16+

Июльдә помидорларны ничек тукландырырга?

Июльдә помидорларны составында калий һәм фосфор булган ашламалар белән тукландыру таләп ителә.

Июльдә помидорларны ничек тукландырырга?

Июльдә помидорларны составында калий һәм фосфор булган ашламалар белән тукландыру таләп ителә.

Бу матдәләр уңышның зурлыгына һәм тәменә йогынты ясый.

Мисал өчен, суперфосфат (ике тапкыр арттырып та сибәргә була). 1 литр суда 2 аш кашыгы ашламаны эретегез.  Аннан шул эремәне 1:10 чагыштырмасында суга кушып сибәргә. 

Шулай ук 10 литр суда 15 гр калий монофосфаты эретеп, помидорларны тукландыралар.  Эремәне ике тапкыр, 2 атна аерма белән сибәргә. 
Әгәр туфракны селтеләндерергә кирәк икән, 0,1 процентлы концентрациясе саклап, калий сульфаты кулланыгыз. 

Агач көле дә яхшы булачак.  10 литр суга 1-2 стакан көл, 10 гр бор кислотасы,  5-10 мл йодны (5 процентлы) салып болгатырга һәм помидорларның төбенә сибәргә.

Флоксаларны ашлау ысулы
Флокс чәчәгенең аскы яфраклары вакытыннан алда корымасын һәм куак сезонга ике тапкыр чәчәк атсын өчен аны язган ук тукландырырга кирәк. Моны әле яфраклар чыга башлаганчы эшлиләр. 

Үсенте яшелләнә башлагач ук флоксларны 0,1 процентлы бор кислотасы белән эшкәртәләр. Моның өчен 1 чәй кашыгы сыек кислотаны 7 литр суда эретеп, флоксларга лейка белән сибәбез. 

Бу чәчәк әче туфрак яратмый. Шуңа аны җәй дәвамында кальций белән тукландырырга.

Җәй башында, әле флокс чәчәк атканчы, куакны сирәкләгез. Куак чәчәк атсын өчен 5-6 ботак булу да җитә. Начар чәчәк ата торган ботакларны төбеннән үк кисеп алыгыз. 

Ә инде куак чәчәккә бөреләнгәч,  аларга фосфор һәм калий таләп ителә. 
Көзге көне, ботакларны кискәннән соң, куакны кабат бор кислотасы белән эшкәртергә кирәк була.

Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading