16+

ТЕПЛИЦАҢ ӘЗЕРМЕ?

Хәзер күп кенә бакчачылар яшелчәләрне теплицаларда үстерүгә өстенлек бирә. Ә аларны исә кем ничек булдыра, шулай ясап та куя. Күпләр исә теплицаны әзер килеш кибеттән сатып алуны кулайрак күрә.

ТЕПЛИЦАҢ ӘЗЕРМЕ?

Хәзер күп кенә бакчачылар яшелчәләрне теплицаларда үстерүгә өстенлек бирә. Ә аларны исә кем ничек булдыра, шулай ясап та куя. Күпләр исә теплицаны әзер килеш кибеттән сатып алуны кулайрак күрә.

Күп очракта теплицаларның өстен ябу өчен полиэтилен пленка кулланыла. Аның башкалардан өстенлекле яклары - ул арзанга төшә һәм кояш нурларын яхшы үткәрә. Әмма чыдамлылыгы ягыннан пыяладан калыша, аны кышка салдырып алып, киләсе язга инде кабат яңасын алып куярга кирәк була. Пленкаларның берничә төрдә булуын да искәртергә кирәк: гади полиэтиленнан кала тагын поливинил дигәне бар. Ул ультрашәмәхә нурларны үткәрми диярлек, шуның өстенә җылылык үтеп керүне дә тоткарлый. Яктылыкны үткәрә торган полимеры да бар. Анысы өч катламнан тора, алар арасында исә коры һавалы куыклар ясалган, шуның белән ул җылылыкны, башка төр пленкаларга караганда, дүрт тапкырга артыграк саклый.
Пыялага килгәндә, алар полиэтилен пленкага караганда озагракка чыдый, әмма ул бозлы яңгырлар вакытында яки фундамент утырганлыктан, йә булмаса башка сәбәпләр аркасында тиз ватылырга да мөмкин. Пыяладан теплица ясаганда аның фундаментының да, каркасының да нык булуы кирәк. Өстенлеге исә кояш нурларын яхшы үткәрүчәнлегендә.
Теплицаларны ябу өчен елдан-ел киң кулланылыш ала барган кәрәзле поликарбонат кыйммәткә төшсә дә, ул тиз ватылмый торган җиңел һәм чыдам материал. Сыгылмалы да булганга, аны төрле формага да кертеп була. Кәрәзле поликарбонат ультрашәмәхә нурларны кертми, җылылыкны да, пыяла белән чагыштырганда, ике мәртәбә яхшырак саклый. Кояш нурларының 85 процентын үткәрә диярлек. Тагын бер үзенчәлеге - аларны кышка җыеп алып куймаска да була, чөнки ул салкыннарга да түзә.
Теплицаның каркасы агачтан, җиңел эретмә, ягъни дюралюминийдан, пластиктан яки корыч почмактан да эшләнә. Аларның да һәрберсенең үз җитешсезлеге һәм өстенлеге бар.
Әйтик, агач каркасны озак вакытка кулланып булмый, аны гел карап торырга кирәк. Акча ягы белән авыррак булганда аны да файдаланып торырга мөмкин, чөнки ул күпкә очсызга төшә.
Дюралюминийдан ясалган теплица шәһәр янындагы бакча тотучылар өчен отышлы түгел. Төсле металлга кызыгучылар аны кышын алып та китәргә бик мөмкин.
Корыч почмактан ясалган каркаслы теплица иң кулае дип әйтергә була. Алар озакка чыдый. Әмма аны алып кайту җиңел түгел, чөнки ул шактый авыр.
Пластиктан эшләнгәненә килгәндә, бакчачылар арасында, берничә сезоннан соң ул, кояш нурлары аркасында, уалучанга әйләнә һәм тиз ватыла да башлый, дигән фикер яшәп килә. Бу чынлыкта да шулай, шуңа да мондый теплицаларны сатып алганда аның нинди пластиктан эшләнгән булуына игътибар итегез. Ул яктылыкка тотрыклы пластик булганда, шикләнмичә алырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading