16+

Сәламәтлек ныгытабыз... арзанга

Әгәр кеше сәламәтлеген ныгытырга, кәефен яхшыртырга, авыруларны кисәтергә тели икән, табиблар аңа спорт күнегүләрен тәкъдим итә.

Сәламәтлек ныгытабыз... арзанга

Әгәр кеше сәламәтлеген ныгытырга, кәефен яхшыртырга, авыруларны кисәтергә тели икән, табиблар аңа спорт күнегүләрен тәкъдим итә.

Еш кына фитнес залга яки бассейнга абонемент бик кыйммәт тора. Бөтен кеше дә өй тренажерлары сатып ала алмый. Үзеңне формада тоту өчен кесәгә сукмый торган ысулларны кулланырга була.

Җәяү йөрү

Көненә 30 минут атлау авырлыкны киметергә, шикәр күләмен контрольдә тотарга, артериаль кан басымын нормальләштерергә, стрессны киметергә ярдәм итәчәк. Бердәнбер чыгым – яхшы аяк киеме алу.

Асылмалы тренажер

Җыйнак җайланма әз урын алып тора, тулы канлы күнекмәләрне тәэмин итә. Тренажер комплектына еш кына тасмалар җыелмасы, аякларны беркеткечләр, төрле күнегүләрне башкару өчен тоткычлар керә. Дәресләр сыгылмалылыкны, балансны, буыннар тотрыклылыгын яхшыртырга ярдәм итә.

Гантельләр яки герләр

Көч күнегүләре мускуллар массасын арттырырга ярдәм итә. Дәресләр нәтиҗәсендә авырлыкны киметергә, көч җыярга һәм аларны саклап калырга мөмкин. Зур булмаган йөкләнешләрдән башларга һәм аларны акрынлап арттырырга кирәк. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү җәрәхәтләргә китерергә мөмкин.

Күнегүләр өчен туплар

Аларны корсак, арка һәм бот мускулларын ныгыту максатыннан да кулланалар. Туплар йөкләнештән соң, балансны һәм җитезлекне яхшырту өчен дә файдалы.

Өй күнегүләре

Спорт белән шөгыльләнү өчен нибары махсус келәм һәм спорт киемнәре генә кирәк булачак. Сыгылу, боргалану, чүгәләү, аякларны күтәрү ярдәмендә тәнне әз вакыт аралыгында формага китерергә мөмкин.

Видео карап өйрәнү

Интернетта конкрет кешегә туры килә торган күнегүләрне сайлап алу җиңел.

Пилатес, йога, кикбоксинг, бодифлекс яки биюләрне сынап карарга, ошаган юнәлештә үзеңне камилләштерерә мөмкин.

Фото: https://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading