Укучыбыз Алсу Шакирова бик тәмле ташкабак коймагы рецепты белән уртаклашты.
"Коймак пешерү өчен уртача зурлыктагы бер ташкабак, 700 грамм тавык түше, ике йомырка, тоз, борыч һәм яшел тәмләткечләр кирәк.
Боларны 6-7 аш кашыгы он белән болгатабыз. Әгәр камыр сыек булса, тагын он өстәргә мөмкин. Кыскасы, коймак камыры ясыйбыз һәм майлы табада пешерәбез", - Алсу Шакирова.
Тәмле булсын коймакларыгыз!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
0
Комментарийлар