16+

Гладиолус үстерүнең 10 мөһим кагыйдәсе

Гладиолусларның нинди генә төслеләре, нинди генә формадагылары юк! Төрлелекләреннән бигрәк, купшылыкларына исең китәрлек!  Чит ил селекциясе бүлбеләре шактый кыйммәт торса да, аларны Казандагы зур сәүдә үзәкләренең бакчачылыкка махсуслашкан кибетләреннән табарга була иде.

Гладиолус үстерүнең 10 мөһим кагыйдәсе

Гладиолусларның нинди генә төслеләре, нинди генә формадагылары юк! Төрлелекләреннән бигрәк, купшылыкларына исең китәрлек!  Чит ил селекциясе бүлбеләре шактый кыйммәт торса да, аларны Казандагы зур сәүдә үзәкләренең бакчачылыкка махсуслашкан кибетләреннән табарга була иде.

Санкцияләр кертелү сәбәпле, Европа илләренең чәчәк үстерүгә махсуслашкан питомниклары белән хезмәттәшлекнең чикләнүе кызганыч. 
Ләкин гладиолусларның үзебезнең селекционерлар иҗат җимеше булганнары да начар дип әйтмәс идем. Тиешле уңай шартлар тудырганда, дөрес тәрбия күргәндә, алар да купшы чәчәкләре белән сөендермичә калмый. 

Һәр үсемлекнең үз капризы, үзенчәлекле агротехнология таләпләре булуы сер түгел. Шуларның кайберләрен бергәләп карап үтик әле. Гладиолусларыбыз күңелне сөендерерлек купшы чәчәкле, ныклы озын сабаклы булсын, җәйдән башлап, көз уртасына чаклы шау чәчәктә утырсыннар, дисәк, түтәлгә иртә, уртача, соң өлгерешле сортларны утыртып үстерү зарури. Бу иркә гөлкәйләр туфрак составына артык таләпчән булмаса да, җылы кояшлы, салкын җилләрдән ышыкланган түтәлдә генә шаулап чәчәк ата. 

Гөмбәчек чирләренә бирешмәсеннәр, туфрактагы туклыклы матдәләргә кытлык кичермәсеннәр өчен, чәчәк түтәленең урынын ел саен алыштырып торырга туры килә. Тәҗрибәле бакчачы утырту өчен бүлбеләрне сайлаганда, аларның диаметры зурлыгына, төсенә, тыгызлыгына, формасына, кабыгын салдырып карагач, таплары булу-булмавына игътибарын юнәлдерә. Бик эресе, калыны – карт бүлбе. Аны тиздән алыштырырга туры киләчәк. Бик вагы – “бәби” генә, быел чәчәк атмаячак. Уртача зурлыктагылары, түгәрәкләре – өметле. Үзебездә үстерелеп сатуга чыгарылганнарының яңа сортлысын бакчачылыкка махсуслашкан кибетләрдән сайлап алып утырту отышлы. Сертификатларын сорау оят түгел. 

Утырту материалымның төп өлешен үзем үстереп, кышка саклауга куйсам да, коллекциямне ел саен тулыландыра барам. Бүлбеләрне апрель уртасында баздан чыгаргач, кояшта киптерәм, җылытам, кабыгыннан чистартып, фунгицидта зарарсызландыргач, тамырландыру, беркадәр үстереп җибәрү өчен, капкачлы “проращиватель” эченә - биостимуляторлы су бөркелгән чиста комга тезеп, теплицага кертеп куям.

Ике-өч атна эчендә учарлы тамыр җибәрәләр, бер ай дигәндә, 3-5 сантиметрлы яшел кыяклары үсеп чыга. Гладиолус үсентеләре күчереп утыртыласы түтәлне казып, черемә, көл, суперфосфат белән ашлап, фигуралы клумбасын алдан ясап куябыз. Май уртасында, 10 см тирәнлектәге туфрак +10 С градуска чаклы җылынгач, җирне Фокин кискече белән яхшылап йомшартып, күп итеп җылы су сибелгән түтәлләргә үсентеләремне күчерәм.

Бүлбеләрнең тамырларын таратып салып, 8-9 см тирәнлеккә күмдерәм.Эре бүлбеләрнең араларын 20 см калдырып, түгәрәкнең уртасына, уртача зурлыктагыларының арасын 15-17 см калдырып, векторлар буйлап, бик вакларын( “бәбиләрен” ) клумбаның читләренә, араларын 5-7 см итеп утыртам. Фигуралы буразналар арасын 30-35 см калдырам. Өсләренә дугалар бастырып куеп, кыраулар срогы узганчы тукылмаган материал каплап куеп үстерәм. Яңгыр явып үткәч һәм су сипкән саен, рәт араларын йомшартып, чүпләрен утап алам. Гладиолусларны атнага бер мәртәбә кичкә таба сугарырга, туфрагы әйбәтләп чыланырлык итеп, җылы су сибәргә кирәк. 3- 4 нче кыягы үсеп чыккан вакытта туфракның дымлы булуы аеруча мөһим, чөнки бу вакытта булачак чәчәк сабагы формалаша башлый.

Гладиолусларны июньдә азотлы, калийлы cыек ашламалар- ярым таркалган тирес һәм үлән ачыткысы, көл төнәтмәсе белән тукландырабыз. Чи тирес куллану тыела, чөнки ул тамырларын яндырачак. Июльдә азот, калий фосфор бклән тукландыру сорала. Нитрофоска, азофоска кебек минераль ашламаларны кабында язылган инструкциясе буенча кулланабыз. Август аенда бары тик көл һәм суперфосфат эремәләрен катнаштырып тукландыру отышлы. Шушы рәвештә ашланган гладиолусларның сабаклары озын, ныклы, чәчәкләре эре, күп, җете төсләргә бай була.

Әгәр түтәлнең туфрагы уңдырышлы - кара, компост, черемә, көл кертеп ашланган булса, өстәмә тукландыруга ихтыяҗ булмый. Әмма безнеке кебек авыр балчыксыл ачы туфраклы бакчаларда, зур хезмәт куймыйча, уңышка ирешеп булмый. Гладиолусларның чәчәген кисеп алганда, сабагындагы яфракларын исән калдыру мөһим.Алар бүлбеләрне өлгертү өчен файдалы матдәләр эшләп чыгаралар.

Чәчәкләрне кискәннән соң 40 көн үткәч, бүлбеләрне казып алабыз.Аларны калган сабагы- яфрагы белән казып алып, коры җиләс урынга элеп куеп киптерәбез. Бу вакытта сабактагы, яфрактагы туклыклы матдәләр бүлбеләргә күчеп, аларны ныгыта. Кышкы саклауга куяр алдыннан сабагын 5-6 см калдырып кисеп, бүлбеләрен фунгицидта дезинфекцияләп, яхшылап киптереп, кат- кат кәгазьгә төреп, картон капларга тутырып, базга төшереп куябыз. Кайберәүләр “бәби”ләрен әниләреннән көз көне үк аерып ала. Шәхсән үзем бары тик яз көне генә, яшь бүлбеләрне кабыгыннан чистарткан вакытта гына, узган елгы “әнкә” бүлбесеннән аерып җыеп алам.Сортларга аерып, фунгицидта зарарсызландырып, биостимуляторда тотып, тукландырып, утырту өчен әзерлим. 

Хәмидә Гарипова,
Казан.
Фото: freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading