16+

Пәлтәмне юдым!..

Көннәр, ниһаять, җылытты. Өстемдәге пәлтәне салып, җиңелрәк киемгә күчтем. Киләсе көзгә кадәр ул әле шкафта эленеп торачак. Ә юк, шкафка алып куйганчы, аны бер кат күздән кичереп чыгарга кирәк. Ачык төстәге пәлтәм, киеп йөрергә бик матур булса да, тиз пычрана. Химчисткага биреп тә чистарттырып була анысы. Тик ул арзан хезмәт...

Пәлтәмне юдым!..

Көннәр, ниһаять, җылытты. Өстемдәге пәлтәне салып, җиңелрәк киемгә күчтем. Киләсе көзгә кадәр ул әле шкафта эленеп торачак. Ә юк, шкафка алып куйганчы, аны бер кат күздән кичереп чыгарга кирәк. Ачык төстәге пәлтәм, киеп йөрергә бик матур булса да, тиз пычрана. Химчисткага биреп тә чистарттырып була анысы. Тик ул арзан хезмәт...

Көннәр, ниһаять, җылытты. Өстемдәге пәлтәне салып, җиңелрәк киемгә күчтем. Киләсе көзгә кадәр ул әле шкафта эленеп торачак. Ә юк, шкафка алып куйганчы, аны бер кат күздән кичереп чыгарга кирәк. Ачык төстәге пәлтәм, киеп йөрергә бик матур булса да, тиз пычрана. Химчисткага биреп тә чистарттырып була анысы. Тик ул арзан хезмәт түгел, тагын нинди хәлдә кайтарып бирәләр бит әле. Уйлап-уйлап тордым да пәлтәмне үзем юып карарга булдым. Ә аңарчы интернетка кереп, аны ничек юарга кирәклеге турында укыдым.
«Иң элек пәлтә белән тәҗрибә үткәреп карарга кирәк. Моның өчен кул астында гына шул ук материалдан булган бер кисәк алыгыз. Аны юып карагач, төсе үзгәрмәдеме, утырмадымы, - шуңа игътибар итегез. Андый материал кисәге табылмаса, пәлтәнең эчке ягын юып карагыз». Кызганыч, кул астында пәлтәм материалы төслесе юк... «Кер юу машинасына тыгарга уйласагыз, аның иң куркынычсыз режимын сайлагыз. Шулай ук аны сыкмаска да кирәк. Юганнан соң, элгечкә элеп, киптерегез. Аннары берничә катлы марля аркылы сак кына үтүкләгез». Кер юу машинам да юк... «Пәлтәне кул белән юу ышанычлырак санала». Мин шулай иттем дә: ваннага җылы су агызгач, төймәләрен каптырып, җайлап кына пәлтәмне шунда сузып салдым. Әйтергә онытып торам, суга табак-савыт юа торган сыекча өстәдем. Артык каты булмаган щетка алып, шуның белән пәлтә йоны (ворс) юнәлешендә сак кына чистарттым. Аннары элгечкә элеп, душ ярдәмендә чайкаттым. Суы агып беткәнне көттем дә балконга чыгарып элдем. Ике көн буе кояшта кипкәч, шкафка алып куйдым. Хәтта үтүкләп тә тормадым.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading