16+

Тәмле кекслар пешерү ЫСУЛЫ

Камыр өчен: 5 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 1 стакан он, ванилин кирәк.

Тәмле кекслар пешерү ЫСУЛЫ

Камыр өчен: 5 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 1 стакан он, ванилин кирәк.

5 йомырканы миксер белән күпертәбез, шикәр комы белән ванилин салабыз да шикәре эреп беткәнче болгатабыз. Аннары он кушып, агач кашык белән әкрен генә болгатырга кирәк. 20 минут газ мичендә пешерәбез.
Кекслар өстенә сироп әзерлибез: 0,5 стакан суга 0,5 стакан шикәр комын салып кайнатып чыгарабыз һәм суынгач һәр кекс өстенә салып чыгабыз. Аннары крем яки кайнатылган сөт сылыйбыз. Мин сөт өстенә (сливки) шикәр пудрасы, эремчек­ле сыр салып болгатып бизим.

Лариса Шәвәлиева, Әтнә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading