16+

Кура җиләген кайчан, ничек кисәргә?

Кура җиләге үстермәгән бакчачы сирәктер. Хуш исле, искиткеч файдалы, авызда эреп китә торган сусыл җиләкләрне, җәй уртасыннан башлап, кар яуганчы сабагыннан өзеп ашыйсыбыз килсә, гади куралардан тыш, ремонтант сортларын да үстерергә кирәк.

Кура җиләген кайчан, ничек кисәргә?

Кура җиләге үстермәгән бакчачы сирәктер. Хуш исле, искиткеч файдалы, авызда эреп китә торган сусыл җиләкләрне, җәй уртасыннан башлап, кар яуганчы сабагыннан өзеп ашыйсыбыз килсә, гади куралардан тыш, ремонтант сортларын да үстерергә кирәк.

Бакчабызда кура җиләгенең кызылы, сарысы, иртә һәм уртача өлгерешле гадие һәм бер сезонда ике уңыш бирергә сәләтле ремонтант сортлары үсә. Ел саен әйбәт уңыш үстереп алу өчен, кураларны дөрес итеп кисү зарури. Гади кура җиләгенең быел уңыш биреп сөендергән карт сабакларын, август азагында төбеннән үк кисеп алып яндырабыз.

Әлеге гамәлебез, тамырдан чыгып, быелгы җәйдә тишелеп үскән яшь алмашка көз азагына чаклы ныгып калырга, ике еллык үсентеләрдән гөмбәчек чирләре йоктырмаска, карт сабакларга кереп оялаган корткычларга яшьләренә күченеп утырып, зыян сала башламаска мөмкинлек бирә. Гади кура җиләгенең уңышын берничә мәртәбә арттыру максатыннан, яшь үсентеләрнең буе 60-70 см га җиткәч, сабак очларын чеметеп өзеп чыгам.

Сабактагы яфрак төпләреннән 4-5 янсабак үсеп чыга.Киләсе язда шул янсабакчыкларның да очларын кыскартып кисәм. Янәдән янсабаклар формалаша. Һәр сабак учарлы куак рәвешенә керә. Иң мөһиме: уңыш бирүче күпсанлы вак ботакчыклар пәйда була. Болай формалаштырылган курада җиләкләр саны күп булудан тыш, уңыш бирү вакыты шактый озая. Иң әвәле уңыш очтагы ботакчыкларда өлгерсә, уңыш бирү сезонының азагына астагылары да татлы сусыл җимешләрен үстереп җиткерә. 

Ремонтант кура җиләгеннән бер җәйдә ике уңыш үстереп аласыбыз килсә, көзге уңышын җыйгач, аның сабагын яртылаш (иң эре бөресенә чаклы төшеп) кыскартып кисәбез. Үзем төрлечә сынап карадым. Безнең табигый шартларда, аңа икенче уңышын өлгертеп бетерергә вакыт бик аз кала. Каты кыраулар вакытында, өлгереп килүче җиләкләребез бозланып ката. Тулышып кызарырга, балланырга җитешмәгән ремонтант җиләкләргә ноябрьдә инде кар ява. Ботакларының җимешле сабакларын кисеп, өйгә алып кереп, сулы банкага утыртып куйсак, әкренләп кызарачаклар, билгеле. Әмма тәмнәре үзгә, сыйфаты мактанырлык түгел.

Җәй көне гади кура җиләкләребезнең мул уңышын да вакытында эшкәртеп, урнаштырып бетерер хәл юк. Аллага шөкер, чиләкләп җыябыз. Көн саен җыеп тормасаң, коелырга күп сорамыйлар. Бәлки гадиләре уңыш биреп туктагач, ремонтантлары дәвам итәрлек итеп эшләп караргадыр?- дигән фикергә килдем. Әлеге максатны күздә тотып, бер елны кара көздә ремонтант җиләкләремне төпләреннән үк кисеп алып яндырдым, җиләклекне ашлап, сугарып, мүлчәләп калдырдым. Икенче җәйдә ремонтант җиләкләрем август уртасында җимеш бирә башлады, сентябрьдә генә түгел, хәтта октябрьнең егерме бишләренә чаклы эре татлы сусыл җиләкләре белән туйганчы сыйландык. Ашарга да, сатарга да җитте.

Чагыштырып карадым, бу төрдәге кура җиләкләре уңышының күләме, сыйфаты аны сезонга бер генә мәртәбә өлгерткәндә мулрак һәм сыйфатлырак була икән. Үзләрендә җәй буе тупланган файдалы матдәләре белән тамырларын тукландырып өлгерсеннәр өчен, көз көне ремонтант сортларының сабакларын ашыгып кисмәвебез хәерле. Иң отышлысы ноябрьдә кисүдер, мөгаен. Ремонтант кура җиләген, сок хәрәкәте тукталганын көтмичә, иртәрәк киссәк, һава торышы җылы тору сәбәпле, киләсе сезонда уңыш бирергә тиешле сабакның бөреләре вакытсыз уянырга, калын кар капламы томаларга өлгермәгәнгә күрә, каты кырауларда, коры суыкларда зыян күрергә мөмкин. 

Тәҗрибә ясаган чагымда, бер еллык сабакны тамыр муентыгыннан кисү отышлырак икәненә инандым. Куакларны кискәндә исән калган 3-5 см лы төпләрдән күтәрелеп үсеп киткән ремонтант җиләк сабакларым, тамырдан чыгып үскәннәренә караганда нечкәрәк, уңышлары чагыштырмача азрак булды. Ике уңыш үстереп алырга ниятләп, ремонтант җиләк куакларын көздән бары тик кыскартып кына кисүнең бер өстенлеге бар.

Җимеш биргән, яфраклары коелган сабаклар көзге ачы җилләрдән, салкыннардан курыкмый, алар җиләклекне зыкы суыклардан саклар өчен, кар тотарга бик кулай. Ике еллык циклда үсүче куралар, язын тизрәк тернәкләнеп, җәен беренче уңышын иртәрәк бирә башласын өчен, апрельдә мүлчәләрен тырнап алып, ашлап, өсләренә дугалар куеп, агроспан белән капларга кирәк булачак. Ремонтант кура җиләкләр дә, башка куралар кебек, ачык, җылы кояшлы урында үсәргә ярата. Ярым күләгәле җирдәгеләренең сабаклары нечкәрәк, җиләкләре азрак, ваграк була. 

Хәмидә Гарипова. Казан.
Фото: https://freepik.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading