Май башында кинәт кенә җылытып җибәрүне табигатьтәге тереклек тә тойды. Сандугачлар да өздереп сайрый башлады, агачлар яфракка бөреләнде, кыш буе ял иткән җирдә яшел чирәм төртеп чыкты. Бераз суытып җибәрсә дә, күңелдә - яз, кояш нурлары иркәли.
Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, алдагы дүрт көндә республикада...
Май башында кинәт кенә җылытып җибәрүне табигатьтәге тереклек тә тойды. Сандугачлар да өздереп сайрый башлады, агачлар яфракка бөреләнде, кыш буе ял иткән җирдә яшел чирәм төртеп чыкты. Бераз суытып җибәрсә дә, күңелдә - яз, кояш нурлары иркәли.
Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, алдагы дүрт көндә республикада аязучан болытлы һава саклана. Республиканың көнбатышында - Буа, Болгар, Кайбычта уртача 12 градус җылы, көнчыгыш районнарда - Әлмәт, Азнакай, Мөслимдә +14 +12, үзәк районнарда - Аксубай, Яңа Чишмә, Кама Аланында шулай ук +13 +12, Яшел Үзән, Саба, Кукмара якларында +14 +11 градус күзәтелә.
Башкалабыз Казанга килгәндә, бүген - 7 май көнне, аязучан болытлы һава, җил төньяк-көнбатыштан, секундына 6 метр тизлектә. Һаваның дымлылыгы 37 процент. Көндез Казанда +12 градус күзәтелә, төнлә +6 градус булачак. Якшәмбедән һава температурасы бер-ике градуска күтәрелергә тиеш.
7-10 майда җирнең магнит кыры тыныч.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар