Сезне кабактан үзем яратып әзерли торган ризыклар белән таныштырырга телим.
Төрле континентларда яшәүче, төрле милләт халыкларының кухнясына бергәләп күз салыйк әле. Күңелегезгә хуш килгәннәрен пешереп якыннарыгызны сыйларсыз, табыныгызны баетырсыз, ят рецептларга үз бәягезне бирерсез дигән өметтә калам.
Африкада яшәүче туарегларның төп ризыкларының берсе булган кабактан банан һәм лимон катыш әчкелтем татлы сок
Уртача зурлыктагы, 5-6 кг авырлыктагы өлгереп җиткән куе сары эчле кабакның кабыгын әрчеп, эчен алып, озынча кисәкләп турап, тирән эчле, калын төпле кәстрүлгә салабыз. 3 л салкын су өстибез. Кабак пешеп җитәрәк, 6 -7 данә эре банан турап салабыз. Кайнатып чыгарабыз. Блендерда издерәбез. Ярты кило шикәр комы өстибез. Ике лимонның кабыгын кырып, согын сыгып, йомшак эчлеген ваклап салабыз. Сокның сакланышын тәэмин итәр өчен, 20 гр (бер пачка) лимон кислотасы өстәргә ярый. Кәстерүлгә 9 л су өстибез. Кайнаганда күбеген җыя барабыз. Савыт төбенә утырмасын өчен, болгата-болгата пешереп җиткерәбез. Витаминлы әчкелтем татлы сокны стерильләштерелгән пыяла шешәләргә яки банкаларга тутырып, тимер капкачларын борып ябабыз. Юрган каплап суытабыз. Салкынча урында саклыйбыз.
Үзбәкчә пешерелгән специяле кабак
1-2 кг лы вак кабакның кабыгын әрчемичә, эчен алып, эре кисәкләргә бүләбез. Кабыгын аста калдырып, пергамент кәгазе җәелгән табага тезеп салабыз. Йомшагын тишкәләп, зәйтүн мае белән майлыйбыз. Һәр кисәккә өч-дүрт тамчы бәлзәмле серкә тамызып чыгабыз. Киптерелгән яки яңа шалфей, хуш исле борыч, вакланган мөшкәт чикләвеге, паприка сибәбез. 160 градус кайнарлыктагы газ мичендә егерме минут пешерәбез. Мичтән алып, тәменчә тоз сибеп җибәрәбез. Тагын 10 минут пешкәч, азиатлар яратып ашый торган хуш исле кабак әзер була.
Кабак эчендә пешерелгән җимешле-дөгеле әрмән пылавы
2,5-3 килограмлы кабакны юып, өске өлешен, диңгез йолдызы кебек итеп, чит-читләрен китекләп, бизәкләп кисеп алабыз. Эчлегеннән арындырабыз. Эченә сыер мае сылыйбыз, 100 мл сыек бал агызып, йомшагына сөртеп чыгабыз. 150 шәр грамм кара һәм сары йөземне, караҗимеш белән күрәгәне юып, 200 гр атланмай эретелгән майлы табада җиңелчә пешереп алабыз. Бер кырлы стакан озынча дөгене кат-кат юып, тоз кайнар сулы кәстрүлгә салып, талгын утлы плитә өстендә бүрттерәбез, әмма пешереп җиткермибез. Таралып торган дөгегә май сеңдерелгән җимешләрне һәм кырып алынган эчлекне өстәп, әйбәтләп болгатып, кабак эченә тутырабыз. Теләгән кеше вакланган әстерхан чикләвекләре дә өсти. Кабакның капкачын ябып, ике кат фольгага төреп, сулы тирән табага утыртабыз. 180 градус кайнарлыктагы газ мичендә ике сәгать пешерәбез. Саклык белән фольгасын ачып, тышкы яктан пычак очы белән тишкәләп карап, кабакның пешү дәрәҗәсен тикшерәбез. Пычак җиңел керсә, кабакны кызарту, артык дымын парга әйләндерү өчен, төрмичә генә, тагын ярты сәгатькә кайнар мичкә куябыз. Кабакны өлешләргә кисеп, йомшагын татлы эчлеге белән кушып ашыйбыз.
Адыгейча тарылы кабак боткасы
250-300 гр кабакны эре тишекле кыргычтан кырып, 1л кәҗә сөтенә салып, талгын утта пешерергә куябыз.1 стакан тары ярмасын юып салабыз. 3 аш кашыгы шикәр комы,1 бал калагы тоз өстәп, 20 минут пешерәбез. Боткага эретелгән атланмай сибеп ашыйбыз.
Төрекчә креветкалы кабак ашы
Берәр баш суган һәм сарымсакны ваклап турап, калын төпле кечкенә кәстрүлгә салып, үсемлек маенда алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз. 300 гр кабакны чистартып, уртача зурлыктагы ике-өч бәрәңгене әрчеп, шакмаклап турап кәстрүлгә салабыз.Яшелчәләр тулаем күмелерлек итеп су, тәменчә тоз, борыч сибеп, плитә өстенә пешерергә куябыз. 200 гр креветканы юып, тышчасын салдыргач, чамасын белеп кенә тоз, хуш исле тәмләткеч үләннәр: берәр чеметем кипкән мәтрүшкә, бөтнек, паприка, сарымсак өстәп, зәйтүн яки башка үсемлек маенда, табада кыздырып алабыз. Яшелчәләр пешеп җиткәч, блендерда издерәбез. 50 гр атланмай, ваклап туралган яшел суган һәм укроп, петрушка сибеп, пюре-ашны болгатабыз. Ашны тәлинкәләргә бүлгәч, өстенә кыздырылган креветкалар салып, табынга бирәбез. Мондый ашны диңгез буенда яшәүче халыклар, шул исәптән испаннар, итальяннар да яратып пешерә икән.
Хәмидә Гарипова. Казан
Фото: ru.freepik.com
Комментарийлар