16+

Утыз ел инде лимон сатып алганыбыз юк, яки бер ботактан башланган шөгыль

Казанда үз йортларында яшәүче Каюмовлар үзләре үстергән лимон белән генә чәй эчә. Ә лимон аларның теплицаларында бик күп булып үсә.

Утыз ел инде лимон сатып алганыбыз юк, яки бер ботактан башланган шөгыль

Казанда үз йортларында яшәүче Каюмовлар үзләре үстергән лимон белән генә чәй эчә. Ә лимон аларның теплицаларында бик күп булып үсә.

Нәзимә апа сырхауханәдә физиотерапия кабинетында шәфкать туташы булып эшләгән. Ярдәмчесе төшке аш вакытында чәй эчәргә лимон алып килә икән.

–  Гел бертөрле лимоннарны каян аласың дип сораган идем, әниләр үстерә, ди. Миңа да бер ботагын гына алып кил әле, дигәч, ул ботактан үсми бит, ди. Ә мин, әйтәм, үстерәм. Өч ботак алып килгән иде, шуның берсе чынлап та үсеп китте. Шуннан бирле өйдә тәрәзә төбендә гел лимон үстердек. Пенсиягә чыккач, вакыт иркен, өйдә зур чүлмәкләр тотарга урын да калмагач, уңайсыз да була башлагач, теплицага чыгардык. Ирем аны газ белән җылыта торган итеп көйләде. Быел кыш җылы килгәч, күпләп газ ягып та торасы булмады, – ди Нәзимә апа. 

Май аенда лимон чүлмәкләрен бакчага алып чыгалар. Көзгә кадәр алар шунда үсеп утыралар. 

– Лимон үстерүнең бер сере дә юк. Гади гөл үстергән кебек кенә. Кибеттән цитруслылар өчен дигән туфрак аласың. Үсентесе зурайган саен, дәүрәк чүлмәккә утыртасың. Мин артык зур чүлмәккә утыртып караган идем, анда үсеп китә алмый, ашыкмыйча, гел зуррак савытларга күчереп утыртырга кирәк икән. Суны кышын өч көнгә бер сибәм, ул артык җылы да, салкын да булмасын. Кар белән яңгыр суын да алып кереп куйгалыйм. Иң мөһиме – корткычлардан саклау. Щитовка дигән зарарлы бөҗәк ияләшсә, бик кыен. Аны тану читен түгел, яфраклары бал сылаган кебек була, – ди Нәзимә апа.  

Ул үстерә торган лимон Павловский сорты ди. Кибеттән кыйммәт бәягә берничә тапкыр башка сортларны да алып караганнар, әмма алар үсеп китә алмаган. 
Каюмовларның ике теплица. Көзгә керер алдыннан икенчесенә кыяр белән помидор үсентесе утырталар һәм алар кышка өлгерә дә. Тик быел помидор белән кыяр ашый алмаганнар, чөнки акканат дигән корткыч барлыкка килгән. Рәттән дүрт тапкыр утырттым, булмады, тәмәке тузаны да, сабын суы да, сарымсак суы да – нәрсә генә сибеп карамадым, һәр күренгән күбәләкне куып йөрдем, ниһаять, менә хәзер күренми башладылар, тагын бер кат утыртып карадым әле кыярларны, ди әңгәмәдәшем. 

Теплицада лимон белән бергә кызыл борыч һәм Бенджамин фикуслары да үсә. Шунда ук кечкенә чүлмәкләрдә роза үсентеләре утыра. 

– Җәй көне бакчадан керәсе дә килми, роза куакларына күмелә, аларын да ботактан үрчеттем, – ди Нәзимә апа.  

Аның тагын бер шөгыле – токымлы тавыклар үрчетү. Барысы тугыз төрле тавык. Голландская Хохлатая, Кучинский, хәтта Сталин һәм Пушкин токымлылары да бар. Загорская лососевая белән орпингтон дигәннәрен дә мактады Нәзимә апа. Соңгысы бройлер тавыклардан да зуррак булып үсә, ите дә күпкә тәмлерәк ди. Индоуткалар да үстерәләр булып чыкты. Казанда яшибез дип тормыйлар, сарыклар да тоталар икән.  

– Без бит авыл балалары, бакчасы да, терлеге дә булырга тиеш. Яшь вакытта балалар үстердек, менә хәзер чәчәкләр, яшелчәләр үстерәбез. Авылда унбиш сутый бакчабыз да бар әле. Анда да кайтып йөрибез, – ди Нәзимә апа.


 

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading