Кирәк булачак: 2 кг кәбестә, 400 гр кишер, 4 тырнак сарымсак, алма яисә кызыл чөгендер өстәргә дә мөмкин.
Маринад өчен: 150 мл үсемлек мае, 150 мл 9 процентлы аш серкәсе, 100 гр шикәр, 2 аш кашыгы тоз, 3 данә дәфнә яфрагы, 5-6 түгәрәк борыч, 0,5 л су кирәк була.
Кишерне угычтан чыгарырга, сарымсакны пластинка кебек, кәбестәне озынча итеп, вак кына турарга. Барысын бергә банкага тутырырга.
Кәстрүлгә маринад өчен барлык әйберләрне салып, 5 минут кайнатырга. Кайнар маринадны кәбестә өстенә агызып, каплап куярга.
Кичтән әзерләсәгез, иртәнгә әзер булачак.
Фото: freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар