16+

Шоколадны ачкач плитәне сындырганда “шырт” иткән тавыш чыгарга тиеш

Составында арзанлы компонентлар булганы сындырганда “тавыш” чыгармый Какао бәяләре соңгы айларда рекорд куя. Хәзер какаоның тоннасы 3,5 мең доллар тәшкил итә.

Шоколадны ачкач плитәне сындырганда “шырт” иткән тавыш чыгарга тиеш

Составында арзанлы компонентлар булганы сындырганда “тавыш” чыгармый Какао бәяләре соңгы айларда рекорд куя. Хәзер какаоның тоннасы 3,5 мең доллар тәшкил итә.

Белгечләр узган ярты елда мондый бәянең булганы юк иде, ди. Сәбәбе – Көнбатыш Африка илләрендә һава шартларының какао үсеше өчен начар булуы. Быел анда явым-төшемнәр аз, ә җилле көннәр күп булган. Шул сәбәп дефицитка китерә дә. 

“Блуумберг” (“Bloomberg”) агентлыгы фаразлары буенча дөньяда какаодан ясалган ризык җитештерү 10 процентка кимергә мөмкин. Ә менә шоколадлы продуктларның бәясе киресенчә, үсәчәк. Экспертлар какао маеның (шоколад шул майдан ясала да) хакы ел башыннан алып 20,5 процентка артты дип бәяли. Ел азагына кадәр үсеш тагын 20 процент булыр дип фаразлана. 

Кибет киштәләрендә шоколадларның ниндие генә юк. Алар арасыннан сыйфатлысын сайлар өчен шоколадларның составын белү кирәк. 
Кара шоколадта уылган какао, какао мае һәм шикәр була. Сөтле шоколад шул ук элементлардан тора һәм аңа тагын “коры” сөт өстиләр. Ак шоколадны какао мае, сөт һәм шикәр белән ясыйлар. 

Шоколадта, әгәр дә ул эчлек белән ясалмаган икән, башка элементлар булырга тиеш түгел. 
Шоколадны ачы (горький), ярымачы һәм сөтлегә бүлә торган квалификация бар. 
Ачы шоколад диетик санала: аңарда шикәр азрак, ә сөтнең майсызландырылганын кулланалар. Аңарда какао 60 проценттан да ким булмаска тиеш. 
Кара (темный) шоколадта уылган какао 40-55 процент тәшкил итәргә тиеш. Ә какао мае 20 проценттан да ким булмасын. Әлбәттә мондый шоколадта шикәр күләме күбрәк була. 

Сөтле (молочный) шоколад составында какао кимендә 25 процент, коры сөт 20 процентка кадәр булуы шарт. 
Кайвакыт җитештерүчеләр какаоны арзанлы аналогка алмаштыра. Мисал өчен, уылган какао урынына какао порошогы кулланалар. Болар икесе дә берүк әйбер түгел, чөнки порошокны какаоның маен алганнан соң калган сыгынтыдан ясыйлар. Шуңа да какао порошогыннан ясалган шоколадны алырга киңәш ителми, бәясе арзанрак булса да. 

Үсемлек майлары булмау шулай ук шоколадның югары сыйфатлы икәнен искәртә. Әгәр дә шоколад үсемлек майлары яисә гидромайлардан ясалган икән, аны да алмау хәерле. 

Шоколадта бодай, соя һәм башка үсемлек компонентлары булырга тиеш түгел. Алар зыянлы булса да, шоколад ашаганда чын шоколадтан авыз итәсе килә бит, әллә нинди кушылмалардан түгел. Мондый составлы шоколад тешкә сылана һәм аның төсе ачыграк була. 

Куллану срогына да игътибар итү кирәк. Табигый шоколад 6 айдан да озаграк сакланмый. Әгәр дә эчлек белән икән куллану срогы күп дигәндә 4 ай булырга тиеш. Әгәр дә шоколад тышлыгында куллану срогы моннан да күбрәк икән, димәк, аны ясаганда консервантлар кушылган.

Кайвакыт шоколадның тышына аның тулы составын язырга “оныталар” да. Андый очракта шоколадны тышкы билгеләре буенча тикшереп карагыз. 
Шоколадны ачкач плитәне сындырганда “шырт” иткән тавыш чыгарга тиеш. Әгәр дә составында арзанлы компонентлар икән, андый шоколад “тавыш” чыгармый. 
Сыйфатлы шоколадның өслеге һәрвакыт ялтырый һәм ышкып ялтыраткан кебек була. Әгәр дә шоколад өслеге тулысынча ялтырамый икән, аның составында соя яисә аксым компонентлары булуы ихтимал. 

Ничек кенә баналь булмасын, әмма шоколадтан шоколад исе килергә тиеш, ваниль исе түгел! Башка компонентлар өстәлгән булырга мөмкин, тик алар шоколад исеннән дә көчлерәк булырга тиеш түгел. Әгәр дә шоколадтан ят ис килә икән, аны дөрес сакламаулары ихтимал. 
Авызга капкач табигый шоколад акрын гына эри. Ә табигый булмаганы тиз эриячәк, яисә аны озак итеп чәйнәргә кирәк була. 

Сүз уңаеннан, шоколадның тышкы кыяфәте һәрвакытта да аның сыйфатын чагылдырмый. Кайвакыт аның өслегенә аксыл яисә соргылт таплар барлыкка килә. Бу саклау шартлары бозылганда була. Әгәр шоколад берничә тапкыр эреп, катырылса, шулай була. Эрегәндә какао мае өскә чыга, ә суынганда шундый таплар калдырып ката. 

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading