16+

Әниләр пешергән ризык тәмле

Әнием пешергән ризыкның тәме күңелемдә гомер буе саклана. Хәтеремдә: шулай бер елны авылдан ике чакрымдагы чиялек елгасы буенда тары бик уңды. Әни шуннан кабак белән кушып бәлешләр пешерә. Көнбагыш, киндер орлыгыннан май да чыгара иде әле. Аны ничек эшләде, хәтердә калмаган. Бер елны мин салкын тидереп авырып киттем. Әни 50...

Әниләр пешергән ризык тәмле

Әнием пешергән ризыкның тәме күңелемдә гомер буе саклана. Хәтеремдә: шулай бер елны авылдан ике чакрымдагы чиялек елгасы буенда тары бик уңды. Әни шуннан кабак белән кушып бәлешләр пешерә. Көнбагыш, киндер орлыгыннан май да чыгара иде әле. Аны ничек эшләде, хәтердә калмаган. Бер елны мин салкын тидереп авырып киттем. Әни 50...

Әнием пешергән ризыкның тәме күңелемдә гомер буе саклана. Хәтеремдә: шулай бер елны авылдан ике чакрымдагы чиялек елгасы буенда тары бик уңды. Әни шуннан кабак белән кушып бәлешләр пешерә. Көнбагыш, киндер орлыгыннан май да чыгара иде әле. Аны ничек эшләде, хәтердә калмаган. Бер елны мин салкын тидереп авырып киттем. Әни 50 күкәйнең сарысыннан бер стакан май чыгарды. Шуны көнгә 3 мәртәбә берәр чәй кашыгы ач карынга эчкәч, савыктым бит. Әнинең тагын бер тәмле ризык пешерүе истә. Ул солы кесәлен бик оста ясый иде. Без, олыраклар, 3-4 кг солыны кул тегермәне белән тарттырып бирәбез. Әни аны ипи чүпрәсе белән кушып, 7-8 сәгать әчетә. Аннан юкә иләктән сыгып сөтен чыгара. Казанда гел болгатып торып куерганчы кайната. Аннары сосып суыта. Каты хәлгә килгәч, сөткә манып ашыйсың. Туклыклы да, файдалы да ризык ул кесәл. Калганын кар базына төшереп куя, ул әле 3-4 көн ашарга җитә иде. Менә шулай безнең әниләрнең белмәгән эше, пешермәгән ризыгы юк иде. Хәзер андый ризыкны авылда пешерүче юк диярлек инде. Ә шәһәрдәге хәзерге буын аның нәрсә икәнен дә белми.
Әнине искә алып, сеңлем, мин кайткач, һәр елны электр тегермәнендә солы чыгарып, шул кесәлне пешерә иде. Әле 60 нчы елларда Казанның татар ашлары йортында данлыклы баш пешекче Юныс Әхмәтҗанов та әзерли иде ул солы кесәлен. Без шунда кереп сыйланып чыга идек. Әнидән өйрәнеп калган буенча мин аны хәзер үзем дә геркулестан пешергәлим әле. Ул болай эшләнә: 3 стакан геркулесны җылы суда 15 гр юеш чүпрә, 1 аш кашыгы шикәр комы салып 7 сәгать әчетәм. Аннан тукмак белән төеп, сыгып сөтен чыгарам, бераз су өстәп тагын сыгам, 1,5 литр сөт чыга. Шуннан чама белән тозын салып, болгатып торып куерганчы пешерәм. Савытларга салып суыткач, шулай ук сөткә манып ашыйсың. Бик тәмле ризык килеп чыга. Аны җәмәгатем Хәсибә дә бик яратып ашый иде. Син моны ничек булдырасың дип гаҗәпләнә иде. Менә шулай төрле ризыкларда да безнең милләтебезнең тормышы, яшәеше, тарихы чагылыш таба бит. Сез дә сынап пешереп карагыз, бер тәмен белеп алсагыз, көндәлек ризыкка әйләнеп китәр. Ул шулай ук диетик азыклар рәтенә дә керә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading