16+

Гөлчәчәк Фәтхулловадан гади генә бисквит

Дүрт йомырка, бер стакан (ярты стакан да җитә) шикәр комы, бер стакан он, бер чеметем ванилин

Гөлчәчәк Фәтхулловадан гади генә бисквит

Дүрт йомырка, бер стакан (ярты стакан да җитә) шикәр комы, бер стакан он, бер чеметем ванилин

Йомырканың агын сарысын­нан аерабыз. Агын миксер белән акрын гына күпертә башлыйбыз. Ак төскә керә баш­лагач, шикәр комын акрынлап кашыклап салабыз. Ап-ак төскә кергәнче, куерганчы-күпергәнче, бик яхшылап болгатабыз. Ак крем сыман бер масса хасил була. Аннары тугланган йомыр­ка сарысын йомырка агына кашыклап салып, миксер белән болгатуны дәвам итәбез. Массабызны яхшылап болгаткач, миксерны бер читкә алып куябыз. Ванилин һәм он өстәп, төерләре беткәнче, кашык белән сак кына астан өскә болгатабыз. Камырыбыз әзер. Табабызны майлыйбыз йә булмаса пергамент кәгазе җәеп, аның өстенә камырыбызны агызабыз. 200 градуслы кызган мичкә куеп, бисквитыбызны пешереп алабыз. Пешеп чыкканын шырпы белән тикшереп карыйбыз. Шырпы коры булса, бисквит пешкән дигән сүз. Алып суытып, тортлар, пирожныйлар ясыйбыз йә булмаса эретелгән шоколад белән бизәп, чәй янына бирәбез. Шунысын истә тотыгыз: газ мичен 25-30 минут ачмаска кирәк. Ни өчен дисәгез, аны ачкан очракта, бисквитыбыз күтәрелгән җирдән төшеп китәргә мөмкин. Бу рецептта чәй содасы, разрыхлитель салынмый.

Шәһри Казанга Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading