Миләүшә чәчәгенә күз төшеп, таныш-белешләр үзләре күрмәгәндә яфрагын алып кайтып утырту гадәте бар.
Әмма ул яфрактан тиз генә китәргә ашыкмый. Аның без белеп бетермәгән сере бар икән:
Яфракны кайнатып суытылган суга гына тыгалар.
Ул утыртыласы туфрак йомшак булырга тиеш, аңа төрле ашламалар кушылмавы хәерле.
Яфракны бик тирән утыртмагыз.
Туфракка утыртыласы яфракның тамырчыклары 1-1,5 сантиметрга җиткән булуы шарт.
Яшь миләүшә үсентесен 5 см, ә чәчәк атканын 7-8 см диаметрлы чүлмәккә утыртыгыз.
Ана яфрактан үсеп чыккан ботакчык төп яфракның 3/1 өлешенә җиткәч, үсентене күчереп утыртырга ярый.
Миләүшә гөле җиләс урынны яратмый.
Фото: freepik.com
Комментарийлар