16+

Грекча балык

Әлеге җиңел һәм туклыклы ризык табыныгызның күрке булачак.

Грекча балык

Әлеге җиңел һәм туклыклы ризык табыныгызның күрке булачак.

Кирәкле ингредиентлар:

1. Теләсә нинди ак балык филесы (мисал өчен, тәрәч (треска) балыгы филесын алырга була) - 1 данә.

2. Помидор-1 данә

3. Сарымсак-2-3 тырнак.

4. Суган-1/4 өлеш,

5. Петрушка.

6. Каты сыр- 50-70 гр.

7. Тоз, борыч - тәм буенча.

8. Үсемлек мае - 2 аш кашыгы.

9. Каймак - 4 аш кашыгы.

Хәзерләү тәртибе:

Помидор һәм суганны вак кисәкләргә турыйбыз. Сарымсакны сытабыз. Петрушканы турыйбыз. Сырны угычтан уабыз. Барысын бергә  катнаштырабыз, тоз, борыч, каймак өстибез һәм бутыйбыз.

Балыкны юабыз, кәгазь сөлге белән корылатабыз яки киптерәбез, ике яктан гына тозлыйбыз. Табаны майлыйбыз. Сырлы яшелчә катнашмасын балыкның өстенә җәябез. Шуннан соң аны җылытылган мичкә, 35-40 минутка кадәр куябыз. Яшелчәләр янып китмәсен өчен, өстен фольга белән капларга була.

Табынга теләсә нинди гарнир белән чыгарырга мөмкин.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading