16+

Карбыз үссен өчен 6 киңәш

Безнең киңлектә карбыз үстерү яңалык түгел. Әлеге бакча җимешенең уңышы зур булсын өчен берничә киңәшне истә тотыгыз. 

Карбыз үссен өчен 6 киңәш

Безнең киңлектә карбыз үстерү яңалык түгел. Әлеге бакча җимешенең уңышы зур булсын өчен берничә киңәшне истә тотыгыз. 

1. Иң элек дөрес сорт сайларга кирәк. Гибрид сортларга өстенлек бирегез. Алар тиз өлгерә, авыруларга, табигать шартларына чыдамрак була. 
2. Әгәр дә карбызны май уртасында ачык грунтка утыртсагыз, ул өлгермәскә мөмкин. Бу туфракның җылынып бетмәве белән бәйле. Шуңа да карбызны өйдә утыртып чыгару отышлырак. 
3. Утыртыр алдыннан орлыкларны 1-2 тәүлеккә юеш чүпрәккә төреп торырга. Һәр орлыкны аерым савытка чәчәргә кирәк. Савытның күләме 0,6-0,8 литрдан да ким булмаска тиеш. 

4. Үсентеләр чыгып, якынча 10 көн узганнан соң карбызны тукландырырга. Үсентегә суны күп, әмма еш сипмәскә. 8-10 көннән соң ашлауны кабатларга. 
5. Мөмкинлек булса, үсентеләрне парникка яисә теплицага чыгарырга кирәк. Бу карбыз мөмкин кадәр күбрәк яктылык җыйсын өчен кирәк. Ачык грунтка утырту өчен май азагы – июнь башы әйбәт. Үсентеләрне каплау мөкинлеге булса тагын да яхшы. Күчереп утыртыр алдыннан үсентеләрне 4-5 көн алдан аз-азлап ачык һавага чыгарып алыгыз. Әгәр төнлә температура +8...+10 грдустан ким булмаса, урамда калдырырга да ярый. 

6. Карбыз җылы ярата. Шуңа да үсентеләрне иң күп кояш төшә торган урынга утыртыгыз. Күчереп утыртып, карбыз үсеп киткәннән соң 8-10 көннән үсентеләрне ашларга кирәк. Моның өчен тавык тизәге яхшы булачак. 
 

Фото: https://www.freepik.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яза башлагач ,ник язып бетермисез ин кирэклесен, нэрсэ белэн тукландырасы, ашлыйсы, гел тавык тизэге мени?

    Мөһим

    loading