16+

Мандаринлы пирог әзерли беләсезме? (рецепт)

Үгез табында баллы ризыклар булганга да сөенәчәк икән. Кунаклар да канәгать калачак.

Үгез табында баллы ризыклар булганга да сөенәчәк икән. Кунаклар да канәгать калачак.

Яңа ел мандариннар чоры бит әле. “Без бергә” газетасы редакциясе бик тәмле мандаринлы пирог рецепты тәкъдим итә. Аның белән чәй эчкәч, кунаклар мактап туймаячак үзегезне!

Кирәк булачак:
Йомырка – 4 данә
Шикәр комы – 180 гр
Сөт –150 мл
Үсемлек мае – 100 мл
Он – 300 гр
Күперткеч – 10 гр
Мандарин – 8 данә

Әзерләү:
Башта йомырка белән шикәрне куерганчы туглыйбыз. Сөт белән май өстәп, туглауны дәвам итәбез. Акрын гына он һәм күперткеч салып, камыр ясыйбыз.
Мандариннарны чистартып, урталай бүләбез. Форманы майлап, мандариннарны тезәбез һәм өстенә камыр агызабыз.
180 °С җылытылган мичтә якынча 40-45 минут пешерәбез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading