16+

Мотоблок: масса эшкә бәйлеме?

Мотоблок күптән инде авыл халкының алыштыргысыз ярдәмчесенә әверелде.

Мотоблок: масса эшкә бәйлеме?

Мотоблок күптән инде авыл халкының алыштыргысыз ярдәмчесенә әверелде.

Дөрес, хәзер бакча эшкәртү өлкәсендә ир-ат җилкәсенә күбрәк йөк төшә. Ни дисәң дә әлеге техниканы эшкә җигәр өчен көч кирәк. Мотоблок ярдәмендә җирнең өске катламын эшкәртергә, буразналар ярырга, бәрәңге утыртырга һәм уңышын җыярга, ашлама кертергә, чүп үләннәрен вакларга, йөк ташырга, территорияне кардан чистартырга, газонны чабарга, печән әзерләргә мөмкин.

Мотоблок үзенең авырлыгына бәйле рәвештә классларга бүленә. 80 кг кадәр булган мотоблоклар 5-7 ат көченә ия. Алар җир өслеген 85 см кадәр “колачлый”. Мондый мотоблок 10-40 сутый җире булганнарга туры килә.

Уртача авырлыктагы мотоблоклар 80-120 кг чамасы була. Аларның ат көче  6,5тән 9 га кадәр. Мондый класслы мотоблок бер йөргәндә 1 метр киңлектәге җирне эшкәртә һәм 40 сутыйдан 1 гектарга кадәр кишәрлекләр өчен яхшы санала.

Авыр класслы мотоблоклар массасы 120-180 кг гыйбарәт. Мондый көчле техника 1-4 гектар мәйданны эшкәртә ала, чөнки ул 9-17 ат көченә ия. Берьюлы авыр мотоблок 135 см территорияне эшкәртеп барырга сәләтле.
Белгечләр мотоблок сайлаганда аның функциональлегенә һәм запас частьләренең сату базарында булуына да игътибар итәргә киңәш итә.

Фото нейрочелтәр ярдәмендә ясалды

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading