16+

Картаймас өчен күпме йокларга? Галимнәр «алтын урталык»ны ачыклаган

Колумбия университеты галимнәре йокы озынлыгы белән организмның биологик картаюы арасындагы бәйләнешне өйрәнгән.

Колумбия университеты галимнәре йокы озынлыгы белән организмның биологик картаюы арасындагы бәйләнешне өйрәнгән.

Алар Британия Биобанкындагы ярты миллионга якын кешенең мәгълүматларын анализлаган.

Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, организм өчен иң уңайлы йокы дәвамлылыгы төнгә 6,4–7,8 сәгать тирәсе булган. Йокының артык кыска яки артык озын булуы баш мие, йөрәк, үпкә һәм иммун системасы картаюының тизрәк баруы белән бәйле.

Галимнәр шулай да бу нәтиҗәләр сәбәпне түгел, ә бәйләнешне күрсәтүен искәртә. Ягъни гадәти булмаган йокы дәвамлылыгы кешедә инде булган сәламәтлек проблемалары белән дә бәйле булырга мөмкин.

Тикшеренүчеләр йокы җитмәүнең депрессия симптомнары белән дә бәйләнешен ачыклаган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading