Салкын кышта урамнан туңып кайтып кергәч, кофе, кайнар чәй эчеп җылынырга күнеккәнбез.
Кызганычка күрә, бик тәмле какаоның кадерен белүчеләр сирәк. Бәлки аның файдалы үзлекләрен белеп бетермәгәнгә генә, бу туклыклы продукт кулланучылар арасында киң таралмагандыр?
Әлеге эчемлекнең үзенчәлекле сыйфатлары белән якыннанрак танышу өчен, белгечләр фикерен тыңлау зыян итмәс. Табиб-физиотерапевт, диетолог Татьяна Пономарева какао турында шактый кызыклы, бай мәгълүмат бирә. “Натураль какао порошогы – катлаулы химик составлы продукт. Балансланган, тулыканлы азык продукты. Составының 10% ы – аксым, 14% ы – шикәрләр, 32% ы майлардан гыйбарәт. Кофе белән чәйнекенә караганда, кофеины азрак. Әмма организмга хәл кертүче, күзәнәкләр эшчәнлеген стимуллаштыручы теобромин матдәсенә бай. Какаода А, E, B, B2 витаминнары, организм өчен кирәкле микроэлементлар бар. 100 г балсыз коры какао порошогының азык кыйммәте - 232 ккал, 13,5 г - майлар, 19,6 г - аксым, 58 г - углеводлар, 35 г - азык җепселләре тәшкил итә”, -дип сөйли белгеч.
Туклыклы икәнлегенә төшендек. Файдалы үзлекләре нидән гыйбарәт соң? Шул сорауга җавап табып карыйк. Диетологлар фикеренчә, какаоның антиоксидантлык сыйфаты аның кадерен арттыра. Бу нәрсә дигән сүз? Составындагы актив табигый матдәләр – полифеноллар организм күзәнәкләрен әйләнә-тирә мохитның зарарлы тәэсиреннән саклыйлар. Күзәнәкләрнең картаю процессын акрынайта. Нибары 40 г коры какао порошогы куллану олы кеше организмының антиоксидантларга тәүлеклек ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә ала икән. Аз хәрәкәтләнүебез, дөрес тукланмавыбыз, ашаган ризыгыбызның, эчкән суыбызның, сулаган һаваның сыйфаты начар булуы аркасында, кан тамырлары стеналарына оершалар утыру куркынычы зур.
Канцерогеннар тәэсирендә канның куелыгы арта, тамырлар буйлап хәрәкәтчәнлеге кими. Какаодагы антиоксидантлар түбән тыгызлыклы липопротеиннарның күләмен киметергә сәләтле. Табиблар юкка гына йөрәк-кан тамырлары чирләреннән интегүчеләргә, аеруча кан басымы югары булган кешеләргә, атнага 3-4 мәртәбә какао эчәргә киңәш итми.
Бүгенге көндә кем белән генә аралашма, күңелләре боек, үз-үзләреннән яки башкалардан канәгатьсезлек хисе кичерүләре ярылып ята. Күпчелеге кызып китүчән, йокысызлыктан интегүчеләр аз түгел. Бирмингем университеты галимнәре, какао эчүне гадәткә керткән хезмәткәрләрнең баш мие капилляр стеналары чагыштырмача чиста, сыгылмалы булуын ачыклаган.
Ми күзәнәкләре кислород белән тиешенчә тукланганга, аларның уйлау, эш башкару сәләте активрак булган, башлары яхшырак эшләгән. Витаминнарга, минералларга, антиоксидантларга бай какаоны даими куллануның иммун системасын ныгытырга ярдәм итүе фәнни расланган.
Какаоның кандагы шикәр күләмен киметеп, диабетикларга ярдәм итә алуы турында ишеткәнегез бармы? Какое глюкоза эшләп чыгару күләмен көйләргә сәләтле икән. Бу очракта, аны шикәрсез эчү мәҗбүри. Бер сәер хәл күзәтелә: кешеләрнең кәефе төшсә, алар татлы ризыкка тартыла. Күбрәк ашаган саен, авырлык артуы сер түгел. Чамасын белеп эчкән какао, авырлыкны нормада тотарга булыша. Сере аның составындагы хромга бәйле, ул микроэлемент баллы ризыкка тартылуны киметергә сәләтле. Какао эчкәннән соң кәеф яхшыра. Стресс тудырган негатив хисләргә бирелү аркасында, артыгын ашауга юл куелмый.
Файдалы үзлекләре бихисап булган какао бөтен кешегә дә килешми. Әйтик, кемдәдер аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Ашказаны җәрәхәтеннән интеккән, ашказаны кислотасы ачылыгы югары булган кешеләргә, бу чирләрнең азынган чорында кулланмау хәерле. Организмда сидек кислотасын арттыруы сәбәпле, подаградан интегүчеләргә, нерв системасы бик нык ярсынып чирләгән кешеләргә аны эчәргә ярамый. Симез кешеләргә какаога бары тик майсыз сөт өстәп, шикәрсез эчү тиеш. Шәхсән үзем какаоны авыл сөте һәм бал белән эчәргә яратам. Чамасын белеп, пычак очына элеп кенә, корица, борыч, имбирь, кардамон, бөтнек, мелисса кебек аш тәмләткечләрнең берәрсен кушып җибәрсәм, хуш исе өйгә таралып, кәефне күтәрә.
Эксклюзив рецептлар да тәкъдим итәм.
№1: 1порция өчен, 3 аш кашыгы сыер яки кокос сөтенә, 3/4 стакан су, 3 данә кабыгы әрчелгән, төше алынган финики, 1 аш кашыгы какао порошогы, бер чеметем корица салып, блендерда әйбәтләп издергәч, әкрен утта кайнарлатабыз, әмма кайнатып чыгармыйбыз.
№2 1порция өчен, 1стакан сөтне кайнарлагач, 2 чәй калагы шикәр комы, 1 аш кашыгы какао порошогы, 1/2 чәй калагы ваниль экстракты, берәр чеметем тоз, корица, әче борыч (кайенский булса, әйбәтрәк) өстәп, әкрен утка куябыз.Туктаусыз болгата- болгата, кайнау хәленә җиткерәбез. Авыз пешмәслек хәлгә килгәнче суытканда, өстен томалап торабыз.
№3 1порция өчен, 1/2 стакан сөт белән 1/4 стакан сөт өстен акрын утта кайнарлыйбыз, кайнатып чыгармыйбыз. 30 г какао порошогы өстәп, болгата- болгата 2-3 минут ут өстенә тотабыз. 3 аш кашыгы бадәм чикләвеге (миндаль) ликеры, 1 аш кашыга шикәр комы яки бал, бер чеметем тоз өстәп, әйбәтләп болгаткач, әзер эчемлекне табынга куябыз.
Хәмидә Гарипова.Казан
Комментарийлар