16+

Чыршы бизәк иде, хәзер ашламага әверелә

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат үзәге аңлатма биргәнчә, республикада Яңа ел бәйрәменә чыршылар күпләп киселмәгән.

Чыршы бизәк иде, хәзер ашламага әверелә

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат үзәге аңлатма биргәнчә, республикада Яңа ел бәйрәменә чыршылар күпләп киселмәгән.

Киселгән очракта да, питомникларда үстерелгән агачлар гына алына.

Казанга быел чыршыларны күрше-тирә республикалардан һәм өлкәләрдән китергәннәр. Башкала мэриясе тәкъдимендә “ПЖКХ” идарәче компаниясе базарлар янында кулланылган чыршыларны җыю пунктлары оештырды.

Мәсәлән, Яңа Савин районындагы Адоратский урамындагы йортларда яшәүчеләр чыршыларны чүп туплау мәйданчыгына ташлыйлар, ишегалдындагы карга кадап куялар иде. Хәзер исә, базар янындагы контейнерга китерәләр. Чыршылар махсус агрегатта ваклатылып, ашлама сыйфатында файдаланылачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading