16+

Деменциягә каршы яшел чәй ярдәм итә ди белгечләр

Япониядәге Каназава университетының медицина фәннәре югары мәктәбе галимнәре яшел чәйнең баш миенә ничек йогынты ясавын тикшергән.

Деменциягә каршы яшел чәй ярдәм итә ди белгечләр

Япониядәге Каназава университетының медицина фәннәре югары мәктәбе галимнәре яшел чәйнең баш миенә ничек йогынты ясавын тикшергән.

Дөньяда иң популяр эчемлекләрнең берсе деменция үсешеннән – хәтер, игътибар, фикерләү һәм сөйләмнең яшькә бәйле бозылуыннан саклый ала икән.
Тикшеренүдә 65 яшьтән өлкәнрәк 8766 кеше катнашкан. Алар артыннан ике ел күзәткәннәр. Яшел чәйнең баш миенә ничек йогынты ясавын МРТ-сканер ярдәмендә өйрәнгәннәр. Ә танып белү сәләтен, хәтерне, игътибарны, фикерләү һәм сөйләмне тестлар белән үлчәгәннәр. Деменциянең башлангыч билгеләре булганнарны тикшеренүдән чыгардылар.

Шул рәвешле, көн саен яшел чәй куллану баш миенең ак матдәсе азрак зарарлануына китерүен ачыклаганнар. Ә бу нейроннар арасындагы бәйләнешләр тизрәк гамәлгә аша һәм деменция куркынычы кими дигәнне аңлата.

Баш миенә файда булсын өчен яшел чәйне күпме эчәргә соң?
Көненә 600 мл яшел чәй эчүчеләрнең ак матдәдә зарарлану күләме 200 мл дан ким эчүчеләргә караганда 3 процентка кимрәк булган. Яшел чәйне литрлап эчүчеләр дә табылган, һәм аларның баш миендә ак матдә тагын да яхшырак хәлдә булган, эшләү сәләтен югалтмаган. Дөрес, яшел чәйнең башка органнарга тәэсире бу очракта тикшерелмәгән. 

Әмма каһвәнең баш миенең ак матдәсенә тәэсир итүен өйрәнгәннәр, һәм аның баш миендә ак матдә сыйфатына йогынтысын тапмаганнар. Өстәвенә, яшел чәй дә депрессиядәге һәм деменция үсешенә генетик омтылышлы кешеләр өчен нәтиҗә бирмәгән. 

 Японнар яшел чәйне никадәр генә эчмәсен, артыгын кулланырга киңәш ителми. 
 Яшел чәйдә кара чәйгә караганда ике мөһим компонент — EGCG (эпигаллокатехин-3-галлат) һәм L-теанин күбрәк.
 EGCG-организмда оксидлашу стрессы белән көрәшергә ярдәм итә торган көчле антиоксидант. Бу матдә күзәнәкләрне зарарланудан саклый, ялкынсынуны киметергә һәм матдәләр алмашын яхшыртырга ярдәм итә.

 L-теанин – ул тынычландыра торган аминокислота, стресс һәм борчылуны киметә, кәефне яхшырта һәм концентрацияне һәм продуктивлыкны арттыра.  
Танин чәйгә тәм бирә. Әмма бу матдәләр күп кенә минералларны (кальций, тимер, цинк, бакыр) үзләштерүгә комачаулый. Шуңа да яшел чәйне иртәнге ашны ашагач 1 сәгать узганнан соң эчәргә киңәш ителә.

Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading