16+

Паспортка никах, балалар һәм кан төркеме турында тамга кертеп була

Эчке эшләр министрлыгы паспортка гражданин теләге буенча нинди мәгълүматлар өстәргә мөмкин икәнен аңлатты.

Эчке эшләр министрлыгы паспортка гражданин теләге буенча нинди мәгълүматлар өстәргә мөмкин икәнен аңлатты.

Россия гражданины паспортына теләк буенча алты төрле өстәмә тамга кертелергә мөмкин.

Алар арасында:

  • никахны теркәү һәм өзү турында мәгълүмат;

  • 14 яшькә кадәрге балалар турында белешмә;

  • элек бирелгән паспортлар турында мәгълүмат;

  • Россиядән читтә шәхесне раслаучы төп документлар турындагы белешмә.

Моннан тыш, паспортка башка оешмалар да мәҗбүри булмаган тамгалар кертә ала. Мәсәлән, медицина оешмалары — кан төркеме турында, ә салым органнары — гражданин турындагы бердәм федераль мәгълүмат регистрында язма булуы хакында билге куя ала.

Ә менә яшәү урыны буенча теркәлү һәм хәрби бурычка мөнәсәбәт турындагы тамгалар паспортта мәҗбүри рәвештә күрсәтелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading