16+

Өстәл тулы сый-нигъмәт – җәйнең безгә бүләге

Җәйнең кыл уртасы - бу көннәрдә хуҗабикәләр бер генә дә тик тормый. Бакча җиләгеннән кайнатма ясап, компотлар ябып куйдык. Карлыганны, чияне җыеп кына кердек, крыжовник өлгерә башлады. Җиләк-җимешләрдән кайнатма әзерләп өлгермисең, яшелчәләр өлгерә. Вакыт аз, ә кышка базлар тутырырлык запас ясап калдырасы килә. Бүгенге сәхифәбездә кышка кайнатмалар кайнату, салатлар-кабымлыклар ясауның...

Өстәл тулы сый-нигъмәт – җәйнең безгә бүләге

Җәйнең кыл уртасы - бу көннәрдә хуҗабикәләр бер генә дә тик тормый. Бакча җиләгеннән кайнатма ясап, компотлар ябып куйдык. Карлыганны, чияне җыеп кына кердек, крыжовник өлгерә башлады. Җиләк-җимешләрдән кайнатма әзерләп өлгермисең, яшелчәләр өлгерә. Вакыт аз, ә кышка базлар тутырырлык запас ясап калдырасы килә. Бүгенге сәхифәбездә кышка кайнатмалар кайнату, салатлар-кабымлыклар ясауның...

Кышка салат
1 кг кишер, 3 кг помидор, 1 стакан шикәр, 1,5 кг болгар борычы, 1 кг суган, 400 гр көнбагыш мае, 2 аш кашыгы тоз, 1,5 аш кашыгы аш серкәсе эссенциясе
Борычны озынча итеп, ә суганны боҗралап турыйбыз, кишерне эре угычта уабыз, помидорны иттарткыч аша чыгарабыз. Барысын бергә кушып, май, тоз, шикәр комы өстибез дә 50-60 минут кайнатабыз. Иң соңыннан аш серкәсе эссенциясе салып болгатабыз да кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз.

Гөмбәсыман баклажан
5 кг баклажан, 3 аш кашыгы тоз, 0,5 кг суган, 4-5 баш сарымсак, чистартылган үсемлек мае. Тозлык өчен: 2 стакан су, 0,5 стакан 6 процентлы аш серкәсе, дәфнә яфрагы, 6-8 кара борыч
Баклажанны кабыгыннан чистартабыз да гөмбә аягы кебек калын иттереп буйга кисәбез. Өстенә тоз салып, согы чыгып бетсен өчен 2 сәгать тотабыз. Суганны ярымбоҗралап, сарымсакны телемләп турыйбыз. Табага 2 аш кашыгы үсемлек мае салып, аңарда баклажанны кыздырабыз. Баклажанның барысын бергә табага салмагыз, аз-азлап кыздырыгыз. Артык кыздырырга да кирәкми, җиңелчә генә кызып алсыннар. Баклажанны 3-4 см калынлыкта кәстрүлгә тутырабыз. Аның өстенә суган белән сарымсак салабыз. Аннары тагын баклажан, янә суган-сарымсак итеп өябез. Яшелчәләр беткәнче шулай эшлибез. Тозлык әзерлибез: савытка 2 стакан су салабыз, борыч, дәфнә яфрагы, ярты стакан аш серкәсе өстибез. Кайнап чыккач, банкаларга тутырылган баклажан өстенә агызабыз. Яртышар литрлы банкаларны 15 минут стерильләштерәбез.

«Тәмле» салат
2 кг ташкабак, 10 данә уртача зурлыктагы суган, 6-7 данә болгар борычы, 1 кг помидор, 1 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы аш серкәсе, 1 стакан үсемлек мае, 500 гр томат пастасы, 1 стакан шикәр комы
Кәстрүлгә үсемлек мае, томат пастасы, шикәр салып кайнатабыз. Аңа вак итеп туралган ташкабак өстибез. 10 минут пешкәч, вак итеп туралган суган салып, тагын 10 минут пешерәбез. Шакмаклап туралган болгар борычы кушып, янә шуның кадәр вакыт пешерәбез. Шакмаклап туралган помидор салып, 10 минут кайнатабыз. Соңыннан тоз һәм аш серкәсе өстәп, кайнатып чыгарабыз да стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз.

Кәбестә маринадлау
2 кг кәбестә, 400 гр кишер, 1 сарымсак, 100 гр шикәр, 5 чәй кашыгы диңгез тозы, 150 мл аш серкәсе, 100 мл үсемлек мае, 1 литр су
Кәбестәне турыйбыз, кишерне вак угычта уабыз. Зур кәстрүлгә кәбестә белән кишерне катламлап тыгызлап тутырабыз. Катламнар арасына чистартылган сарымсак кисәге кыстырып калдырабыз. Маринад өчен кайнар суга үсемлек мае белән аш серкәсе салабыз, тоз һәм шикәр кушып, алар эрегәнче болгатабыз. Аннары маринадны кәбестә өстенә ул күмелгәнче агызабыз. Тыгыз капкач белән ябып, бүлмә температурасында ике тәүлек тотабыз.

Ташкабактан кайнатма
1 кг ташкабак, 400-800 гр шикәр комы, 2 лимон
Юылган ташкабакны, кабыгыннан чистартып, түгәрәкләп кисәбез. Орлыгы белән үзәген алабыз да озынча итеп турыйбыз. Өстенә шикәр сибеп, 10 сәгать тотабыз. Сүрән утта тотып, кайнау хәленә кергәч, 10 минут пешерәбез дә уттан алып биш сәгать тотабыз. Бу процессны ике тапкыр кабатлыйбыз. Соңгысында блендерда изелгән һәм шикәр кушылган лимон салабыз. Иттарткыч аша да чыгарып була. Кайнатманы согы куеланганчы пешерәбез. Моны белү өчен, чынаяк тәлинкәсенә бер тамчы тамызып карыйбыз, ул агып китмәсә, әзер дигән сүз.

Карбыз кабыгыннан кайнатма
1 кг карбыз кабыгы, 1 кг шикәр, 2 лимон, 500 мл су
Карбыз кабыгының яшел өлешен «салдырабыз». 2-3 см лы шакмак итеп турыйбыз. Өстенә кайнар су агызып, 5-10 минут пешерәбез. Аннары иләккә бушатып суытабыз. Шикәргә су кушабыз да шикәре эрегәнче кайнатабыз. Суынган карбыз кисәкләрен сиропка салып, ярты сәгать пешерәбез. Аннары уттан алып, 2-3 сәгать тотабыз. Шуннан соң кабат әлеге процессны кабатлыйбыз. Лимонның кабыгын алып, вак итеп турыйбыз. Кайнатмага кушып, карбыз кабыклары үтәкүренмәле булганчы тагын кайнатабыз.

«Банка эчендә бакча» ассортие
Помидор, кыяр, кәбестә, баллы борыч, кишер, суган, ташкабак, сарымсак, укроп, петрушка, сельдерей, керән һәм карлыган яфрагы, 1,5 литр су исәбеннән маринад: 1,5 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр, 3 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе
Кәбестәне, һәр кисәктә күчәне калырлык итеп, 12-16 өлешкә бүләбез. Борыч һәм кишерне карандашлап буйга, ташкабак һәм суганны 1әр см киңлектә түгәрәкләп, сарымсакны юка телемләп турыйбыз. Банка төбенә 1-2 укроп чәчәге, 2 карлыган яфрагы, керән яфрагы кисәге, берничә сарымсак тырнагы куеп калдырабыз. Аннары яшелчәләрне урнаштырабыз. Сельдерей һәм петрушка яфраклары тутырабыз. Маринад ясар өчен, суны кайнатабыз, тоз һәм шикәр салабыз. Алар эреп беткәч, кайнар маринадны банкаларга агызабыз. Стерильләштерелгән капкач белән ябып, 1 литрлы банканы - 10, ике литрлысын - 15, өч литрлыны 20 минутка стерильләштерергә куябыз. Өстенә аш серкәсе салып, тиз генә капкач белән ябабыз да банканың башын аска каратып суытабыз. Югарыда китерелгән тоз һәм шикәр күләме тозны аз яратучыларга. Тозлыракны теләсәгез, тозны 2 аш кашыгы итә аласыз. Яшелчәләрне исә үзегез теләгән кадәр салыгыз.

Консервланган борыч белән помидор
Баллы борыч, помидор, суган. Маринад өчен: 3 л суга 3 аш кашыгы тоз, 7 аш кашыгы шикәр, хуш исле борыч, дәфнә яфрагы, 1 стакан 9 процентлы аш серкәсе
Банканы парда тотып алабыз. Төбенә яшел тәмләткечләр, сарымсак салабыз, 3 аш кашыгы көнбагыш мае агызабыз. Борыч, помидор, боҗралап туралган суган тутырабыз. Өстенә маринадны коеп, банканы 10 минут су тутырылган кәстрүлдә кайнатып чыгарабыз.

Слива һәм өректән кайнатма
1әр кг слива белән өрек, 1,3-1,4 кг шикәр комы, 400 гр су
Җимешләрне салкын суда юарга. Слива һәм өрекнең төшләрен алып кайнатырга да була. Төшен алырга уйласагыз, җимешләрнең өлгергәнен, йомшагын сайлап алырга тырышыгыз. Әзер җимешләрне эмаль яки фарфор савытка салып, өстенә ширбәт коеп, 20-30 минут сүрән утта кайнатырга.

Виноград белән маринадланган помидор
3 литрлы банкага: помидор, 3-4 канәфер, 3-4 кара борыч, 3 тырнак сарымсак, 2шәр бөтнек, базилик сабагы, 2 виноград тәлгәше, 1 баш суган, 3 аш кашыгы шикәр, 2 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе, 1,5 аш кашыгы тоз
Банкага бөтнек, борыч, сарымсак, суган, базилик, канәфер, виноград (тәлгәшсез генә) һәм помидорны тутырабыз. Банкага кайнар су агызып, 20 минут тотабыз. Суын бушатып, тагын кайнатабыз да помидор өстенә агызабыз. Кабат 20 минут тотабыз. Суны агызып алып, аңа шикәр, тоз һәм аш серкәсе өстибез дә помидор өстенә бушатабыз. Капкач белән ябып куябыз.

Кура җиләге, киви һәм абрикостан кайнатма
500әр гр кура җиләге, абрикос, 400 гр (6 данә) киви, 10 гр лимон кислотасы, 1,5 кг шикәр
Кивины шакмаклап турыйбыз. абрикосның төшен алабыз, шулай ук шакмаклап турыйбыз. Аларга кура җиләген кушып, шикәр, лимон кислотасы сибеп, болгата-болгата, сүрән утта кайнатып чыгарабыз. Кайнап чыккач, 10 минут тотабыз да каты утта кабат кайнатып чыгарабыз. Аннары стерильләштерелгән коры банкаларга тутырабыз. Стерильләштерелгән капкач белән ябып куябыз.

«Лимонлы» кыярлар
1 кг кыяр, 1 л су, 100 гр тоз, 2-3 тырнак сарымсак, 1-2 дәфнә яфрагы, 2 аш кашыгы орлыгы булган укроп, 1 аш кашыгы шикәр, 1 аш кашыгы туралган суган, 1 аш кашыгы лимон кислотасы, 1 чәй кашыгы уылган керән, кара борыч
3 литрлы банка төбенә укроп, дәфнә яфрагы, керән, суган, сарымсак, борыч куеп калдырабыз. Кыярларны тутырабыз. Кәстрүлгә су тутырып, лимон кислотасы, шикәр, тоз салып кайнатабыз. Кайнар рассолны кыяр өстенә агызабыз. Капкач белән ябып, кайнап торган суда 15-20 минут стерильләштерәбез.

Баклажанлы уылдык
1 кг баклажан, 0,5 кг помидор, 0,5 кг баллы борыч, 2-3 данә суган, 100 гр үсемлек мае, 2-3 аш кашыгы аш серкәсе, 2-3 чәй кашыгы тоз, тәменчә борыч, 1 аш кашыгы шикәр, яшел тәмләткечләр
Баклажанны газ мичендә яки микродулкынлы мичтә пешерәбез. Кабыгыннан чистартып, иттарткычтан чыгарабыз. Помидорны да, кабыгыннан арындырып, иттарткычтан уздырабыз. Суган белән баллы борычны да шулай эшлибез. Барысын бергә кушып, тоз, шикәр, борыч һәм яшел тәмләткечләр өстибез. Аш серкәсе, үсемлек мае агызып, бер сәгать кайнатабыз да банкаларга тутырып куябыз. Әзер уылдык коңгырт төскә керергә тиеш.

«Деликатес» салаты
2 кг чәчәк кәбестә (цветная капуста), 200-300 гр баллы борыч, 1,2 кг помидор, 200 гр үсемлек мае, 100 гр шикәр, 60 гр тоз, 80 гр сарымсак, 120 мл 6 процентлы аш серкәсе, 1-2 бәйләм петрушка
Кәбестәнең укмаш чәчәкләрен аерып чыгабыз. Юып, 5 минут пешереп алабыз. Маринад әзерлибез: иттарткыч аша чыгарылган помидорга аш серкәсе, үсемлек мае салабыз, тоз, шикәр, вак итеп туралган петрушка, сарымсак һәм баллы борыч өстибез. Кайнап торган маринадка кәбестәне салып, болгата-болгата 3-3,5 минут пешерәбез. Стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз.

Фасольдән салат
1 кг фасоль, 3 кг помидор, 2 кг кишер, 10 данә баллы борыч, 0,5 литр үсемлек мае, 200 гр шикәр, 2 аш кашыгы тоз, укроп, петрушка
Фасольне төнгә суга салып калдырабыз. Суын түгәбез. Икенче көнгә суга салып, утка куеп, пешеп җитәр-җитмәс хәлгә китерәбез (кызыл фасоль булганда). Ак фасоль тизрәк пешә, шуңа да аны төнгә түгел, ә бер-ике сәгатькә генә дә ярый. Фасольгә вак итеп туралган помидор, кишер, баллы борыч, май, тоз һәм шикәр салабыз. Сүрән утта 1,5 сәгать пешерәбез. Соңыннан яшел тәмләткечләр салып, стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз.

Аджика
1,5 кг помидор, 100 гр сарымсак, 250 гр кызыл баллы борыч, 250 гр башлы суган, 250 гр алма, 250 гр кишер, 100 гр шикәр, 5 данә ачы кузаклы борыч, 250 гр үсемлек мае, 1 аш кашыгы тоз
Барлык яшелчәләрне иттарткычтан чыгарып, тоз, шикәр, май өстәп, сүрән утта 40 минут кайнатабыз. Стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкач белән ябып куябыз.

«Кубань» салаты
8 яртышар литрлы банкага: 2 кг помидор, 1,5 кг кәбестә, 700-800 гр баллы борыч, 500-600 гр суган, 300 гр үсемлек мае, 150 гр 9 процентлы аш серкәсе, ярты чәй кашыгы паприка, 15-20 кара борыч, 100 гр га кадәр тоз (1 кг яшелчәгә 20 гр тоз)
Помидор һәм баллы борычны кисәкләп, суганны ярымбоҗралар, кәбестәне саламлап турыйбыз. Кәбестәне тоз белән аерым бутап куябыз. Аннары барысын бергә кушып, май һәм тәмләткечләрне салып, утка куябыз. Аш серкәсе салып, пешкәнче кайнатабыз. Стерильләштерелгән банкаларга тутырып куябыз.

Хуш исле ташкабак
1,5 кг ташкабак, 1 литр су, 70 гр шикәр, 60 гр тоз, 10ар кара борыч, сарымсак тырнагы, дәфнә яфрагы, 2-3әр керән яфрагы, бөтнек яфрагы, 1 аш кашыгы аш серкәсе, укроп, петрушка, сельдерей
Ташкабакны кабыгыннан чистартып, берничә өлешкә буйга кисәбез. Банка төбенә тәмләткечләрне салып калдырабыз. Аннары ташкабак кисәкләрен урнаштырабыз. Тозлык өчен су кайнатып, аңа тоз, шикәр, аш серкәсе салабыз. Тозлыкны банкага бушатып, 90 градуслы температурада 8-10 минут стерильләштерәбез.

Кышкы борычлар
2 кг баллы борычны орлыкларыннан чистартып, дүрт өлешкә бүләбез. 5 минутка кайнар суда тотып торабыз да бер литрлы банкаларга тутырабыз. Вак итеп туралган 1 кишер һәм 5 суган да өстәргә була. Банкаларга маринадны агызабыз. Капкач белән ябып, 15-20 минут стерильләштерәбез. 2 литр масса чыгарлык итеп помидорны иттарткыч аша чыгарабыз яки блендерда изәбез. Массага 1 стакан шикәр, 1 стакан үсемлек мае, 1-2 аш кашыгы тоз һәм берничә кара борыч салабыз. Томатлы массаны кайнатып, 6 процентлы 1 стакан аш серкәсе салабыз да борыч тутырылган банкаларга агызабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading