16+

Тик торганнан да кызып китсәң, үпкәләсәң - бавырны тикшертергә кирәк

Йоклаганда куркыныч төшләр күрү белән бавыр арасында бәйләнеш булырга тиеш түгел дә кебек. Әмма табиблар, киресенчә,  начар төшләр күрәсез икән, бавыр­ны тикшертергә кирәк, дигән фикердә. 

Тик торганнан да кызып китсәң, үпкәләсәң -  бавырны тикшертергә кирәк

Йоклаганда куркыныч төшләр күрү белән бавыр арасында бәйләнеш булырга тиеш түгел дә кебек. Әмма табиблар, киресенчә,  начар төшләр күрәсез икән, бавыр­ны тикшертергә кирәк, дигән фикердә. 

«Бавыр сәламәт булмаганда, ул организмдагы токсиннарны чистартып бетерә алмый. Ә чис­тартылмаган кан баш миенә эләгә. Ул матдәләрнең бер өлеше гематоэнцефалитик дип атала торган каршылыкларны уза һәм алар баш миенә тәэсир иткәнлектән, кеше начар төшләр күрә», – дип аңлатма бирә кардиолог Герман Гандельман. 

Бу очракта сүз бавырның җитди авыруы, мисал өчен, күптән түгел генә гепатит белән авыру яисә башка төрле патология хакында бара, дип аңлата табиблар. 
Бавыр эшләмәү гинекомастиягә (ир-атларда күкрәк үсү) китерергә дә мөмкин. Мондый очракта эндокринологка гына түгел, гепатологка һәм гастроэнтерологка да күренү кирәк. Ир-атларның күкрәге симерү сәбәпле үсә. Ә моның сәбәбе бавыр гепатозы булырга мөмкин. 

«Бавыр функциясен үтәми, ир-атның каныннан эстрогеннарны – хатын-кыз гормоннарын чистартмый. Моның өстенә май катламы да андый гормоннарны күп эшләп чыгара һәм ир-атта күкрәк үсә башлый», – ди Герман Гандельман.

Сүз уңаеннан, бавырның май белән каплануы циррозның бер сәбәбе булып санала да. Чөнки бавыр эшләвеннән туктый. Дөрес туклану һәм ябыгу нәтиҗәсендә бу проблеманы хәл итеп була. Моның өчен бары өч ай дәвамында файдалы ризыклар гына  да ашау җитә, ди табиблар. 
Бавырның чирле булуы һәрвакытта да тышка «чыкмый». Ул билгеләрсез генә дә авыртырга мөмкин.

Әмма:
 тән тиресе яисә күз алмалары сары төскә керсә;
 эч авыртса яисә эчкә һава җыелса;
 аяклар һәм куллар шешенсә;
 тән тиресе кычытса;

 бәвелнең төсе каралса;
 тизәк, киресенчә, ачык төскә керсә;
 уң яктан эчегез авыртса;
 күңел болганса, косасы килсә;
 аппетит бетсә – кичек­мәстән табибка мөрәҗәгать итәргә һәм тикшеренү узарга кирәк. 

Табиб анализлар нигезендә тиешле дарулар билгели. Үзлектән дәвалану киңәш ителми.
Сүз уңаеннан, кеше тик торганнан да кызып китсә, юкка да үпкәләсә, кычкыра торганга әйләнсә, шулай ук бавырны тикшертергә кирәк.

Лилия Минсафина әзерләде.
Фото: https://www.freepik.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading