16+

Казанда «Мәрхәмәтле Татарстан» IV республика форумы узачак

2026 елның 4–5 декабрендә узачак.

2026 елның 4–5 декабрендә узачак.

Чарада 2 меңгә якын кеше – волонтерлар, иҗтимагый оешмалар, хакимият органнары һәм бизнес вәкилләре катнашыр дип көтелә. Форумның төп темаларының берсе – Татарстанда иреклелек хәрәкәтенең 20 еллыгы. Катнашучыларны ике көн дәвамында бай эшлекле, мәгариф һәм мәдәни программа, практик дәресләр, күргәзмәләр көтә.

Очрашуларда волонтерлык эшчәнлегенең көндәлек кораллары, яңа күнекмәләр үзләштерү, иреклеләр бергәлеген үстерү һәм актуаль мәсьәләләрне хәл итү юллары турында фикер алышачаклар.

Форумда тәҗрибәле волонтерлар гына түгел, ә җәмгыятькә файда китерергә һәм иреклеләр хәрәкәтенә кушылырга теләүчеләр дә катнаша ала.

Чара кысаларында бүләкләү тантанасы да узачак. Анда иреклеләр өлкәсендәге казанышлары өчен Татарстан Республикасы Рәисенең «Мәрхәмәтле Татарстан» премиясе, шулай ук мактау билгеләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырылачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading