Уңышка ирешү өчен, фэншуй осталарының киңәшләренә иярергә кирәк – кытайлыларның күбесе моңа ышанып яши.
Россиядә дә елдан-ел фэншуй белән мавыгу көчәя бара.
Фэншуй – пространствоны гармонизацияләүнең борынгы кытай практикасы. 2025 ел Яшел төстәге агач елан безнең янчыкларга нәрсә әзерли, икътисадның кайсы тармакларына уңыш киләчәк?
- 2024 елда Кытай календаре буенча яңа чор башланды (ул һәр 20 ел саен үзгәрә), ул ут стихиясенә туры килә. Ә агач елан елында (кытайларның кояш календаре буенча ул 2025 елның 3 февралендә башланачак) тормышыбызда ут стихиясе белән бәйле булган бар нәрсә ике тапкырга артачак, чөнки елан нәкъ бу стихияне гәүдәләндерә. Шул рәвешле, 2025 елда ут энергиясе артык күп булачак, ел тыныч булырга вәгъдә итми. Тормышның барлык өлкәләрендә дә: фәнни, иҗади, икътисадый, эмоциональ яктан да күтәрелеш күзәтеләчәк, - дип белдерә Фэншуй һәм Ба-цзы мәктәбенә нигез салучы, белгеч Юлия Богданова.
Моннан тыш, елан зирәклек, тигезлек, сабырлык, төрле ситуацияләргә җайлашу сәләте белән ассоциацияләнә. Ул үзенең интуициясе, стратегик фикерләве белән билгеле, димәк, болар барысы да 2025 ел тенденцияләре. Елан елы инновацияләр, интеллект, дипломатия белән турыдан-туры бәйләнгән.
Икътисадка килгәндә, елан елы базар процессларын тизләтә, акча эшләүнең яңа өлкәләре барлыкка килә, торгынлык булган өлкәләр яңадан торгызылачак. Утның килүе сатып алу мөмкинлекләрен, инвестицияләрнең үсешен арттыра. Ниндидер зур икътисадый алга китү булыр дип әйтә фаразламыйлар, тик үсеш тенденциясе, әлбәттә, булачак. Финанс базарларында күтәрелеш һәм түбәнәю мөмкин, әмма югары инфляция һәм икътисадый кризис турында сөйләмиләр дә, көтмиләр дә.
Россия хөкүмәте каршындагы Финанс университетының профессоры Александр Сафонов болай ди: «Әгәр дөнья күләмендәге икътисад турында сөйләсәк, кризис өчен алшартлар юк. Европа базарын билгеле бер икътисадый проблемалар көтә. Монда кулланучылар ихтыяҗының кыскаруы, ресурсларның кыйммәтләнүе һәм капиталларның качуы - бизнесны я Көньяк-Көнчыгыш Азиягә һәм Кытайга, я АКШка күчерү турында сүз бара. Россиядә икътисадый кризис көтелми. Тулаем эчке продукт үсеше 1,5 – 2 процент чикләрендә булачак. Инфляция 6 – 8 процент арасында тирбәлә. Үзәк банк вәгъдә иткән 4 процентка ирешү икеле, ә киләсе елда Россиягә каршы санкцияләрне гамәлдән чыгармасалар, кардиналь үзгәрешләр булмаячак».
Нинди тармаклар үсештә булачак?
Юлия Богданова:
- 2025 елда ут белән бәйле тармаклар актив үсеш алачак дип без төгәл әйтә алабыз. Бу энергетика, химия тармагы, авиация, космос. Ут - ул матурлык индустриясе, виртуаль чынбарлык, ясалма интеллект белән бәйле бизнес та - болар барысы да актив үсәчәк.
Шулай ук җир белән бәйле тармакларда керемнәрнең артуы турында да әйтергә мөмкин: болар - агросәнәгать комплексы, программалаштыру, күчемсез милек, инвестицияләр кертү, иминиятләштерү.
Су стихиясе белән бәйле өлкәләр - логистика, туризм, транспорт - мөгаен, бик үк яхшы заманаларны кичермәс.
Шулай ук агач элементлары белән бәйле тармакларда зур очышлар көтәргә кирәкми (нәшрият, китаплар, экобизнес).
Финанс проблемаларын ничек хәл итәргә?
Фэншуй белгече фикеренчә, әгәр киләсе елда сез карьера баскычы буйлап алга барырга яки үз бизнесыгызда зур биеклекләргә ирешергә телисез икән, йортыгызны кытай практикасы буенча үзгәртеп кору мөһим. Йорт ишегенең, эш кабинетының, эш өстәленең, йокы бүлмәсенең ничек урнашуына игътибар итәргә кирәк. Әгәр сезнең тышкы ишегегез көнчыгышта, көньяк-көнчыгышта һәм көньяк-көнбатышта булса, уңышлар сезне озата барачак. Бу юнәлешләр шулай ук йокы бүлмәсе һәм эш кабинеты өчен дә бик уңайлы...
Лилия Яфизова
Фото:ru.freepik.com
Комментарийлар