16+

Тавык һәм кәбестәле салат РЕЦЕПТЫ

Кирәк булачак: 500 гр пешерелгән тавык ите, 400 гр кәбестә, 0,5 стакан угычтан чыгарылган сыр, сохари, майонез яисә каймак, тәменчә тоз.

Тавык һәм кәбестәле салат РЕЦЕПТЫ

Кирәк булачак: 500 гр пешерелгән тавык ите, 400 гр кәбестә, 0,5 стакан угычтан чыгарылган сыр, сохари, майонез яисә каймак, тәменчә тоз.

Кәбестәне озынча итеп, ваклап турарга. Өстенә тоз сибәргә. Берничә минуттан кәбестәне кулыгыз белән изгәләгез. Алай ул йомшаграк булачак. 
Кәбестә өстенә шакмаклап туралган тавык итен салыгыз. Шуңа сыр, майонез кушып, яхшылап бутагыз. 
Сохариларны салатны өстәлгә чыгарыр алдыннан гына салып бутарга киңәш ителә. 

Айсылу Хәсәнова әзерләде
Фото: https://freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading