16+

Хуҗабикәләр колагына! Катыкны яңа ысул белән оетабыз!

Даруханәдә сатыла торган препараттан катык шәп килеп чыга.

Хуҗабикәләр колагына! Катыкны яңа ысул белән оетабыз!

Даруханәдә сатыла торган препараттан катык шәп килеп чыга.

Әле дә интернет бар! Интернет булмаса, бу хәтле мәгълүматны каян табар идек икән?! Әйе, интернет күп вакытыбызны ала, әмма файдасы да күп бит. Интернет булмаса, катыкны яңа ысул белән оетып булганын каян белер идем?!

Сез дә сынап карагыз әле. Ә катыгы шәп килеп чыкты! Теге кибеттән каймак, катык алып, шуларны бутап оетканы түгел инде бу! Катыгын китеп аласың!

Эш барышы белән дә таныштырыйм. Сөтне ун минут чамасы кайнаттым һәм әзрәк суынгач (сөттә бармак пешмәслек булгач), даруханәдән сатып алган “Эвиталия”не ике-өч аш кашыгы сөттә сыеклатып куштым. Яхшылап болгаттым да одеялга әйбәтләп төреп, җылырак урынга ярты тәүлеккә куйдым. Көндезге уникедә куйган идем, икенче көнне иртәнге сигездә алып, ике сәгать суыкка куеп тордым.

“Эвиталия”нең кәгазенә барысы да аңлатып язылган. Язуында ике литр сөткә дигән, ә мин өч литр иттем, күбеген алырга дигән, ә мин алмадым! Аның бит инде бар тәме дә шул күбектә (Бәләкәй чакта, әби сөт кайнатканда, шул күбекне алып бирә иде. Аның тәмлелеге!).

Кызлар, бер авырлыгы да юк дисәм, бар икән, ярты тәүлек көтәргә кирәк. Минем төсле түземсез кешегә иң авыры шул булды. Түзмичә, вакытыннан алда ачып, тәмләп тә карадым. Шәп! Чын катык!

Резидә Фәйзуллина,
Фото: https://pixabay.com

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эвиталия 3 яшькэ кадэр балаларга ярамый бит , БАД бит ул

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кара түмгәк кисәге салсанда бик ьәмле катык була

      • аватар Без имени

        0

        0

        Икмәк

        • аватар Без имени

          0

          0

          Чупрэсез ржаной ипи БН ясадым ,сотне кызарганчы кайнаттыи , жылы гына соткэ салып ун сэг тоттым, кетертэп торга Катык, эбИлэребеэ, энилэребез катыгы

          Мөһим

          loading