«Дөньядагы иң зур бәлешне пешереп карыйсым килә»

Һәр хуҗабикәнең яратып әзерли торган ризыгы була. Кемдер камыр ризыкларын тәмле пешерә, кемдер салатлар ясарга ярата. Арабызда чәк-чәк пешерүчеләр, оста шашлыкчылар, каз каклаучылар да юк түгел. Кемнәрдер катлы-катлы торт пешереп шаккатыра. Ә сәхифәбезнең чираттагы кунагы Илсөя Әхмәтгалиеваны исә бәлешләр патшабикәсе дип әйтергә була. Ул пешергән итле бәлешләр тук тамакларның да...
- Илсөя, ризык пешерүнең үзең өчен көндәлек вазифа гына түгел, ә чып-чын шөгыль икәнен кайчан аңладың? Бу нәрсәдән башланды?
- Мин бер компаниядә сату буенча менеджер булып эшли идем. Безнең фирма эре компанияләргә реклама сату белән шөгыльләнде. Бер клиентка реклама сату буенча сөйләшергә бардым. Сөйләшү бик озакка сузылгач, ул чәй табыны артында дәвам итте. Хуҗа кеше, мин тәкъдим иткән рекламага мохтаҗ булмаулары турында әйтеп, теләсә нәрсә рекламалагыз, алам, тик моны гына түгел, диде. Мин тоттым да яратып әзерли торган ит бәлешемне тәкъдим иттем. Сөйләшүдә бер сигезләп ир-ат катнашты. Аларның барысы да рус кешеләре иде. Шуңа да аларга башта бәлешнең нәрсә икәнен аңлатырга туры килде. Бәлешнең татарларның милли ризыгы булуын бик озаклап, тәмләп сөйләдем. Шунда ук заказ бирделәр. Бәлешемне ошаттылар һәм әле дә бәлеш ашыйсыбыз килә, дип заказлар биргәлиләр. Шуннан инде миндә чынлап торып моны шөгыльгә әверелдерү идеясе туды.
- Син бит әле бавырсаклар да пешерәсең...
- Бавырсакны безнең Бәрәңге районында (Мари Иле Республикасы) пешермиләр. Мин кайчандыр туйларда тамада булып йөргән идем. Шунда табынга зур-зур матур бавырсаклар чыгарганнарын күреп, аны пешереп карау теләге уянды. Казанга килгәч, Сарман районыннан булган иптәш кызымның авылына кайтып, бавырсак пешерү серләренә аның әнисе Фәһимә ападан өйрәндем. Гомумән, нинди дә булса ризыкны дөрес һәм тиз итеп пешерергә өйрәнәсең килсә, мастер-класска барырга кирәк. Тортлар пешергә өйрәнер өчен, Йошкар-Оладагы кондитер фабрикасына да бардым әле мин.
- Күбрәк нәрсәгә заказ бирәләр - бәлешкәме, торткамы?
- Очрагына карап, бәлешне офисларга китертәләр, туган көннәргә, Коръән ашларына ясыйбыз. Бәлеш яратмаган кеше юктыр инде ул. Аны хәтта саунага да сорыйлар. Бавырсакны күбесенчә туйларга заказ бирәләр. Ә торт инде бөтен очракка да бара. Кечкенә балаларның туган көннәрендә өстенлек тортка бирелә. Хәзер күпләр, кибет торты белән генә чикләнми, махсус заказ белән ясаталар. Без аларга үзенчәлекле итеп бизәкләр төшерәбез.
- Ә үзең якыннарыңны, дусларыңны нәрсә белән сыйларга яратасың?
- Нинди генә чара булса да, бавырсак көтәләр алар миннән. Махсус бәйрәм көннәрен көтеп утырмыйм, бер сәбәпсез генә дә кунакка чакырырга яратам. Аннары ияләнгән ризыкларны түгел, ә катлаулы итеп әзерләнә торганнарны ясау ошый. Бәлешне борай белән дә пешерәм, камырына көрпә кушам. Ул үзенә күрә бер чикләвек тәме бирә.
- Ничек уйлыйсың, яхшы ризыкның төп «ингредиенты» нәрсә булырга тиеш?
- Иң мөһиме - тәм, әлбәттә. Аннары теләк. Ризыкны ничек пешерүең аңа карауга ук сизелә. Әгәр дә бу эшне чын күңелеңнән яратып, теләп башкарсаң, ризыгың бик матур да, тәмле дә килеп чыга. Әйдә, ярамаган тагын, дип эшләсәң, беренче чиратта акчасы кызыксындырса, аңа алынмавың хәерле.
- Хыялыңда йөрткән, тик әлегә пешереп карамаган ризыгың бармы?
- Биек паштет пешерергә өйрәнәсем килә, аны элек табынга бал-май белән чыгара торган булганнар. Казылыкны бик оста итеп ясарга өйрәнергә телим. Ә иң зур хыялым - берәр зур чарага дөньядагы иң зур бәлешне пешерәсем килә. Хәер, тагын бер хыялым бар икән әле - бәлешләр пешереп сату буенча үз эшемне ачу. Тиздән моңа ныклап тотынырмын дип уйлыйм.
Илсөя бәлеш пешерүнең кайбер серләре белән дә бүлеште:
Бәлеш ите күп булган саен тәмлерәк була. Мин үзем ит белән бәрәңгене берәр килограмм, суганны 300 грамм итеп алам. Аннары сарымсак та өстим. Бер бәлешкә бер тырнак сарымсак җитә. Аны вак угычта уып салам. Бәлеш капкачының бөкесен япмыйча гына пешерәм. Аны бәлеш кырыена куеп төсен генә китереп алам. Табынга чыгарганда исә капкач өстенә утыртып куям. Ике килограммлы бәлешне башта 200 градус эсселектә ярты сәгать пешерәм, аннары 90 градуска калдырып, ике сәгатьләп пешерәм дә әзер булырга 10-15 минут кала, 150гә күтәртеп, шулпасын салам. Шулпасы тәмле булсын өчен, аңа итне күп итеп салып пешерергә кирәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 март 2023 - 17:38"Авылда яшәүче балалар "Пушкин картасы"н тулысынча куллана алмый. Бу гаделсезлек булып күренмиме?" Узган ел республикада, 2021 ел белән чагыштырганда, балалар арасында үз-үзенә кул салу очраклары 100 процентка арткан. 2021 елда андый очраклар 11 булса, 2022 елда – 22. Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының кырык икенче утырышында шундый коточкыч саннар китерде һәм шуның белән аның чыгышы депутатларда шактый зур кызыксыну уятты.17300
-
23 март 2023 - 16:34Укытучы үзе үрнәк булырга тиеш “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2023" Бөтенроссия һөнәри бәйгесенең йомгаклау этабы 20-23 март көннәрендә “Адымнар – Казан” күптелле мәктәбендә узды. Бүген финалга чыккан укытучылар белән матбугат очрашуы үткәрделәр. Дөресрәге, шушы форматта укытучыларны тагы бер кат сынап карадылар.11602
-
23 март 2023 - 15:57Блогер Илүсәнең әнисе Миләүшә апа: “Бу теманы кузгатмагыз, зинһар...” Ире Раушан белән дусларына ияреп, Дубайга күченеп киткән блогер Илүсә Фәләхова бу арада ызгыш казанында... Әллә ерак чакрымнар аңлаша алмауга сәбәп - туганнарына үпкә белдергән ул. Социаль челтәрдә. Үзенә карата көнчелекләрен тойганын, күңеленә бик үк һуш килмәгән сүзләр ишетелгәнен дә язган. Җитмәсә, сабыйдан тәрбиягә алынган төпчек энесе Русланның никахына да чакырмаганнар.162905
-
23 март 2023 - 15:55Актаныштагы бәйгедә беренче әйләнештә кемнәр көрәшә? Иртәгә Актанышта көрәш буенча Татарстанның Беренче Президенты Кубогына яшьләр арасында традицион турнир узачак. Бүген командалар Актанышка килеп урнашты һәм теркәлү уздылар. Актанышка 42 командадан 334 көрәшче килгән.124701
-
23 март 2023 - 15:45Дамир Бәдриев: "Мунча балдагы" (Хикәя) Ул елны бәрәңге уңышы мул булды. Ялгызы гына тормыш арбасын сөйрәгән Мөкәррәмә улы Ибраһимның 8нче сыйныфка җитеп, инде хуҗалыкта шактый таяныч була башлаганына сөенеп, бәрәңге чүпли.56005
-
23 март 2023 - 14:49Елга-күлләрдәге бозлыкларда кешеләргә “язгы ау” сезоны башланды Халык: “Язгы боз ястык калынлыгы булса да, ышанма”, дип, кисәтү-әманәт рәвешендә әйтеп калдырылган. Шушы мәсьәләдә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең сулыкларда кешеләр иминлеге бүлеге җитәкчесе Регина Гаязованың да фикерләрен сорадык.8701
-
23 март 2023 - 14:28Өйдән системалы рәвештә чыгып киткән балалар аерым игътибарга мохтаҗ Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары Дәүләт Думасына “Балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы турында”гы федераль законга үзгәрешләр кертү инициативасы белән чыгачак.8400
-
23 март 2023 - 14:00«Соңгы минутына кадәр көрәшкән»: Вәхшиләрчә үтерелгән Динар Саматов белән йөзләгән кеше хушлашты Түбән Кама полициясе майоры Динар Саматов дүрт ел элек фаҗигале рәвештә һәлак булган иде. Еллар узса да, әлеге фаҗига турында ниләр билгеле соң?61201
-
23 март 2023 - 13:11"Бүтән күрешмәячәгебезне сизде, саубуллашканда бу хакта әйтте" Аксубай районы 21 яшьлек Булат Шакиров белән хушлашты. Хушлашу мөрасиме Ватанны саклаучының кече ватанында, Иске Кыязлы авылында узды, дип хәбәр итә Аксубай район газетасы.110101
-
23 март 2023 - 11:4725 ел эчендә хатынга йөзләгән кеше белән хыянәт иттем Сезнең газетадагы кайбер язмаларны укыйм да, шаклар катам. Хатын-кызлар яки ир-атлар тормыш иптәшен хыянәттә гаепләп балавыз сыга, гаиләсен тарката һәм ахыр чиктә үзе дә, балалар да интегә.179220
-
23 март 2023 - 11:34Баланы гаиләгә тәрбиягә бирү турындагы 74 карар юкка чыгарылган Республикада ятим балаларны гаиләләргә урнаштыруның уңай тенденциясе саклана, әлеге категориядәге балаларның 94 проценты опекуннар, тәрбиягә һәм уллыкка алучылар гаиләләрдә яши.61300
-
23 март 2023 - 11:17"Оча торган татар" кире кайта - фильмнар аша Рудольф Нуреев исеме Казан өчен ят түгел инде. Ел саен аның исемендәге фестивальне балет сәнгатен яратучылар көтеп ала, билетлары бик күпкә алдан таралуы моны раслый. Шунысын да әйтергә кирәктер, үз исемендәге фестивальгә фатиханы үз кулы белән үзе язып бирә ул.8701
-
23 март 2023 - 11:14Социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаиләләр саны арткан Республикада инвалид балалар тәрбияләнә һәм социаль яклау органнарында хисапта торган имин булмаган гаиләләрнең саны - 16 процентка, социаль приютта бер елдан артык булган балаларның саны - 29 һәм социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаиләләр 6 процентка арткан.10900
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
23 март 2023 - 20:28Без имениЯратса хыянэт итмэс иден. Яраткан кешенен хыянэт итеп, азапларга, пычырак ташырга ничек була🤔25 ел эчендә хатынга йөзләгән кеше белән хыянәт иттем
-
23 март 2023 - 21:17Без имениХатын белми дип куанып язгансын, зато ходай барсында куреп Тора, картлыгында алла нилар курерсен але, донья куласа айланада бер баса, короче бумеранг.25 ел эчендә хатынга йөзләгән кеше белән хыянәт иттем
-
23 март 2023 - 14:19Без имениИң яраткан минем жырчым татар эстрадасы сиринә ул безнең моңлы сандугачыбыз молодцы так держать зур уңышлар телим сезгә сиринә әфрәинСиринә Зәйнетдинова: "Дүрт айлык көмәнем төште"
-
22 март 2023 - 18:47Без имениБездэ шэхэрдэ торабыз, итсез ашамыйбыз, саран икэн туганнарыгыз, башка барыпта йормэгез, узе ашасын шак шогын.Дамир Бәдриев: "Шакшука" (юмореска)
-
22 март 2023 - 19:58Без имениШул хатле жалко егеттаребез, йашарга ла але йашарга дэ бит кыралар гына, был ни хал, тизерак ботсен инде был сугышларЮгалган көннән алып һәркемнең төшенә: “Мин исән!” – дип кердең бит...
-
21 март 2023 - 21:41Без имениНинди матур язма,барлык читтэге авылдашларнын уй-хислэрен тасвирлап биргэнсен,Фрида...."Моңсуланам да сөенәм авылга кайткан саен..."
-
20 март 2023 - 22:30Без имениМонда хатын гына тугел, ирлэредэ гаилэ тотарлык ир тугел.Ике иремне дә яратам
-
20 март 2023 - 15:55Без имениБик шатмын язманы укуыма. Егетлэрнен батырлыклары, нинди авырлыкларны жилкэгэ жилкэ куеп корэшулэрен безгэ дэ курсэткэн очен Рэхмэт“Туганыгыз госпитальдә, гаиләсенә җиткерегез”, – дигәннәр...
-
20 март 2023 - 12:01Без имениМәет ашы дигән сүз бик ямсез, без һәр чак Көръән ашы дип дәшәбез,....Мәет ашына чәй эчәргә генә килмиләр...
-
19 март 2023 - 17:04Без имениФерма эшен җиңел диеп уйламагыз инде пожалуйста!!! үзегез сыер савып карагыз әле, 30000 меңгә!!! ферманың сасы исенә түзеп эшләмәссез берегез дә 30000 гә. Барыгыз да эшләгез, җитәр микән сезгә?! Авыл кешесенең дә матур киенәсе, ял йортына йөрисе килми что-ли?! Җитәкчеләрнең тиешлесен түлисе килмәгәнгә Бетте бит инде авыл хуҗалыгы!!! Фермада эшләгән кешегә түбән сортлы итеп карарга өйрәнгән бит инде адәм баласы! Җитәкчеләрнең хатыннары эшләр иде яхшы булса, фермаларда доярка булып!?)Бик тырышсаң көненә 16 000 меңнән дә ким чыкмый...
-
19 март 2023 - 15:06Без имениНик алай булгач, кызнын энилэредэ квартира алып бирсеннэр. Запас квартира булгач эйбэт бит. Малайныкыда, кызныкыда була. Улыгыз бик молодец, башы эшли, эти энилэр бер кайчанда балалары на начарлык эшлэми файдадан башка. Общий алып, шуна торсыннар👍👍👍булган квартира лар акча эшлэп торсыннар, квартирантлар тотып."Улыгыз ир түгел икән": кодалар тынычлана алмый...
-
18 март 2023 - 16:24Без имениБэхетле булыгыз!Винарис Илъегет: "Хәерчелекне дә, байлыкны да татыдым"
-
10 март 2023 - 14:29“Теләсә кем елата ала, ә сез көлдереп карагыз” Чаллы театры артисты Разил Фәхертдинов белән Казанда узган гастрольләре вакытында очрашу насыйп булды “Туганда ук артист булып тугандыр ул”, – диләр андыйлар хакында. Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты Разил Фәхертдинов уйнаган спектакльләрне караганнан соң, әнә шулай уйлап куясың.144601
-
1 февраль 2023 - 11:51Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: “Театрга оператор булып килгән идем..." Илтөзәр Мөхәммәтгалиев таланты киңкырлы. Сәхнәдән тыш, телевизор экраннары аша да халык күңеленә күпер сузарга өлгерде. Шәхсән үземә шигъриятне аңлавы, шигырьләр аша йөрәкләргә матурлык салуы белән дә якын.601201
-
17 гыйнвар 2023 - 11:28Ринат Таҗетдинов: «Дүрт бертуганымны җирләргә туры килде» Заманында СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров аның яшь чагында ук: “Бу егет безнең театр өчен туган”, - дип бик дөрес әйткән. Әнә шул талант иясе – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге һәм СССРның дәүләт бүләге иясе Ринат Таҗетдиновка гыйнварның беренче көнендә 85 яшь тулды.693202
-
23 март 2023 - 17:38"Авылда яшәүче балалар "Пушкин картасы"н тулысынча куллана алмый. Бу гаделсезлек булып күренмиме?"Узган ел республикада, 2021 ел белән чагыштырганда, балалар арасында үз-үзенә кул салу очраклары 100 процентка арткан. 2021 елда андый очраклар 11 булса, 2022 елда – 22. Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының кырык икенче утырышында шундый коточкыч саннар китерде һәм шуның белән аның чыгышы депутатларда шактый зур кызыксыну уятты.17300
-
23 март 2023 - 16:36Казанның “Ярдәм” мәчетендә ифтар-бокслар өләшү башланды Рамазан аеның 1 нче көнендә (23 нче мартта), Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтенең “Ярдәм” мәчетендә башкала мөселманнары өчен ифтар-боксларны әзерләү һәм тарату эшенә керештеләр.7801
-
17 март 2023 - 08:37Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова: "Илһам абый Шакиров әти кебек туема килде" Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Әни ерак гастрольләргә китсә, ике-өч айсыз кайтмый иде. Аны өйдә күрү – үзе бер бәхет булды. Әнинең кайтуын сагынып көтеп алдык. Ә инде әни кайтышка, өйне ялт иттереп кую шарт иде", - ди ул.3431110
-
17 март 2023 - 08:48“Иреңнең яңа хатыны сиңа бозым ясаган, тик син борчылма, барысы да үзенә әйләнеп кайтачак” “Бумеранг” кире әйләнеп кайта, диләр бит әле? Мин бу сүзләрнең дөреслегенә һәрдаим инанам. Гомумән, мин бу әйбердән куркам. Ә менә кайберәүләрнең моңа битараф булуы шаккаткыч.248106
-
17 март 2023 - 09:27Винарис Илъегет: "Хәерчелекне дә, байлыкны да татыдым" Җырчы Винарис Илъегет тормышында булган сөенечле вакыйгалар уңаеннан уй-кичерешләре белән уртаклашты. “Минем турыда күпләр сөйләделәр, сөйләячәкләр... Тик мин андыйларга игътибар итмичә алга барам”, - ди ул.393825
-
17 март 2023 - 09:53Фирүзә: "Ул киткәч, өч ай буе ашамадым, эчмәдем" Эстраданың талантлы артисты, автор-башкаручы Фирүзә Хафизова – Актаныш районы Татар Ямалы авылы кызы. Репертуарындагы барлык җырларының да көй һәм сүз авторы – үзе. Шунысы кызык: ул җырларын артистларга бирми, бары тик үзе башкара.250206
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика