16+

Тешкә ташлар кайдан җыела?

«Тешләремне дәвалатып йөрдем әле. Табибым тешләремә җыелган ташларны да алдырырга куша. Аның әйтүенчә, ташларны алмасаң, тешләр белән бәйле башка авырулар килеп чыгарга мөмкин. Әмма көзгедән карап карыйм, ләкин бернинди таш та, утырымнар да күрмим. Миңа әлеге процедураны үтәргә кирәкме икән? Лилия, Казан.»

Тешкә ташлар кайдан җыела?

«Тешләремне дәвалатып йөрдем әле. Табибым тешләремә җыелган ташларны да алдырырга куша. Аның әйтүенчә, ташларны алмасаң, тешләр белән бәйле башка авырулар килеп чыгарга мөмкин. Әмма көзгедән карап карыйм, ләкин бернинди таш та, утырымнар да күрмим. Миңа әлеге процедураны үтәргә кирәкме икән? Лилия, Казан.»

Тешләргә җыелган ташларга күпләр әллә ни игътибар бирми. Авыртмый, сызламый, уңайсызлыклар тудырмый икән, нигә аларга тияргә. Дөрес, тешләр ямьсезләнә, саргая анысы, әмма алай дип кенә кемнең стоматологка барасы килсен ди. Аның исемен ишетүгә үк, кәефебез кырыла бит.
Әмма тешләргә ташлар җыелу косметик җитешсезлек кенә булып тормый, ә пародонтоз авыруын (теш тирәсендәге тукымаларның авыртуы: теш казнасы авырта, ялкынсына, соңрак теш төшәргә мөмкин) барлыкка китерә. Ташлар дигәндә, тешләргә җыелган известьле утырымнарны, конкрементларны (медицинада җыелган ташларны шулай атыйлар) күз уңында тоталар. Ташлар составында кальций тозлары гына түгел, ә бактерияләр, ашамлык калдыклары һ.б. да була. Таш җыелуның сәбәпләре дә күптөрле: авыз куышлыгы гигиенасын дөрес үтәмәү, тешләрнең дөрес урнашмавы, куллана торган теш пастасы һәм щеткасының сыйфатсыз булуы, начар гадәтләр һ.б. Кайвакыт тешләрдәге утырымнар пломбаларның чиктән тыш күп булуы аркасында да барлыкка килә.
Бүгенге көндә тешләрдәге ташларны алдыруның нинди ысуллары бар? Бу турыда стоматология кафедрасы ассистенты Алена Егоровадан сорадык.
- Тештәге ташларны алдыру авыз куышлыгына профессиональ гигиена ясау дип атала. Ташларны алдыруның берничә ысулы бар. Аның беренчесе - механик ысул, әмма бүгенге көндә ул бик сирәк кулланыла. Икенче ысул - ташларны ультратавыш ярдәмендә алалар. Әмма ул казналык астындагы ташларны гына алырга мөмкинлек бирә. Эмаль өстендәге утырымнарны исә Air-Flow дип аталган махсус препарат ярдәмендә чистартабыз. Эмальдә 48 сәгать саен яңарып тора торган элпә була. Барлык ризыклар шуңа ябышып кала, нәтиҗәдә анда пигмент таплары барлыкка килә. Тешләргә махсус матдә сиптергән вакытта ул әлеге элпәне кисеп ала. Һәм аның урынына 48 сәгатьтән соң яңа, чистасы хасил була. Яңа ясалган элпә ак, матур булсын өчен, 48 сәгать дәвамында составында буягычлар булган ризыкларны ашарга киңәш итмибез, каһвә эчмичә торырга кирәк булачак. Процедураны тешләрне фторлаштыру белән тәмамлыйбыз.
- Тешләрдәге ташларны еш алдырып торырга кирәкме?
- Тешләре сәламәт булган кеше бу процедураны ярты ел саен узарга тиеш.
Бәяләргә килгәндә, шәхси стоматология клиникаларында алар Төрлечә: кайберләрендә 60, 100 сумга чистартсалар, икенчеләре әлеге процедура өчен 190 сум сорый. Бу бер теш өчен.


Игътибар!
Тешләргә ташлар җыелуны киметергә һәм аларның барлыкка килүен кисәтергә түбәндәге чаралар булыша:
- көн саен лимон яки кара әче торма ашасаң, ташлар барлыкка килүне киметеп була.
- язгы айларда каен суын куллану файдалы. Елның башка фасылларында исә каен бөресе, каен яфрагы төнәтмәсен ясарга була. Ул ташлар барлыкка килү процессын тоткарлый һәм теш тирәсендәге тукымаларның ялкынсынуын киметә. Моны көнгә 400-500 мл чамасы кулланырга кирәк.
Ташларны алдыргач
Ташларны алдырганнан соң, авыз эчен дару үләннәре белән чайкау файдалы. Моның өчен:
- сары мәтрүшкә төнәтмәсен (1 аш кашыгы сары мәтрүшкә үләнен 1 стакан суга салып, чәй кебек пешерәсең һәм төнәтәсең),
- календула төнәтмәсен (1 чәй кашыгы төнәтмәне 1 стакан суга) кулланырга була.
Авызны көнгә 5-6 мәртәбә ашаганнан соң чайкарга.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading