16+

Ончыл чыкны ничек бетерергә?

Бу чиргә бакча җиләге, карлыган, крыжовник, виноград кебек җиләк- җимешләр, кабак, ташкабак, кыяр кебек яшелчәләр, флокс, дельфиниум, роза, барбарис кебек чәчәкләр бирешә.

Ончыл чыкны ничек бетерергә?

Бу чиргә бакча җиләге, карлыган, крыжовник, виноград кебек җиләк- җимешләр, кабак, ташкабак, кыяр кебек яшелчәләр, флокс, дельфиниум, роза, барбарис кебек чәчәкләр бирешә.

Яшелчәләр, җиләк-җимешләр чәчәк атканда, уңышы өлгергәндә, хәтта аларны җыеп алгач, үсемлекләргә ончыл чык төшәргә мөмкин. 

Әлеге чир килеп чыгып, уңышны һәлак итмәсен өчен, беренче чиратта, үсемлекләрнең тыгыз утыртылмавы, куаклар, ботаклар, сабаклар арасына кояш нурлары төшүе, җылы җил уйнавы мөһим. Димәк, сирәкләүдән курыкмаска кирәк.

Чирне алдан кисәтү һәм килеп чыккан очракта үсемлекләрне тиешенчә дәвалап, уңышны коткарып калуның ысуллары күп төрле. Әлеге максатта синтетик пестицидлар, биопрепаратлар, үзебез әзерләгән сыек ашламалар, көл төнәтмәләре, үлән ачыткылары кулланып була. 

Бакча җиләгенә, карлыганга, крыжовникка, виноградка ончыл чык төшкән очракта, алар чәчәк аткан чордан алып уңышлары өлгергәнче 10-12 көн интервал белән 3-4 мәртәбә, уңышын җыеп алгач, тагын шул чаклы үсемлекләр өстенә ончыл чыкны юк итә торган препаратлар бөркергә кирәк булачак. 
Декоратив үсемлекләрне бу чирдән коткару өчен, июнь азагыннан башлап, көзгә кергәнче ике атнага бер мәртәбә эшкәртеп тору сорала. 
Яшелчәләр чирләгәндә, беренче җимешләре өлгерә башлаганнан алып, үсемлекләрнең өсләренә, югарыда аталган тәртиптә, кешеләргә зыян салмый торган биопрепаратлар бөркеп торырга туры киләчәк. Әлеге максаттан печән таякчыгыннан ясалган “Бактоген”, “Антилус”, “Гамаир”, “Алирин” препаратлары инструкциядә күрсәтелгән дозаларда бөркеп сибелә. 

Үләннәрне ачытып үзебез ясаган сыек ашламаларны 1:10 нисбәтендә су белән сыеклап сибү зарури. Әлеге рецептны үсемлекләрне тукландырган, түтәлләрне башка бактериаль биопрепаратлар белән эшкәрткән чакта да кулланып була. Болардан тыш “Гелиос”, “Флорис”, “Немацид КС”, “Гулливер”, “Стимул”, “Корнеплюс”, “Титаниум”, “Аидис” псевдомоналары да ончыл чыкка каршы көрәшә ала. 

Әгәр компостны ачытып, сыек ашлама ясап, үсемлекләр өстенә бөркергә җыенсак, әүвәле аны сөзеп, 1:10 нисбәтендә су белән сыеклап кулланырга туры киләчәк. Бу состав ашламалар һәм биопрепаратлар белән яраша, үсемлекләргә зыян салмый. 

Ончыл чыкка каршы көрәшкәндә, эремчек суын (сыворотканы) яки майсыз кефирны 1:10 нисбәтендә су белән сыеклап бөркү отышлы. Ончык чык чире бик нык азынган очракта, сабынлы-майлы эмульсия белән эшкәртү уңай нәтиҗә бирә. Моның өчен 100-200 г хуҗалык сабынын кырып, 1 л суда эретеп, яки шулчаклы сыек яшел сабынны 1 литр суга салгач, шуңа 100-200 г үсемлек маен аз-азлап агызып, эремәне яхшылап болгатабыз, 10 л суга салып сыеклыйбыз. Бу состав пәрәвез талпанына каршы көрәшкәндә дә уңай нәтиҗә бирә. Әгәр сабын эремәсенә кушылачак сыек майны ылыста төнәткән булсак, нәтиҗәлелеге берничә мәртәбә арта. 2-3 литр утын көлен 10 л суга салып болгатып, бер тәүлек төнәтеп сөзгәч, 50 г кырып эретелгән хуҗалык сабыны яки сыек яшел сабын өстәп җибәрсәк, ончыл чыкка каршы көрәшә торган бер дигән табигый препарат әзер була. Шунысын онытмыйк: аны ашламалар һәм биопрепаратлар белән бер үк вакытта куллану тыела. 

Күкерт катнаштырып ясалган “Тиовит Дже”т, “ПСК”, “ПФК”, “Лерос” препаратларын инструкция кушканча кулланганда, ончыл чыктан тыш, пәрәвез талпаны да юк ителә. Бу катнашманы крыжовникка сибәргә ярамый! Аны ашламалар һәм биопрепаратлар белән бер үк вакытта куллану тыела. Бакчачылар ончылчыкка каршы көрәшкәндә аш содасы кулланырга күнеккән, ни сәбәпледер, кайбер белгечләр моны катгый тыя.

Хәмидә Гарипова,
Казан.
Фото: https://www.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading