16+

Стенагызда нинди рәсем?

Җәй ул ял итү генә түгел, фатирда ремонт ясау чоры да. Аны шушы вакытка калдыру үзенә күрә бер традициягә әверелде, чөнки шулай җайлы: суыктан куркасы юк, форточкаларны ачып җилләтәсең, балаларны авылга йә дачага озатасың дигәндәй, рәхәтләнеп иҗат ит.

Стенагызда нинди рәсем?

Җәй ул ял итү генә түгел, фатирда ремонт ясау чоры да. Аны шушы вакытка калдыру үзенә күрә бер традициягә әверелде, чөнки шулай җайлы: суыктан куркасы юк, форточкаларны ачып җилләтәсең, балаларны авылга йә дачага озатасың дигәндәй, рәхәтләнеп иҗат ит.

Әйе, нәкъ шулай: ремонт ул күпмедер дәрәҗәдә иҗат итү процессы да бит. Фантазиясе бай булган кеше гап-гади фатирдан әкияти йортка «күчеп» яши башлый.
Әкияти йортта исә обойлар да матур булырга тиеш. Ә аны сайларга безгә ремонт һәм төзелеш кирәк-яраклары кибетендә консультант булып эшләүче Миләүшә Сәлахова булышачак.
- Миләүшә, обой сайлаганда син иң беренче эш итеп нәрсәгә игътибар итәргә киңәш итәсең?
- Обойларның нинди генә төре юк бит хәзер. Хәтерлим әле, элек - бөтен нәрсә дә дефицит чагында моның кадәр сайлау мөмкинлеге юк иде, кайсы кала - шуны алып ябыштырдык. Интерьер дигән сүзне ишеткәнебез дә юк иде. Хәзер исә заманалар башка, обойлар төсләре, бизәлешләре белән генә түгел, фактуралары буенча да бик күп төрле. Сатып алучылар тегесенә йә монысына гына өстенлек бирә дип әйтеп булмый. Һәр кешенең үз зәвыгы, үз фантазиясе. Шулай да обой сайлаганда еш очрый торган хаталарны атап китәргә була. Әйтик, буй-буй сызыклар төшерелгән обойларны караганда, мин вертикаль сызыкларның бүлмәне озайтып-«үстереп» җибәрүен, ә горизонталь сызыкларның яки эре бизәкләр төшкәнен аны тәбәнәк күрсәтүен истән чыгармаска киңәш итәм. Шуңа да бүлмәне карап торышка зурайтасыгыз килсә, обойларның ачык төстәгесенә һәм рәсемнәре дә вак булганына тукталыгыз. Көньякка караган бүлмәгә салкын төсләрдәге обой ябыштыру дөресрәк булыр. Яктылык җитмәгән бүлмәләргә исә җылы төстәгеләре килешер. Фатирдагы бөтен бүлмәләргә дә обой ябыштырырга уйлаучылар, гадәттә, төсләр кабатланудан куркып, кискен контрастлы төсләргә туктала. Бу, әлбәттә, һәр кешенең үз эше, әмма моны бик үк дөрес вариант дип тә әйтеп булмый. Фатирның стеналары тигез булмаганда акыллы сатып алучылар обойның бизәкләр басылганына яки башка декоратив эффектлы булганнарына туктала.
- Соңгы вакытларда экологик яктан чиста материалларга, шул исәптән обойларның сәламәтлеккә зыян китерми торганнарына өстенлек бирелә башлады...
- Аларның күбесе экологик чиста материалдан эшләнә, әйтик, шул ук кәгазь обойларны табигый продукт дип әйтергә була. Тик андый обойлар нык түгел, кулланылу вакытлары да азрак. Тукыма обойларны да шикләнмичә ябыштырырга мөмкин. Аның төсләре дә кояшка бирешми. Бер тискәре ягы бар - дымлылык югары булган биналарда ул ныклыгын югалта, чөнки суны тиз сеңдерә. Флизелин обойлар һаваны яхшы үткәрә. Бамбуктан җитештерелгән обойлар да бик популяр. Обойны сатып алганда, аның рулонына язылганнарны өйрәнегез. Андагы «Е» хәрефе экологик яктан куркынычсыз булуны күрсәтә.
- Рулондагы квадрат эчендәге дулкыннар нәрсәне аңлата?
- Алар - дымлылыкка чыдамлыкны күрсәтүче факторлар. Әйтик, бер генә дулкын төшерелгән булса, обойны аз гына юеш булган чүпрәк белән сөртеп алырга мөмкин, ике дулкын күрсәтелсә, сак кына юарга була. Өч дулкын ясалган икән, тагын да «юешрәк» чистартуга да түзә дигән сүз. Дулкыннар янында тарак рәсемен дә күрергә туры килә, аларын юа торган тузансуырткыч ярдәмендә дә чистартып була.
- Кояш рәсеме яктылыкка чыдамлыкны күрсәтә инде алайса...
- Алары да өч төргә бүленә: ярымкояш - уртача, тулы кояш - яхшы, ә кояш һәм аның эчендәге плюс билгесе - югары чыдамлык билгесе.
- Обойларның ачык төстәгеләре, ябыштырып куйганнан соң, караңгырак төскә керә кебек, әллә мин ялгышаммы?
- Моның өчен мин обой төргәген яктылык азрак төшкән урынга алып барып карарга киңәш итәм. Урамга чыгудан мәгънә юк, чөнки фатирда андагы кебек яктылык берничек тә була алмый. Хәзер төсләрне туры китерү дигән нәрсәдән куркырга кирәкми. Беренче карашка бер-берсенә бер дә туры килмәгән төсләрне дә үзенчәлекле итеп яраштыра белә хәзер кешеләр. Кайбер сатып алучылар, кайсы обойлар модада соң, дип тә сорыйлар. Аерым-аерым гына, менә монысын яратып алалар, менә монысы күп сатыла, дип әйтеп булмый. Бер шундый мәзәк бар:
- Сезнең стенагызда тараканнар йөри.
- Обоебыз шундый безнең. Кунаклар озаклап утырмасын дидек...

Шушы мәзәктәгечә, кемгә нинди обой ошый - шуны ябыштыра. Иң мөһиме - аның үзегезгә ошавы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading