16+

Нинди культураны кайчан чәчәргә?

Бакчачылар сарымсакны көздән утыртып калдыруга күнеккән, моны гадәти хәлгә саныйлар.

Нинди культураны кайчан чәчәргә?

Бакчачылар сарымсакны көздән утыртып калдыруга күнеккән, моны гадәти хәлгә саныйлар.

Бакча күршеләремнең кайберләре чемчек суганны көздән утыртуыма сәерсенеп карыйлар. Кишер, укроп, кинза, петрушка, кайбер чәчәк орлыкларын, алдан казып, ашлап куйган түтәлләрнең буразначылары өсте бозланып каткач чәчеп, өсләренә коры туфрак сибеп чыгуымны гомумән мәгънәсез эшкә саныйлар. 

Кышка каршы чәчеп калдыруның хикмәтләренә төшенмәгәнгә күрә генә, минем үрнәкне өлге итеп алмыйлардыр, мөгаен. Көзнең соңгы аена аяк басар алдыннан кайсыбер яшелчәләрне, тәмләткеч үләннәрне салкын җиргә чәчеп калдыруның өстенлекләре шактый күп. Беренчедән, яз көне эшләр шулчаклы күп була ки, кишәрлегеңә тәүге мәртәбә аяк баскач, кайсына тотынырга белмисең. Көләч яз кояшының җылы нурлары туфракның өске катламын җебетсә дә, әлегә туң калын, җир суык һәм юеш булганга күрә, якын арада чәчүгә керешеп булмавы сер түгел. Кышка каршы чәчеп калдырганда, орлыклар туфракта табигый стратификация үтеп, чыныга, чирләргә каршы торучанлык сыйфатларына ия була. 

Көздән утыртылган сарымсак белән суган, бу фасылда тишелмиләр, әмма чын суыклар башланганчы, ике- өч атна вакыт эчендә тамыр җибәреп калырга өлгерәләр. Көзге яңгырлар, шифалы кар сулары белән туенган туфракта, иртә язда уянып, җир кардан ачылганчы ук үсәргә керешәләр. Әлеге шартлар кышка каршы чәчеп калдырылган орлыкларның тишелешенә, үсемлекләрнең киләчәктәге үсешенә уңай тәэсир итә. Язын утыртылган-чәчелгән, яңа гына тишелеп чыккан яшелчәләрнең, тәмләткеч үләннәрнең нәзберек сусыл сабакларына, нәфис яфракларына ач тамаклы корткычлар өере ябырылучан. Корткычлар яшеренгән урыннарыннан уянып чыкканчы, кышка каршы чәчелгәнгә күрә, иртә язда ук тишелеп чыккан үсемлекләрнең сабаклары бу вакытка шактый ук ныгып, калынаеп, яфраклары ныгып өлгерә, шунлыктан сутларын суыручы корткычларга бирешмиләр. Нәтиҗәдә уңыш мулрак була, яшелчәләр ике-өч, аш тәмләткечләрнең кайберләре хәтта өч- дүрт атнага иртәрәк өлгерә. 

Көздән утыртылган суган-сарымсакның уңышы язгыларыннан иртәрәк җыеп алынган түтәлләрдә бер сезонга берничә уңыш үстереп алу мөмкинлеге туа. Әйтик, түтәлләренең туфрагын баету, зарарсызландыру, стуктурасын яхшырту-көпшәкләндерү максатыннан, сидератлар чәчеп үстереп алабыз. Август азагы-сентябрь башында бакча җиләгенең яшь үсентеләрен күчерү өчен менә дигән түтәлләр әзер була. Кайберәүләр мондый түтәлләргә иртә өлгерешле бәрәңге утыртып куя. Октябрь азагына уңышы өлгереп җитә. Руккола, салат, шпинат кебек бер ай эчендә уңышын өлгертә алучы тәмләткечләрне чәчеп үстерергә дә кулай ул җәй уртасында бушаган түтәлләр. Дайкон, торма, редис, Пекин кәбестәсен сезонга ике мәртәбә чәчеп үстерү отышлы. Мондый кыска көн үсемлекләрен июльнең икенче яртысында бушаган түтәлләргә чәчү отышлы. Корткычларга бирешмиләр, көзге яңгыр суларына туенып, мул уңышлары белән сөендерәләр. Кышын әйбәт сакланалар. Үткән җәйдә суганнан бушаган түтәлләрнең берсенә петрушка, икенчесенә укроп чәчкән идем. Сусыл, хуш исле тәмләткечләремнең уңышын көз дәвамында җыеп рәхәтләндем. 

Кышка каршы кайсы культураларны чәчеп калдырырга ярый? – дигән урынлы сорау туа. Борщ пешергәндә кулланыла торган суган, сарымсак, кишер, чөгендер, яшел тәмләткечләрне бер дә шикләнмичә чәчә алабыз. Орлыкларын, бүлбеләрен сатып алганда кабындагы язуын игътибар белән укырга онытмагыз. Һәр сорт та салкынга чыдам түгел, тишелмәскә мөмкиннәр. Шулай ук кыска көн культуралары - редис, дайкон, гәрәнкә, шалкан, торманы көздән чәчеп калдыруыбыз - хәерле гамәл. Аш һәм чәй тәмләткеч үлән орлыкларын да курыкмыйча чәчә алабыз. Югарыда санап узылган культураларның иртә өлгерешлеләрен кышка каршы чәчү отышлы түгел, начар тишеләчәкләр, уңышы сөендермәс. Ә уртача, уртача-соң һәм соң өлгерешлеләре безне кыен хәлдә калдырмаячак. Суганчаларны алдан чылатмыйбыз, орлыкларны бары тик коры килеш чәчәбез. Көздән чәчкәндә орлыкларны гадәттәгедән күбрәк итеп алабыз. Чирле, хәлсез, өлгереп җитмәгәннәре, кырыс шартларда табигый сайланышны уза алмаганга күрә, тишелмәячәк. Шәхсән үзем суган чемчеген көздән тыгызрак итеп утыртам. Аның диаметры 1 см дан киңрәкләре, эреләре кышын өшеячәк, кайберләре тишелсә дә, уклар җибәрәчәк. Шунлыктан эре баш суган үстермәячәк. Кайбер елларда чемчекләремнең барысы диярлек тишелә. Аларны язгы витаминнар кытлыгы чорында рәхәтләнеп сирәкләп ашыйбыз, салатларга кушабыз, беренче-икенче ашларга турап салабыз. 

Күпләрне нәрсәне кайчан чәчәргә? – дигән урынлы сорау борчый. Сарымсакны сентябрьнең соңгы атнасыннан башлап октябрь уртасына чаклы утыртып куеп, көннәр суына төшкәч, калын итеп мүлчәләп калдыра идек. Быелгы  табигатьнең җылылык буенча сюрпризлар күрсәтүе сәбәпле, срокларны беркадәр соңгарак күчерергә туры килде. Суган чемчекләре сарымсактан ун-унике көнгә соңрак утыртыла, буразначыклар сарымсакныкына караганда саерак сызыла. Өшемәсеннәр өчен, түтәлләрнең өстен бик әйбәтләп мүлчәләп калдырабыз. Моңа коелган яфраклар, торф, черемә кебек табигый материаллар кулланабыз. Орлыкларны көннәр суытып, җир өсте беркадәр катып киткәч утырту зарури. Җылы вакытта казып, ашлап, буразначыклар сызып калдырылган түтәлләргә, орлыкларны гадәти нормадагыннан күбрәк итеп чәчеп чыккач, өсләренә алдан әзерләп куелган коры (!) туфрак сибеп чыгабыз, мүлчәлибез. Күргәнегезчә, көздән чәчүнең бакчачыны сөендерерлек өстенлекләре,  хикмәтләре күп.          

Хәмидә Гарипова. Казан 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading