгән һәм аш-су әзерләгәндә бик яратып кулланган. Бүген сезгә баланнан үзем яратып әзерли торган ризыкларның берничәсе белән таныштырып үтәргә булдык.

Балан кайнатмасы 1 килограмм җимешне 5 минут кап-кайнар суда тотып йомшартып алгач, кайнатма әзерлисе табакка бушатып, өстенә 1 кг шикәр комына – 1 стакан су салып кайнатылган, кайнар сироп коябыз да томалап куябыз һәм 10-12 сәгать тотабыз. Ә аннан соң акрын утта сиробы куерганчы пешереп, коры, чиста банкаларга тутырабыз. 

“Витаминлы баланкай”. Баланның эреләрен генә сайлап алып, сабакчыкларыннан арындырып, салкын суда әйбәтләп юып, тастымалга салып киптерәбез. Җимешләрен сытмыйча, сак кына стерильләштерелгән ярты литрлы банкаларга тутырабыз. Җимешләр өстенә ярты кило шикәр комына - ярты литр су салып кайнатылган сиропны кайнар килеш коябыз. Банкалар ярылмасын өчен, астына тастымал яки агач рәшәткә куеп калдырылган җылы сулы табакка тезеп утыртып, суы кайнап чыккач, 15 минут дәвамында стерильләштерәбез. Банкаларны тимер капкач белән ябабыз, өстен аска әйләндереп куеп, юрган каплап суытабыз, базга саклауга куябыз. 

Баланнан желе 
1нче ысул. Утырымы сөзеп алынган балан согыннан әзерләнә. 1 л сокка 800 г исәбеннән шикәр комы кушып, эмаль табакны ут өстенә куябыз, катнашманы даими рәвештә болгатып торып, шикәрне эретеп бетерәбез. Сыеклыкны марля аша сөзгәч, 40-50 минут кайнатабыз. Әзер желены кайнар банкаларга тутырып, өстенә тимер капкач ябабыз. 

2нче ысул. Балан җимешләренә кайнар су коеп, биш минут тоткач, дуршлагка салып, суын саркытабыз. Йомшара төшкән җимешләрне тимер иләктән яки дуршлагтан үткәреп, төшеннән арындырабыз. 1:1нисбәтендә шикәр комы кушып болгаткач, катнашманы банкаларга тутырып, суыткычка куябыз. Шикәр комы урынына бал белән аралаштырсагыз, тагын да әйбәтрәк.

Балга катырылган балан 
Балан тәлгәшләрен юып, дуршлагта беркадәр киптерәбез. Нәни кәстрүлне зуррак сулы савыт эченә утыртып куеп, газ плитәсе өстендә балы сыекланганчы эретеп, шуңа ботакчыкларны манып алабыз һәм кулинария кәгазенә таратып киптерәбез. Бу рәвешле эшкәртелгән балан икенче уңышка чаклы садә килеш саклана ала. 

Балан кесәле 
Ярты стакан крахмалны аз гына җылымса суда эретәбез, шуңа 1 стакан балан согы кушып болгатабыз. 3литр суны кайнатып чыгарабыз, шуңа тулыр- тулмас 2 стакан шикәр комы, крахмаллы балан согы салып болгата- болгата кайнап чыгу хәләтенә җиткерәбез һәм газны сүндерәбез. 

Балан компоты 
Чистартып юылган җимешләрне коры, чиста банкаларга тутырабыз, өсләренә 1 литр суга 500-700 грамм шикәр комы салып кайнатылган, кап- кайнар сироп коябыз. Ярты литрлы банкаларны 18-20 минут, 1 литрлыларын- ярты сәгать дәвамында сулы савытка куеп стерильләштерәбез. 

Балан орлыгыннан ясалган “кофе “
Сок чыгарган вакытта аерып алынган орлыкларны юып, киптереп, куе соры төскә кергәнче духовкада кыздырып, кофетарткычта он кебек булганчы ваклатабыз. Кофе кебек кайнатып эчәбез.

Балан һәм эремчекле бәлеш эчлеге 
Баланның өлгергән җимешләрен кайнар суда пешекләп алганнан соң, эремчек, шикәр комы һәм йомырка сарысы белән катыштырып, яхшылап болгатабыз.

Эчлек әзер.
Балан һәм алмалы бәлеш эчлеге
 Кайнар суда пешекләнгән баланны тирән табага салып, 20 минут чамасы пешереп йомшартканнан соң, суытабыз, суын саркытабыз. Бәлешнең эчлеген телемләп туралган алма белән катнаштырабыз, өстенә эретелгән сыер мае, шикәр комы сибеп, табага җәелгән камыр өстенә тигезләп бушатабыз.

Балан “сосла”сы
 Балан җимешләрен юып, тирән чуенга ипи куасы оны белән бермә-бер нисбәттә аралаштырып тутырабыз, 1 кг баланга 1 кг исәбеннән шикәр комы, 1 л су салып болгатабыз. Духовкада акрын утта 5 сәгать чамасы пешерәбез.Нәтиҗәдә бик тәмле, куе катнашма барлыка килә. Аны бәлеш эчлеге итеп кулланырга да була, болай ашарга да әйбәт. 

Баллы балан согы 
1килограмм баланны дуршлаг аркылы уздырып, орлыкларыннан аерабыз,, барлыкка килгән сихәтле сокны, 1 стакан сыек бал белән болгатып, суыткычта саклыйбыз. 

Гипертониклар даруы
Бергә бер нисбәтендә балан, кара миләш, балны үзара катнаштырып болгатабыз да чиста пыяла банкага салып, өстенә капрон капкач ябып, суыткычка куябыз. Кан басымы күтәрелүен сизеп алуга, 1 аш кашыгы катнашманы 1 стакан кайнаган җылы су белән, җимешләрен чәйни- чәйни, эчәбез. Күп мәртәбәләр сыналган ысул. Кан басымы тиз арада нормага килә, баш авыртуы басыла. 

Балан согы 

1нче ысул. Беренче кыраулар узгач җыелган баланны сабакчыкларыннан чистартып, салкын суда юып, саркытабыз. Тирән эмаль савытка тутырып, җимешләре күмелгәнче су салабыз һәм балан тәмам йомшарганчы талгын утта пешерәбез. Марля аша согын сыгып алгач, аны 2-3 сәгать тотабыз. 1 л сокка 125 г исәбеннән шикәр комы кушып, аны акрын утта эретеп бетерәбез. Сокны янәдән сөзеп, ут өстенә куябыз, кайнап чыгар - чыкмас хәләтендә стерильләшкән банкаларга тутырып, тимер капкачлар белән ябабыз. 

2нче ысул. 1 кг баланны сок чыгаргычтан уздырабыз. Калдыгына 1 стакан су салып, 10 минут кайнатып сөзәбез. Әлеге төнәтмәне сокка кушабыз. 1 стакан шикәр комы белән богатып, банкага тутырып, суыткычта саклыйбыз. 

Балан чәе.

Баланның 1 чәй кашыгы киптерелгән чәчәкләренә 1 стакан кайнап торган су коеп, 5 минут чамасы пешерәбез. Шифалы чәй әзер. Аны бал белән эчәбез.

Бакчачы Хәмидә Гарипова әзерләде.
Фото: https://freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading