16+

Лимон төбенә йомырка пешкән су сибәм

Лимон төбенә ике атнага бер тапкыр бер бал кашыгы көл сибегез. Көл куркынычсыз ашлама да, корткычларга каршы нәтиҗәле чара да.

Лимон төбенә йомырка пешкән су сибәм

Лимон төбенә ике атнага бер тапкыр бер бал кашыгы көл сибегез. Көл куркынычсыз ашлама да, корткычларга каршы нәтиҗәле чара да.

Берничә көн элек лимон үстерүче Нәзимә апа Каюмова турында язган идек. Язма чыкты дип шалтыраткач, ул очрашкан вакытта каушап калдым бугай, лимонны тәрбияләп үстерү турында киңәшләр сорадыгыз, рәтләп әйтә дә белмәдем дип, телефон аша гына берничәсен әйтеп куйды. Сезгә дә аның киңәшләре кызык булыр дип уйлыйбыз.

Лимон төбенә ике атнага бер тапкыр бер бал кашыгы көл сибегез. Көл куркынычсыз ашлама да, корткычларга каршы нәтиҗәле чара да.

Авырулар булмасын өчен, лимон яфракларын кер сабыны белән юып алыгыз. Губканы сабынга ышкыйсың да, яфракның ике ягын да сөртеп аласың. Аннары чиста губка белән юып аласың.

Йомырка пешкән суны гөл төбенә сибегез.

Йомырка кабыгын юып, бер-ике көн киптерәм дә, куна тактасына куеп, уклау белән изәм. Шуны гөл төбенә сибәм. Йомырка кабыгы микроэлементларга, минералларга бай.

Нәзимә Каюмова турындагы язманы биредә укырга мөмкин: Утыз ел инде лимон сатып алганыбыз юк, яки бер ботактан башланган шөгыль

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading