16+

«Карлыгач» торты әзерләү ЫСУЛЫ

Башта бисквит камырын пешерәбез. Өч йомырканың сарысына ярты стакан шикәр комы салып күпертәбез.

«Карлыгач» торты әзерләү ЫСУЛЫ

Башта бисквит камырын пешерәбез. Өч йомырканың сарысына ярты стакан шикәр комы салып күпертәбез.

Ике аш кашыгы көнбагыш мае, өч аш кашыгы каймак салып болгатабыз. Бер, бер ярым стакан онга көпшәкләгеч (разрыхлитель) өстәп, күпертелгән йомырка өстенә салабыз. Өч аш кашыгы кайнар суны әз-әзләп сала-сала болгатабыз. Табага пергамент кәгазе җәеп, камырны бушатабыз. Газ мичендә 15 минут тотып алабыз да өстенә туралган груша, әфлисун, алма кисәкләре сибәбез. Өч йомырка агы һәм шикәр комын миксер белән туглыйбыз да өстенә агызабыз. Туглап бетергәндә әз генә аш серкәсе тамызырга кирәк. 15-20 минутка газ миченә куябыз. Өсте кызаргач, шырпы белән тишкәлибез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading