Россия сәламәтлек саклау министрлыгы республика табибларының тырышлыгын югары бәяләде.
Төгәлләнеп килүче “Сәламәтлек” илкүләм проектының күрсәткечләре 100 процентка үтәлгән. Мондый нәтиҗә белән Россиянең санаулы төбәкләре генә мактана ала, диелде Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясендә.
Чыннан да, медицина тармагында мактанырлык сәбәпләребез күп: яңа ФАП һәм поликлиникалар ачылып тора, искергәннәре төзекләндерелә, мобиль комплекслар иң ерак авылларда яшәүчеләргә дә сыйфатлы ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә, кадрлар мәсьәләсендә дә алга китеш бар. Заманча технологияләрне әйтеп тә торасы юк: роботлар операцияләр ясый башлады әнә!
Әмма борын чөеп йөрергә иртә әле, китек яклар җитәрлек. Юл-транспорт һәлакәтләрендә, янгыннарда, суда батып үлүчеләр арткан, туучы балалар саны кими бара, эчкечелеккә бирелүче халык та борчу уята. Барысы турында бәйнә-бәйнә сөйлик.
ФАПлар, кадрлар, диспансеризация 2024 елда Татарстанда 54 фельдшерлык-акушерлык пункты, 1 табиб амбулаториясе (Казанның Борисоглебское бистәсендә), 2 поликлиника (Казанның «Салават күпере» микрорайонында һәм Түбән Камада) ачылган. 82 ФАПта, 9 табиб амбулаториясендә, 16 амбулатор-поликлиника учреждениесендә капиталь төзекләндерү булган.
Кадрлар мәсьәләсе дә уңай якка үзгәрә. 2024 елда табиблар рәтен 320 белгеч тулыландырган, урта медицина хезмәткәрләре исәбе 500гә арткан. Барлыгы бүгенге көндә республика халкына 60 меңгә якын медицина хезмәткәре – 14 меңнән артык табиб, 38 меңнән артык урта һәм 5 мең кече медицина персоналы күрсәтә. Барлыгы сәламәтлек саклау тармагына 2024 елда 136 миллиард сумнан артык акча тотылган. Уртача алганда һәр татарстанлы елына кимендә 4 тапкыр табибларга мөрәҗәгать итә, һәр 5нче кеше стационарда дәвалану ала икән.
Гомумән алганда, сәламәтлек саклау тармагының төп көче узган елда профилактик эшчәнлеккә юнәлдерелгән. Көтелгән гомер озынлыгы узган елның 11 аенда 74,59 ел тәшкил иткән. Бу Россия күләмендә – 15нче, Идел федераль округында беренче урын.
Профилактик чаралар белән 3 009 882 кеше – республика халкының дүрттән өч өлеше колачланган. Бу үзенең уңай нәтиҗәсен биргән : татарстанлыларда диспансеризация вакытында 163 мең авыру ачыкланган. Шуның 44,9 меңе – йөрәк-кан тамырлары чирләре, 2 610ы – онкология авырулары.
Үлем-китемнәр арта, кем гаепле? Татарстан Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин ирешелгән уңышларга төп игътибарны бирсә дә, “китек” якларга да тукталып үтмичә булдыра алмады. Беренчедән, ул үлем-китемнәргә тукталды. Татарстанда кеше югалтулары былтыр арта төшкән. 1 мең кешегә 11,3 очрак туры килә. Алдагы елда бу сан 10,8 булган. Авыл халкы, шәһәр халкына караганда күбрәк бакыйлыкка күчә икән. Быел, дөрес, сала җирлегендә медицина ярдәмен күрсәтү сыйфатын яхшырту ярдәмендә, бу санны киметә алганнар.
Кеше гомерләре элеккечә иң күбе йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан өзелә, әмма 2019 елдан алар кимүгә таба бара: ул чакта барлык үлемгә китерүче сәбәпләрнең 48,7 проценты бу чирләргә туры килсә, хәзер 39,8 проценты гына. Икенче урында гомерне өзүче чирләр арасында яман шеш, ул да кимүгә таба бара. Өченче урында – тышкы сәбәпләрдән үлү очраклары (юл һәлакәтләре, җәрәхәтләр), менә бу санның үсә төшүе борчулы.
Татарстан Сәламәтлек саклау министры барыннан бигрәк хезмәткә яраклылык яшендәге кешеләрнең өйләрендә, медицина ярдәменнән файдаланып өлгермичә үлү очракларын ризасызлыгын белдерде. Аутсайдерлар арасында Чүпрәле, Кайбыч, Минзәлә, Кама Тамагы, Әгерҗе районнары аталды. Бу җирлекләрнең сәламәтлек саклау оешмалары җитәкчеләренә ай ахырына кадәр мондый үлем-китемнәрне киметү буенча чаралар планын әзерләргә әмер бирелде.
Болай булмый: туучы балалар санын ничек арттырырга? Демографик мәсьәләнең икенче ягы – туучылар саны. Республика табиблары бу юнәлештә булдыра алганча тырыша. Өченче дәрәҗәдәге икенче перинаталь үзәк эшли башлады. Диспансеризация кысаларында халыкның репродуктив сәламәтлеген дә кайгырта башладылар, ЭКО программасы үстерелә (узган елда 2 170 цикл ЭКО үткәрелгән). Йөкле хатын-кызларны аборт ясамаска күндерү өчен кризислы үзәкләр булдырылды. 2024 елның беренче 11 аенда хатын-кызларның 57,2 проценты аборттан баш тарткан, 1 656 йөклелек сакланып калынган.
Соңгы елларда туучы балалар саны гына сөендерми шул. 2015 елда Татарстанда 57 399 сабый дөньяга аваз салган булган. Ә узган елда 21 922 бала туган. 70 меңгә ишәйгән елларыбыз да бар иде, дип 1987-1988 елларны искә алды Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегиясендә.
Барыннан бигрәк беренче балалар туу азаюга борчыла ул. Мондый вазгыять сакланса, авырга туры киләчәген әйтә ул. – Без гел демография турында сөйлибез, әмма җитди карарлар кабул ителми. Ана капиталы бар, дибез. Ләкин бу программадан алып буласын инде алдык. Хәлне үзгәртә алырлык башка чаралар кирәк. Шуңа күрә безгә быел бу юнәлештәге программаны әзерләргә кирәк, - дип бурыч куйды Рөстәм Миңнеханов.
Эчкечелекне дин хупламый! Эчкечелек проблемасына Сәламәтлек саклау министры да Татарстан Рәисе дә аерым тукталды. Марсель Миңнуллин сүзләренчә, бәйлелеге булган кешеләр белән эш көчәйтелә, районнарда наркологик паспортлар булдыруга керешкәннәр. Мондый паспортларга 13,5 татарстанлы кертелгән. Бер меңгә якын кеше психотерапевтик дәвалану узган.
- Һәр иртә Эчке эшләр министры докладыннан башлана. Һәм көн саен исерек халәт белән бәйле ниндидер вакыйга. Якын кешеләр бер-берсен үтерәләр! Бу бит нормаль түгел. Без, гомумән, алкогольгә кырыс карарга тиеш. Хәтта безнең дин дә моны хупламый. Һәм минемчә, православиедә дә, башка диннәрдә дә бу тема мөһим. Шулай булгач, бу теманы демография белән беррәттән без көн кадагына алырга тиеш дип уйлыйм. Бу республика халкына бик күп проблемалар тудыра (сәламәтлек ягыннан да, хокук бозулар ягыннан да), - дип бу юнәлештәге эшне тагын да үстерергә чакырды Рөстәм Миңнеханов.
Комментарийлар
0
0
Бетерергә ул аракы сатуны!!! Тптарстанда аракыны сатуны туктатырга кирәк!!! Туйдырды ул исерекләр, күпме гаилә кайгыра шуның аркасында!!!
0
0