Бакчачы Эльмира Исхакованың киңәшләре газета укучыларыбыз өчен файдалы булыр дип өметләнәбез.
Кишер нигә әче була?
Җир каты булганлыктан, кишер аска китә алмый һәм ул өскә калка башлый. Менә шул өскә чыккан җирен кояш ашаганга эче була. Баш-башларын кисеп сакларга куйсагыз да, тора-тора әчеләнә. Шуңа күрә кишер араларын йомшартып торыгыз. Өскә чыга башлаганнарын күмегез.
Аннан яңа тирес кертергә ярамый, чөнки ул черегәнче азот бүлеп чыгара. Мочевинаны бер тапкыр, тишелеп чыккач кына сибәргә кирәк.
Кишер үсә башлаганда азот күп булырга тиеш түгел. Азот күп булса да кишер әче була.
Тагын бер сәбәбе – кызыл балчыклы җирдә үскәнгә. Андый җирдә кишер пленка белән каплана да файдалы бактерияләр үтеп керә алмый һәм кишер әче була.
Җирдә тимер җитмәгәнгә дә.
Кишер чебеннәре һәм башка корткычлар зыян салса да әче була. Һәм инде җир коры булса, су җитмәгәннән дә әче була. Суны сипкәндә 20 сантиметр тирәнлеккә үтеп керерлек сибәргә кирәк.
Кыярда ончыл чык
Ончыл чык (мучнистая роса) бик начар гөмбәчек. Ул эләксә, кыярның илле проценты югала. Аның споралары дүрт-биш көндә үрчеп, үсемлекләрдә барлыкка килә дә башлый. Иң элек аны теплицаның ишегенә, форточкасына якын булган үсемлекләрдә күрергә була. Аскы яфракларда барлыкка килә. Ягъни яфраклар онга ошаган әйбер белән каплана башлый. Сөртсәң бетә, әмма янәдән барлыкка килә.
Бу гөмбәчек теплицага һава, су белән, көрәк-тырма, аяк киеменә дә эләгеп керергә мөмкин. Температура уйнавы, яңгырлы көннәр, җирдә күп азот булса, суык су сибелсә, кыярлар куе утыртылган булса, спораларын тиз тарата. Бик яхшы кышлый да. Җирдә алты-җиде ел яши. Кыярларыгыз ончыл чык белән чирләгән булса, ун сантиметр җирне казып алырга кирәк. Бөтен калдык чүпләрне алып бетерергә. Участокта калдырмаска. Аннан җиргә кайнар су, марганцовкалы су сибегез. Күкертле шашка яндырсагыз була.
Кыярларда бу чир күренә башласа, су сибүне туктатырга, чирле яфракларны кисәргә. Әгәр әлегә чәчәкләре, кыярлары юк һәм илле процент кыярны басып алган икән, химик препарат сиптерегез: Топаз, Ревус, Хом, Охсихом, Превикур. Ундүрт көнгә бер, ике тапкыр. Башта бер төрлесен, аннан башкасын. Бер төрлегә генә ияләшә ул.
Ә кыярлары, чәчәкләре булса, биопрепаратлар кулланыгыз: Фитоспорин, Бактафит, Гамаир, Алирин-Б. Кул астыгызда булмаса, халык ысулын кулланыгыз. 1 литр әче суны 10 литр суга яки 1 литр кефирны 10 литр суга, 2 аш кашыгы горчичный порошокны 50-60 градуслы 10 литр җылы суга салып, 1 литр суга 4 тамчы зеленка кушып сиптерергә була. Аралаштырып сиптерегез.
Шулай ук 1 килограмм көлне 10 литр кайнар суга салып куярга да ике көннән сиптерергә була. Бу халык ысулын профилактика өчен айга бер сиптерергә дә ярый. Ә гөмбәчек эләккән булса, 5-7 көн аралаш 2-4 тапкыр кабатларга. Урамдагы кыярларда булса да, шуларны ук сиптерәсе.
Ирис чәчәкләрен бүлергә вакыт
Әгәр ирисларыгыз 4-5 ел бер урында үскән икән инде, аларны хәзер бүләргә кирәк, югыйсә чәчәкләре сирәгәя. Казып алгач, черек тамырларыннан чистартыгыз. 6 сантиметр тирәсе калдырып, тамырларын кисеп атыгыз. Яфрагын 20 сантиметр калдырып кисегез. Туры итеп кисмәгез, бераз кыегырак булсын. Аннан соң бүлеп, кисеп эшен бетергәч, алсу төстәге марганцовкалы суга манып алыгыз да ике көн кояшта киптерегез. Аннан утыртырга була. Утыртканда тамыры бераз күренеп калырга тиеш.
Кара тләдән ничек котылырга?
Җәй буена алар ун тапкырдан артык иллешәр күкәй салалар. Ылыслы агачлардан кала, бөтен әйберне кырып баралар. Кыярларның аскы яфракларында булмый диярлек. Өстәге яшьрәк, йомшак яфракларны басып алалар. Кара тлә аларның согын эчәләр һәм яфракларда ябышкак әйбер калдыралар. Шуннан яфраклар шиңә, саргая, чәчәкләре коела. Чәчәкләре, кыярлары булмаганда химик препаратлар куллана аласыз: Инта-Вир, Актара, Танрек. Аннан инде биопрепаратлар: Фитоверм, Актофит, Стрела, Энтобактерин, Акврин (соңгысы 48 сәгатьтә бетерә”. Сезонга өч мәртәбә кабатларга.
Халык ысулын да кулланып карагыз. Бер аш кашыгы 9 процентлы уксусны бер литр суга кушып яки әче суны (сыворотка) суга кушмыйча гына сиптерергә була. 2 литр суга 60 грамм чәй содасы һәм 18 тамчы эфир мае (лаванда, кедр мае) тамызырга да көнгә өч мәртәбә, бер өч көн рәттән тләләр юкка чыкканчы сиптерергә.
Кер сабынын кырып, эретеп, суга кушып шуны сиптерсәгез була. Яки 1 килограмм бәрәңге сабагын 1-1,5 литр суда яхшылап пешекләгез дә шуны сиптерегез. Бик каты тлә баскан яфракларын өзегез.
Бәрәңге сабагы төнәтмәсен, сабынлы суны 3-4 көн үткәч, тагын сиптерегез. Шулай өч тапкыр кабатлагыз, әмма кич соң гына аяз җилсез көнне сиптерегез.
Фото: https://ru.freepik.com
Комментарийлар