Мошенниклар еш кына полиция хезмәткәрләре яисә банк хезмәткәрләре “буларак” шалтырата.
Югары Икътисад мәктәбе финансисты Евгений Коган моның чынлыкта да шулаймы икәнен ачыклау өчен бер сорау җитә, ди. Сезгә шалтыраткан кешедән: “Мин сезгә кире ничек шалтырата алам?” – дип сорарга киңәш итә ул. Мошенниклар шунда ук җаваптан кача башлый.
Шуны да онытмагыз: полиция хезмәткәрләре, тикшерү органнары зыян күрүчеләрне яисә шикләнелүче затларны үзләренә повестка белән генә чакырта. Ә Үзәк банк хезмәткәрләре, җайга салучы орган вәкилләре буларак, гади гражданнарга бөтенләй дә шалтыратмый, дип кисәтә Евгений Коган.
Фото: https://www.freepik.com/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар