Тәбәбез күпереп пешеп тә чыкты. Мае агып торган әлеге ризык чынлап та телеңне йотарлык бик тәмле икән. Килен булып төшкәндә ашаган тәбәнең тәме әле дә тел очында тора, ди Габидә апа. Геннадий абый аны урлап алып кайткан икән.
- Хәзер дә көлеп искә алабыз әле, - ди Геннадий абый. Алар икесе дә бер сыйныфта укыган, берничә ел бер парта артында да утырганнар. Геннадий абый армиядән кайткач, яшьләр янына күңел ачарга шомыртлыкка төшкән.
- Ул вакытта беркемдә дә булмаган «Романтик» магнитофоны барлыгын әйтте. Аны тыңларга дип иптәш кызым белән мине үзләренә кунакка чакырды. Өйгә кайтырга дип чыккан гына идек, җизнәләре мине күтәреп алып та кереп китте. Геннадийның әтисенең аягы сынган, әнисенеке пешкән. Ерактагы бертуган апалары кайткан. Утырып киңәшләшкәннәр дә, энеләрен мәҗбүри өйләндереп калдырырга булганнар. Менә шулай итеп киленнәре булып куйдым. Алдан ук киңәш-табыш итешеп, әзерләнеп куйганнар. Керәшен тәбәсен дә шул көнне авыз иттем. Бала чәенә дә шуны пешереп алып киләләр иде. Өч бала табып үстердек. Күз тимәсен, матур итеп яшибез, - дип сөйли Габидә апа.
Керәшеннәрдә кияүләп йөрү йоласы бар. Кыз ягыннан туганнар өч көн эчендә кияү белән кәләшне кунакка алалар.
- Иртәнге җидедән чыгып китәсең, кичкә кадәр аш мәҗлесендә йөрисең. Бер көн эчендә берничә туган кешедә булырга өлгерәсең. Кунарга кыз өенә кайтасың. Кияү исә хатынының туганнарына бүләкләр өләшә, - ди Габидә апа.
Геннадий абыйның апасыннан исә ул эремчек тәкәсе пешерергә өйрәнгән.
Аның камырын күпләр пилмәннеке кебек ясый. Ә Габидә апа аны күкәй агына гына баса. Эремчеккә 8 күкәйнең сарысын сала, тоз сибә. Эремчек корырак булса, каймак та өстисе. Суганны ваклап турап, әчесен чыгару өчен, аш серкәсендә тотып алырга кирәк. Аны да эремчеккә кушасың. Камырны шул 8 күкәй агы белән басалар.
Габидә апа белән Геннадий абыйның ике кызлары, бер уллары бар.
- Гаиләбезне күпмилләтле дип әйтергә була. Киленебез мари, киявебез удмурт. Бездә көн дә бәйрәм, көн дә туй, бөтен милли бәйрәмнәрне дә туганнар белән җыелышып бәйрәм итәбез, - ди алар.
Покрау пирожкилары
Мамадыш районының керәшеннәр яши торган Дүсмәт авылында дурычмак, күзикмәк, пирмәнкә кебек ризыклар популяр. Елга бер тапкыр покрау пирожкилары пешерәләр.
- Керәшеннәрдә ел фасылларына, табигать күренешләренә бәйләп үткәрелә торган төрле йолалар, гореф-гадәтләр сакланып калган. Питрауда кызлар сайлыйлар, Покрауда туйлар ясыйлар. Покрауда кушылган парлар керәшеннәрдә иң уңышлысы була дигән юрау бар. Туйлар уздыру өчен керәшеннәр кулай вакыт итеп Покрауны сайлый. Көзге уңыш җыеп алынганнан соң, 14 октябрьдә, Покрау бәйрәме уза. Бу көнне покрау пирожкилары пешерелә. Пирожкилар кәбестәдән дә, кишер, алма, чөгендер, кабактан да була. Тары, дөге ярмаларын да салырга була. Көзен нинди уңыш җыеп алына, шулар барысы да кулланыла. Камыр өчен фәкать яңа уңыштан тарттырылган бодай оны алына. Каз, тавык суеп, аш пешерәләр, өйгә кунаклар чакыралар. Әби-бабайларның әйтүенчә, җәй көне эшләп чыккан көч шушы Покрау пирожкиен ашасаң гына керә, -дип сөйләде безгә Дүсмәт авылы кызы Юлия Губина.

Пирожкиларны Юлия бик оста пешерә. Узган елны үткән «Татарстан халыклары кухнясы» фестиваль-бәйгесендә дә шуларны пешереп, өченче урынны алган. Пешерү рецептын безнең белән дә бүлеште.
Башта пирожкиларның эчлеген әзерлисе. Кәбестәне ваклап турап, кишерне кыргычтан уып, суган, тәменчә тоз, шикәр комы, көнбагыш мае салып, сүрән утта томалап пешерергә. Эчлеккә тары яки дөге боткасы кушып җибәрсәң дә була. Яшелчәләр пешкән арада, төче камыр ясарга. Аның өчен берәр стакан җылымса су һәм сөт, 1-2 йомырка, ярты стакан көнбагыш мае, 80 гр эретелгән маргарин, бал кашык очында тоз, шикәр комы, бер чеметем сода, он кирәк була. Камырны кечкенә түгәрәкләр ясап җәяргә. Һәр җәймә эченә эчлек салып кечкенә пирожкилар ясап, кырыйларын матур итеп бөгәргә. Духовкада 30 минут тирәсе пешерергә.
Язманы әзерләүдә булышкан өчен Балтач районы үзәк китапханәсе хезмәткәрләренә рәхмәтебезне җиткерәбез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар