Балачакта һәм үсмерлек чорында дөнья безнең алда тез чүгәдер, хыяллар бер селтәнүдә тормышка ашар сыман тоела. Яши-яши, мәшәкатьләр колына әйләнеп, хыялларны ераграк почмакка илтеп куябыз... Күбесен шунда онытып та калдырабыз.
Тик хыялларсыз тормыш тонык була, барасы юллар да ашкындырмый башлый.
Әйдәгез бүген бергәләп хыялларга бирелеп алыйк әле. Аларны максатка әверелдереп, чынга ашыру юлларын табыйк.
Хыял-максатларга иң әйбәт дус – ул теләк. Сезнең теләгегез көчле һәм анык булсын. Бары шәхси максатларны гына без тормышка ашыра алабыз. Мәсәлән, якыныбыз урынына тәмәке тартуны ташлап та, бала өчен югары уку йортына кереп тә булмый. Димәк, максат бары сезгә кагылырга тиеш.
Хыялларыгыз зурдан булса да, максатларыгыз ваграк булса яхшырак. Мисал өчен, сез ай саен миллион сум табыш кертергә телисез, ди. Бүгенге көндә 20 мең хезмәт хакы аласыз. Киләсе масатыгыз 50%тан артмасын, ягъни 30 меңнән дә югарырак планка куйсагыз, баш миегез моңа ышанмаячак. Ә ышанычсыз максатка ирешү мөмкин түгел.
Максатларыгызны кәгазьгә күчергәнегез бармы? Юк икән, хатаны төзәтергә вакыт. Башта сакланган максат чүплектәге әйбер белән бер. Аннан тиз генә табып алам димә. Тапкан очракта да нинди хәлгә килүен чамалыйсыздыр. Кирәкле-кирәксез информация белән тулган баштан максатларны аерып алып язып кую – хыялларны чынга ашыруны тизләтүче чара.
Максатларыгызны бөтен нечкәлекләре белән языгыз. Әгәр сез автомобиль алырга телисез икән, машинаның маркасын, моделен, төсен төгәл күз алдына китерегез.
Моңа кадәр ирешмәгән уңышка ия булу өчен, моңарчы эшләмәгән эшләрне башкарырга туры киләчәк. Көндәлек тормышка үзгәрешләр кертми генә, максатка барып булмый. 5 кг ябыгырга дигән максат куйгансыз икән, гадәттәгечә камыр ризыкларын һәм шоколад-кәнфитләрне ашап яки диванда ятып кына, теләгән нәтиҗәгә ирешү мөмкин түгеллеген яхшы аңлыйсыздыр.
Куелган максатка ирешү өчен ниләр эшләргә кирәк? Пунктлап языгыз. Баскыч буйлап менгән кебек эзлеклелек булсын.
Һәр өлкәдә үз эшенең остасы була. Берәү генә дә түгел – бик күп. Андыйларга киңәш сорап барырга кыенсынмагыз. Кемдер серен чишәргә теләмәсә дә, киңәшләре, үзенең тәҗрибәсе белән рәхәтләнеп уртаклашучы, һичшиксез, табылачак.
Сезне артка сөйрәүчеләрдән, тискәре карашлы кешеләрдән ераграк торуыгыз хәерле. “Әллә нинди хыялларга бирелеп, вакытыңны әрәм иткәче, өчпочмагыңны пешер”, “тилереп йөрмә инде” ише үгетләүләрне тыңлаудан туктамасагыз, күзләрегездәге очкын сүнәргә бик мөмкин.
Үзегезне мактагыз, ирешкән нәтиҗәләрегезне искә төшерегез. “Мин булдырам”, “акча мине ярата һәм җиңел килә”, “уңышка һичшиксез ирешәчәкмен” кебек аффирмацияләр кулланыгыз. Шул вакытта үз-үзегезгә ышанычыгыз артыр.
Максатка барып җитүнең төгәл вакытын билгеләгез. Әгәр датасы булмаса, сүлпәнәячәксез һәм уңыш ерактагы йолдызга тиң булачак.
Шушы киңәшләр буенча эш йөртсәгез, максатыгыз коштай уч төбенә килеп кунуын сизми дә калырсыз. Уңышка ирешкәч, безгә дә бер хат салырсыз, килештекме?
Дания Нәгыйм
Фото: https://pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар